Җаен туры китереп, Коля күршесенә якынрак килде һәм:
– Ул… исерекме әллә?! – дип сорарга батырчылык итте.
– Әкрен! – диде тегесе, пышылдап. – Синең белән утырсаң, бәлагә тарырсың. Исерсә, ул яман котыра… Ул бит… Ой!
Ни күрсеннәр: Краснов болар өстәле янында басып тора иде.
– Сөйләшеп утырасызмы әле! – диде ул, җикеренеп. – Базар ясыйсызмы әле!
Укытучы, Коля аркылы иелеп, аның күршесенең кулын эләктереп алды һәм зәһәрләнеп чеметә башлады.
Коляның бу хәлгә түзәрлеге калмады, ул эскәмиядән сикереп торды да:
– Тимәгез аңа! Хакыгыз юк! – дип кычкырды.
Мондый нәрсәне көтмәгән Краснов гүя телсез калды, теге малайның кулын җибәрде. Укучылар исә тын алырга куркып утыралар, кайберләре хәтта куллары белән битләрен каплаган иде.
Ләкин Красновның алай югалып калуы озакка сузылмады. Кинәт ул шартлап ярылырга җитеп кызарды, чигәсендә кан тамырлары бүртеп чыкты.
– Укытучыңны өйрәтәсеңме! Укытучыңны өйрәтәсеңме! – дип акырды ул чәрелдәвек тавыш белән һәм Коляны, якасыннан тотып, почмакка өстерәде. – Тезлән! Укытучыңны өйрәтәсеңме! Ишәк!
Коля үзенең колак төбендә бертуктаусыз яңгыраган чәрелдәвек тавыштан исенә килергә дә өлгермәде, Краснов аны мич янына китереп ташлады һәм кулына кисәү агачы тоттырды. Әтисенең, исерек баш булып та, бу чаклы мәсхәрәләгәне юк иде аны! Бөтен класс алдында кисәү агачы тотып тор әле! «Әллә кисәү агачы белән…Әнигә күңелсезлек китерермен, – дигән уй килде аның башына кинәт кенә. – Түзәргә кирәк…»
Нәкъ шулвакыт кыңгырау тавышы ишетелде. Краснов кафедра өстендә яткан журналын алды һәм, артына борылып карамыйча, йөгереп чыгып китте. Коля кисәү агачын почмакка ыргытты. Аны төрле яктан укучылар сырып алдылар һәм, аркасыннан кага-кага, мактарга тотындылар.
Коля, йокы арасында ишеткән төсле, берәүнең тавышын ишетте:
– Әйдә, дуслашабыз!
Борылып караса – Краснов чеметкән малай икән. Авызы колагына җиткән ул малай Коляны ике иңбашыннан тотып селкеде һәм үзенең тәкъдимен кабатлады.
– Әйдә, дуслашабыз! Син шәп егет икәнсең! Звонок булмаса, кисәү агачы белән кундыра идең бит, ә? – дип тә өстәде ул, тавышын әкренәйтеп, як-ягына карангалап.
– Кундыра идем… әнкәй генә искә төште, – дип җавап бирде Коля; күңел серен ачканга, аның битенә алсулык йөгерде.
Тәнәфес тәмам булды. Укучылар урыннарына утырырга ашыктылар.
Краснов нидәндер кәефләнеп килеп керде, һәм рус теле дәресе җәнҗалсыз гына узды.
Коля да бераз тынычланган кебек булды, тик беренче дәрестәге җәберләнүен тиз генә оныта алмады, укытучы тарафыннан күрсәтелгән явызлык бала күңеленә гүя таш булып утырды.
«Иртәгә мәсьәләсен эшли алмасам, нәрсә эшләтер икән?» – дип уйлады ул ирексездән.
Уйланып утырганга, аның башына грамматиканың башлангыч кагыйдәләре дә кермәде. Бәхетенә каршы, Краснов аңарга игътибар итмәде.
Кыңгырау тавышы, ниһаять, икенче дәреснең дә тәмамлануын белдерде.
– Хәзер безне буйга карап тезәчәкләр, – дип хәбәр итте Коляның күршесе Миша. – Икебезне янәшә бастырсалар шәп булыр иде!
– Әйе шул, – диде Коля чын күңелдән.
Малайларның теләге кабул булды: икешәр-икешәр итеп тезгәндә, алар бергә туры килделәр. Ашау-эчү бүлмәсендә дежур торучы гимназист «яңа малайга» агач кашык тоттырды да:
– Югалмасын өчен, исемеңне язып куй, – диде. – Чыкканда, әнә тегендә, стенага эләрсең.
Өйдә пешкән тәмле ашларга күнеккән Лобачевский болганчык суны кабып кына карады. Икенчегә солы боткасы белән бер калҗа сыер ите бирделәр. Коля анысын да ашый алмады.
– Ачтан үләсең килмәсә күнегерсең әле, – диде Миша, кургаш миски төбен тыкырдатып.
Ашау-эчү бүлмәсендә тәртип саклау вазифасы тулы битле, җирән чәчле Сергей Александрович Поповка йөкләтелгән иде. Ниндидер фаҗига булып, борыны яньчелгән бу тәрбиячедән гимназистлар курыкмыйлар. Аның алдында ук малайлар Коляның батырлыгын кабат телгә алып сөйләделәр, Красновны яманладылар. Коля ул Красновның гимназиядә иң надан укытучы булуын, һәрвакыт исереп йөрүен, директорга һәм инспекторга тәлинкә тотуын, шуның аркасында гына гимназиядән куылмый торуын белде.
– Җитмәсә, үзе безнең гимназияне бетергән, Преображенский полкта хезмәт иткән, – диделәр малайлар. – Аңа гимназиядә укытырга түгел, ә каторгада юлбасарлар надзирателе буласы калган…
Малайлар шау-гөр килә. Өлкән классташлар гына беркадәр читтә, дәрәҗәләрен саклап, акыллы сүзләр сөйләшә иделәр.
Ашаганнан соң, малайларны, парлап тезеп, түбән класска рәсем дәресенә алып киттеләр. Коля анда, абыйсы белән энесеннән качып, бер почмакка барып утырды.
Читать дальше