– Ә ни өчен фәрештә ул залимны куып кына җибәрми? – дип сорап куйды. – Ул чагында изгеләрне юатып торасы булмас иде…
Хатыннар аңа юньләп аңлатып бирә алмадылар, ачуланып, тиргәп, бүлмәдән куып чыгардылар. Шуннан соң Коля аларның сүзенә катнашмады. Сөйләшкәндә дә бер кешенең явызлыгы, икенче кешенең фәкыйрьлеге турында сөйләшәләр икән – моның ни кызыгы бар?
Ә менә аларның шәһәрләре Нижний Новгородның ничек барлыкка килүе турындагы һәм башка нәрсәләргә бәйләнешле борынгы риваятьләрне Коля бик яратып тыңлый иде. Аларны күркәм кыяфәтле карчык сөйли. Ул карчыкның көйләп сөйләвен дә, шулай ук орчыгының жуылдавын да яхшы хәтерли малай.
– Нәрсәдән икән ул, ә? – дип кычкырып әйтеп куйды Коля, үзе дә сизмәстән.
– Нигә йокламыйсың? – дип пышылдаганны ишетеп, Коля сискәнеп китте.
Әмма шулчак ул күрше кроватьта яткан Мишаның терсәкләренә калкуын күреп алды.
– Үзебезнең Нижнийны хәтерләп ятам әле, – диде Коля әкрен тавыш белән һәм ишек ягына куркып карап куйды. – Сөйлимме, тыңлыйсыңмы?
– Сөйлә! – диде Миша, пышылдап кына.
Ул кроватеннан сикереп төште, одеялын күпертеп куйды. Башыннан ябынып йоклаган икән дип уйларга мөмкин иде.
– Күрдеңме? – диде ул һәм, көлеп җибәрмәс өчен, авызын учы белән каплады. – Шар бәбәк керсә, мине йоклый дип уйлар.
Миша күз ачып йомганчы дусты янына килеп ятты.
– Җелегемә үтте салкын. Икәү булгач җылынабыз инде хәзер. Сөйлә, әйдә. Пышылдап кына сөйлә тик.
Бераз вакыт Коля, фикерен җыеп, дәшми ятты. Аннан теге карчык төсле көйләп сөйли башлады:
– Почайна инеше башланган төштә чиксез зур бер таш ята, ди. Ул ташны анда кем китереп куйганын берәү дә белми, ди. Ташка язган борынгы сүзләр дә шомарып беткән. Ә шулай да риваяте онытылмаган, телдән-телгә йөри, ди. Әнә шул серле таш һәммә кешенең котын алып тора.
– Нигә котлары алына соң ул таштан? – дип сорап куйды Миша, түземсезлек күрсәтеп.
– Син сорауларың белән мине бүлдермә. Борынгылар турында сөйләгәндә тавышланмыйлар, белдеңме шуны? – дип аңлатты Коля үз тавышы белән һәм шуннан соң баягыча ук көйли төшеп сөйләп китте: – Көннәрдән бер көнне ул ташның астыннан су бәреп чыгачак та, безнең шәһәрне су басачак икән. Нижний Новгород бит тау башына урнашкан; аны күмәрлек булгач, бик зур ташкын инде ул.
Булачак фаҗиганең зурлыгына малайлар хәйран калдылар.
– Коля, әгәр дә… ул ташны синең белән икәү эзләп тапсак? – диде Миша.
– Тапкан белән генә эш бетми ич әле! – диде Коля һәм тагын кроватена торып утырды.
– Ул ташта язганча булып чыкмасын өчен, нәрсәдер эшләр идек…
Миша да аның белән янәшә торып утырды. Караңгыда аларның күзләре генә ялтырый. Хыялга бирелеп, туңуларын да сизмиләр. Нәкъ шул минутта ишек сизелер-сизелмәс кенә шыгырдап куйды.
– Шар бәбәк! – диде Миша, пышылдап, һәм одеял астына чумды.
Озын чандыр гәүдәле надзиратель, бер кулы белән шәмен ышыклап, сагаеп кына кроватьлар арасыннан үтте. Шәм яктысында аның кылыч борыны, шар төсле күзләре генә күренә иде. Бәйләнерлек әйбер тапмагач, ул ишеккә табан атлады һәм кергәндәге кебек үк мыштым гына чыгып та китте.
– Котылдык! Сизмәде! – диде Коля, пышылдап.
– Синең одеял астында тәмам җылынып җиткән идем… Тик йоклауны да онытып бетермик әле. Ә таш турында уйларбыз, яме? – дип өстәде Миша һәм, үз урынына күчеп, башыннан ук одеялга төренде.
Ә Коля тиз генә йоклап китә алмады. Бер ягыннан икенче ягына әйләнде.
Тышта көчле җил исә һәм малайның күңелен шомландыра иде. Пәрдәсез тәрәзәдән инде таң яктысы керде. Коля кабат йоклап китәргә дә өлгермәде, колакларны тондырып, звонок шалтырады. Сәгать алты булган икән!..
Звонокны ишетүгә, дежурный малай, өстенә һәм аягына киенеп тә тормыйча, гимназистларны уята башлады.
– Торыгыз! Торыгыз! – дип, һәркемнең өстеннән одеялын йолкып атты ул.
Кайбер малайлар одеялларының бер читен эләктереп, үзләренә таба тарталар, тагын бер генә минут булса да йоклап алырга телиләр; ләкин дежурный сүзендә нык тора, одеялны икенче башыннан тарта иде.
– Сиңа берни түгел, – ди ул еламсыраган тавыш белән, – йоклап калсаң, сине шелтәләмиләр, мине шелтәлиләр.
Коляның да одеялы, аякланган кебек, каядыр китеп барды. Малай урыныннан сикереп торып, куркынып, як-ягына каранды. Бүлмә кысан иде. Тар гына тугыз кровать, һәркемгә кечкенә генә аерым өстәл. Бүлмә биек булуга карамастан, һавасы авыр. Таш плиталар белән түшәлгән боз кебек салкын идән аякларны куырып ала.
Хәзер инде Коля шуны хәтерләде: яктырмас борын ук әнисе аның кроватена килеп утыра, йомшак кулы белән башыннан сыйпый һәм: «Колюшкам, кабартма суына, тор», – ди торган иде. Ә монда…
Читать дальше