Упадышевский аларга бик ягымлы карап тора. Ул аларның тәрбиячеләре Шебаршинны яхшы белә һәм аңа хөрмәт саклый иде.
– Лобачевскийлармы? – дип сорады ул карлыкканрак калын тавыш белән. – Сезнең кайсыгыз хәзерлек классына керәчәк?
Коля, башын аска иеп, абыйсына һәм энесенә күтәрелеп карарга да оялып, алга чыгып басты.
– Әйдә минем белән, – диде Упадышевский, бик ягымлы итеп. – Син Фёдор Петрович Красновта укыячаксың. Ә сез бераз сабыр итегез…
«Хәзерлек классына… Хәзерлек классына…» Киң баскычтан күтәрелгәндә, Коляга бу сүзләрне кемдер аның артыннан такмаклап менә шикелле тоелды. Ярый әле баскыч тиз бетте; Упадышевский, җиз тотканы борып, класс ишеген ачты.
– Кер әйдә, – диде ул малайга. Һәм укытучыга мөрәҗәгать итеп аңлатып бирде: – Фёдор Петрович, менә сезгә яңа укучы, Николай Лобачевский.
Чал чәчле офицер, ишекне акрын гына ябып, кире чыгып китте.
Коля башта югалып калды. Аптырап, тирә-ягына каранды. Биек түшәмле зур бүлмәгә тап-тар өстәлләр куелган. Өстәл араларындагы эскәмияләргә укучылар тезелеп утырган. Түрдә кафедра. Кафедра артында озын буйлы берәү бик тырышып тактага нәрсәдер яза. Упадышевскийның тавышын ишеткәч, ул башын күтәрде. Үткен күзләрен малайга текәде.
– Килгән икәнсең, утыр! – диде ул бик ямьсез тавыш белән. – Кая барасың?.. Шунда утыр, иң арткы эскәмиягә. Алга утыртырмынмы, юкмы, күз күрер әле.
Мондый күңелсез сүзләрдән соң Коля бөтенләй коелып төште. Ул курка-курка гына арткы эскәмиягә утырды һәм укытучыга күз салды.
«Безнең Макарьев побына охшаган, – дип уйлап алды малай. – Чәчен үргән, сакалы иске себерке төсле сирәк… борыны да аныкы шикелле, – почык борын. Укытучыга бер тамчы да охшамаган».
Шул чакта Краснов кулын күтәрде һәм тузган башын кашып алды. Кулын күтәргәндә, тар җиңле сюртугының терсәк турысыннан ертылган булуы күренде.
«Ни өчен ул, алга утыртырмынмы, юкмы, дип әйтте икән?» – дигән уй килде Коляның башына. Бу гимназиядә ялкау малайларны артка күчереп утырту гадәте барлыгын ул белми иде әле.
Коляны класстагы чиктән тыш тынлык гаҗәпләндерде. Укучылар гүя тын да алмыйлар, сихерләнгән кебек, зәңгәр сюртуклы теге кешегә текәлеп карап торалар.
Кинәт кабер тынлыгын укытучының ютәлләве бозды. Ул, кафедраның ике канатына тотынган хәлдә, кызарынып-бүртенеп, күзләрен мәхәббәтсез әйләндереп, буылып үләргә җитеп ютәлләде. Укучылар авыр сулап куйдылар; укытучы ютәлләүдән туктагач, алар яңадан таш кебек катып калдылар.
Коляның күз алдына ирексездән бер картина килеп басты. Анда Испания циркындагы бер күренеш тасвирланган иде: бер төркем кешеләр, үгез аренага чыккач, аның һөҗүменә каршы торырга хәзерләнеп катып кал-ганнар.
Ләкин класстагы тынлык озакка бармады. Коля башын уңга борды, сулга борды, иңбашларын селкетеп куйды. Тагын бер минуттан күршесе белән сөйләшәчәк иде. Тик анысы, яңа малайга шәфкатьлек күрсәтеп, алдан кисәтеп куюны кирәк тапты. Укытучыга туп-туры караган килеш, ул аягы белән Коляның аягына төртте һәм, иренен кыймылдатмыйча диярлек:
– Селкенмә, сорый башлар! – дип куйды.
Менә укытучы урыныннан торды. Алдындагы тәмәке савытыннан ике бармагы белән чеметеп тәмәке алды һәм, аны борынына салгач, беренче рәттәге өстәлләргә күз йөртеп әйләнеп чыкты. Алгы рәттә иң яхшы укучылар утырганга, андагылар арифметикадан биремне дөрес эшләгәннәр иде. Укытучы һәрберсенең эшен алып күздән кичерә һәм дәфтәрен кире өстәлгә ташлый.
Икенче рәттә хәлләр кинәт кенә үзгәрде. Краснов хаталы дәфтәрне өстәлгә ташламый, идәнгә ыргыта һәм дәфтәрнең иясенә иелеп алырга куша. Яки дәфтәр белән гимназистның битенә китереп суга.
Өченче рәткә җиткәч, Краснов бөтенләй котырынды. Класста аның аяк типкәне һәм «Ахмак! Тинтәк! Ишәк! Дуңгыз!» дигән тиргәү сүзләре ишетелеп торды.
Ләкин тиргәү генә аз тоелды, күрәсең, Краснов класстан күчми калган ике малайны чәчләреннән эләктереп алды һәм бер-берсенә башлары белән китереп бәрде. Мескенкәйләрнең күзләреннән яшьләре атылып чыкты. Кычкырырга яки ыңгырашырга ярамый: укытучы шауламаска куша, сүзен тыңламасалар – тагын да ныграк җенләнә. Җәза алучыларның шундыйлары да була: алар, авыртуга түзеп, хәтта елмаялар, ә укытучы читкә борылгач, өстәл астыннан гына аңа йодрык күрсәтәләр.
Боларны күреп, Коля шаккатты. Нижний Новгородтагы халык училищесында мондый явыз укытучылар юк иде.
«Ә әти?! – дип уйлап куйды ул һәм шунда ук үз-үзенә җавап та бирде: – Исерек чагында ул да шундый иде… Ә бу?..»
Читать дальше