…Кайгысыз үткән балачагы, күңелле кыз вакыты – соңгы ун елдагы тормышыннан ничек аерылып тора бит! Аларның Макарьевы өяз шәһәре генә булса да, җәй көне Мәкәрҗә ярминкәсенә Россиянең төрле почмакларыннан, хәтта чит илләрдән дә сәүдәгәрләр җыела. Гөрләп сату-алу итәләр. Әмма кыз баланы болар кызыксындырмый. Төрле телдә сөйләшүче бу халык өчен биредә бик күп кызыклар күрсәтелә. Энҗе белән бизәлгән көймәле карусельгә утырып әйләнүе яки таган атынуы нинди рәхәт! Ә кичке уеннар, җырлар…
Ул кыз чагында коңгырт-сары чәчләрен толымлап үреп, кызыл тасма белән бәйли торган иде. Аның мөлаемлыгына һәм тыйнаклыгына шәһәр егетләре дә, читтән килгәннәр дә сокланып карыйлар иде.
Кызның атасы зур булмаган куну йорты тотып, анда Мәскәүдән һәм Казаннан килгән олаулар туктый иде. Ул үзе бистә кешесе генә булса да, кызын чук итеп киендерде, белем бирергә дә онытмады. Кызның әнисе дә моңа каршы килмәде. Өяздә танылган землемер Сергей Степанович Шебаршин – аларның ерак кардәшләре – ягымлы һәм акыллы баланы бик яратты, кызга белем бирүне үз өстенә алды.
Параша укырга һәвәс булды. Ул инде аңарчы ук үзлегеннән укырга өйрәнгән, берәр кызыклы китап очратса, укып бетермичә ташламый иде…
Прасковья Александровна көрсенеп куйды һәм, кызыклы төштән уянган шикелле, күзләрен сыпырып алды. Истәлекләре аны кайгысыз чагыннан аерып торган бер вакыйгага китергән иде.
Унике ел үтүгә карамастан, әле кичәгедәй күз алдында. Шимбә көнне шулай кичкә таба дус кызлары аны алмага керделәр. Әнисе риза булып җибәрде. Ерак китәргә өлгермәделәр, Шебаршин коляскасы каршы очрады. Параша моңа бик шатланды. Әмма укытучы янына ике ят кеше утырган иде.
Кыз оялып, югалып калды. Сергей Степанович аны күреп кул болгады һәм кучерга туктатырга кушты.
– Кая барасың, Парашенька? – дип, ягымлы итеп эндәште укытучы. – Иптәш кызларың уенга синнән башка да барырлар. Сине бик сагындым мин. Утыр, өеңә илтеп куям.
Параша тагын да ныграк кызарды, әмма баш тартырга ярамый иде. Шулвакыт алгы эскәмиядән зәңгәр мундир кигән утыз яшьләрдәге егет сикереп торып баш иде дә:
– Сергей Степанович, мин җәяү барырмын, сезнең кардәшегезгә кысан булмасын, – диде.
Шебаршин шаркылдап көлде:
– Бер дә кысан булмас, биш минутлык кына юл калды. Утыр, Парашенька.
Ишетелер-ишетелмәс кенә исәнләшеп, кыз алгы эскәмиягә менеп утырды һәм Сергей Степанович белән янәшә утырган кунак ягына кыюсыз гына күз салды. Анысы Параша янына кысылып кына утырган чибәр егеткә караганда картрак икән, бераз шадрасы да бар икән. Зур зәңгәр күзлек астыннан ягымлы итеп карый, бер дә усал түгел. Усал карасын иде әле, янәшәсендә утырган егетнең зәңгәр күзләре кебек оялтмас иде.
Юл, чынлап та, биш минуттан артыкка сузылмады. Кайтып җиткәч, Параша үз бүлмәсенә йөгереп кереп китте.
– Нигә куркасың? – дип, йомшак тавыш белән сорап куйды әнисе. – Безнең хәлебезгә күрә бик дәрәҗәле кунаклар болар: Аверкиев әфәнде – губернабызның казённый палата казначее… Кулындагы йөзекләрен күрдеңме? Сергей Степановичны дус итеп килгән. Кардәш егетен ни өчен алып килүен үзең дә сизәсеңдер.
– Ой, әнкәем! – диде дә Параша куллары белән битен каплады.
Әнисе аңа ягымлы итеп карады, көрсенүен сиздермәде.
– Кыз баланың язмышы шул инде, – диде ул акрын гына. – Син курыкма, Парашенька, чәй янына чык. Ашамаслар әле. Белмәссең, язмышың булса…
Шулай булып чыкты шул. Егор Алексеевич Аверкиев кебек дәрәҗәле кешегә кардәш булгач, ул егетне иң кулай кеше дип уйладылар. Җитмәсә тагын, Нижнийда межевой конторада хезмәт итә, ди.
– Хәзергә чины бик зур түгел – коллежский регистратор, – дип сөйләнде кичен Парашаның әтисе. – Аңа карап тормабыз. Яшь бит әле, күтәрелер. Агасы ярдәм итәр.
Картларны тик бер сорау борчыды: ни өчен Аверкиев үзенең кардәшенә аларның Парашаларын сайлады икән?
– Сизгер кеше ул, – диде Сергей Степанович, аңлатып бирергә тырышып. – Безнең Парашаның һәр яктан килгәнлеген: акыллы, матур, тыйнак булуын күреп алгандыр. Мин дә киңәш иттем.
Параша аларның сүзләренә колак салмый – Иван Лобачевскийның чибәрлегенә, аның зәңгәр күзләренә гашыйк булып өлгергән иде ул.
Һәммәсе риза булгач, эшне озакка сузмадылар. Тиз көндә вәгъдәләшеп тә алдылар. Моннан да артыгын көтмәгән юмарт Аверкиев кызның калтыранган бармагына кыйммәтле якут кашлы йөзек кигезде.
– Әле монысы, киленкәем, башлап җибәрү өчен генә, – диде ул, ягымлы итеп. – Минем йортыма төшәрсез, шунда гомер итәрсез.
Читать дальше