Прасковья Александровна балаларын күптәннән көтә иде инде. Алар ишектән күренүгә, каршыларына китте. Коля булмагач, ул ниндидер күңелсезлек килеп чыкканын йөрәге белән сизенде һәм Сашага дөресен сөйләп бирергә кушты. Улы сөйләгәндә, ана сулу алырга да куркып, бүлдермичә тыңлап торды. Коляның горур булуын бик яхшы белә иде, һәм ул бары тик:
– Ах, Коля, Коля, – дип кенә пышылдап куйды. – Аны эзләп табарга кирәк. Хәзер үк табарга!
Шулчак ана үзенең уртанчы улын күреп алды. Коля ашыкмыйча гына, ныклы адымнар белән аларга таба килә. Башын артка ташлаган.
Ана ике кулын да аңа сузды. Коля бер генә минут туктап торды һәм әнисенә ташланды, аны муеныннан кысып кочаклады. Улының кинәт үсеп киткән кебек булуы, җитдиләнүе ананы хәйран калдырды.
– Әнием, гафу ит, яме, – диде Коля шыпырт кына. – Минем… барыннан да бигрәк, сине борчыйсым килмәгән иде… Шигырьнең мәгънәсен сөйләп бирә алмадым, әнием…
Прасковья Александровна саклык белән генә улының кулларын ычкындырды.
– Бер дә кайгырма, улым, – диде ул ягымлы тавыш белән. – Син әле үзеңнең бүтәннәр сүзен генә кабатлаучы попугай түгел икәнеңне, сандугач икәнеңне, үз тавышың, үз көең барлыгын күрсәтерсең. Хәзер, балалар, әйдәгез доктор Бенес янына. Лядской урамында яши ул, бездән ерак түгел…
Табиб аларны зурлап каршылады һәм Александр, Николай һәм Алексей Лобачевскийларның сәламәтлекләре яхшы булу турында өч таныклык бирде.
Шулай итеп, рәсми баскычлардан үткәннән соң, 1802 елның 5 ноябрендә гимназия советы түбәндәге карарны чыгарды: «…коллежский регистратор Лобачевский җәмәгатенең үтенечен искә алырга, ягъни аның өч улын да гимназиягә кабул итәргә».
Карарны кулына алганнан соң шатлыгыннан яшәреп киткән Прасковья Александровна, шунда ук гимназия конторасына кереп, укытырга дип алдан акчасын түләде һәм урамда аның чыкканын көтеп торган уллары янына ашыкты.
Ана бер үк вакытта көлде дә, елады да. Ул малайларның өчесен берьюлы кочаклап алды. Шатланмаска һич мөмкин түгел – аларга яңа тормыш үзенең капкасын ача иде.
Лобачевскийларның гимназиягә җыенулары озакка сузылмады. Ноябрь аеның салкын иртәсе иде. Капка төпләренә «барабыз» килеп туктады. Әниләре кухняда мәш килә – уллары яраткан таба ашы хәзерли. Ләкин бүген майда чыжлап пешкән тәмле кабартмаларга кызыгучы булмады. Иртә торып юынган, бәйрәмчә киенгән малайлар, тынгысызланып, бүлмә буйлап ишекле-түрле йөренәләр. Күңелләре белән алар инде күптән гимназиядә.
Чәй эчкәч тиз генә киенеп чыгарга теләгәннәр иде, әниләре ашыкмаска кушты һәм сәфәр алдыннан бераз утырып торырга кирәклеген әйтте.
Бер минут сүзсез утырганнан соң, ниһаять, ана, үзенең улларына фатихасын биреп:
– Ходай юлдашыгыз булсын! – диде.
Һәммәсе дә, урыннарыннан торып, иконага карап чукынып алдылар; Прасковья Александровна улларының һәркайсын аерым-аерым кочаклап үпте.
Алар чыкканда, «барабыз» хуҗасы татар агае шактый туңып өлгергән һәм, дилбегәсен тоткан килеш, тире бияләй кигән кулларын бер-берсенә шап-шоп суккалый иде.
– Гимназиягә! – диде Прасковья Александровна, «барабыз» га акча сузып. Ул туң чана табаннарының карны шыгырдатып кузгалып китүен, балаларының тыкрыктан борылып күздән югалуын карап калды. Җиңелчә генә киенеп чыккан ана, җилне дә, салкынны да тоймыйча, юлдан күзен ала алмый, болдырда озак басып торды.
Малайлар, бер-берсенә сыенып утырган көе, сөйләшми генә бардылар. Тик чаттан борылгач кына исләренә төште: әниләренә кул болгарга оныттылар ич!
Ләкин бу турыда озак уйланырга аларның вакытлары юк иде: «барабыз» хуҗасы атның дилбегәсен тарткалады, бер-ике мәртәбә чөңгереп алды, һәм алар кызурак бара башладылар…
Гимназияне күргәч, Алёша ирексездән:
– Килеп тә җиттек! – дип куйды.
Саша, абый кеше буларак, эшне кызу тотып:
– Тизрәк төшегез! – диде.
Гимназиянең тышкы ишеге авыр ачыла иде. Саша ул ишекне иңбашы белән этеп ачты, һәм алар өчесе бергә, як-якларына карый-карый, вестибюльгә керделәр. Алёша, абыйларыннан калмас өчен, Коляга ябышты.
Классларда дәрес барганлыктан, вестибюль тынып калган иде.
– Кая барыйк икән? – дип сорап куйды Коля.
– Сабыр итегез, хәзер килерләр, – диде ишек төбендә торучы инвалид солдат, киң таш баскычка ымлап.
– Әнә килә! – диде Алёша пышылдап, һәм абыйларының артына яшеренде.
Икенче каттан, баскыч култыксасына тотынып, ашыкмыйча гына чал чәчле офицер – дежур укытучы Василий Петрович Упадышевский төшеп килә иде. Малайлар аның муенына таккан орденын да күреп алдылар. Ул кара перчаткалы сул кулын киң кара тасма белән муенына аскан. Аның кулын беләзек турыннан туп ядрәсе өзеп киткән икән, – бу турыда өч туганга соңыннан иптәш малайлары әйттеләр.
Читать дальше