AD MELPOMENEN
Exegl monument aere perennius
Regalique situ puramid altius [7] Мельпоменега Бакырдан зур һәйкәл салдым мин үземә, Патшалар пирамидасыннан биек ул…
…
Quod non imber edax,
non Aquil impotens
Possit diruer aut innumerabilis
Annorum series et fuga temporum…
– Җитте, – дип, кискен итеп бүлдерде аны Яковкин. – Хәзер мәгънәсен әйтеп бир.
Үзен ярты юлда бүлдергәч, малай бик гарьләнде. Әйе, әйе, инспектор, аны рәнҗетер өчен, юри шулай эшләде. Шигырьне белә ич ул. Ничек кенә белә әле! Шигырьнең мәгънәсен өйрәтүче Сергей Степановичның тавышы һаман колак төбендә. Нәрсә дип аны Казанга китергәннәрдер? Нигә шул Нижнийдагы халык училищесында гына калдырмаганнардыр? Сергей Степанович бу укытучыларның барысыннан да күбрәк белә иде. Коляны ул өйрәтте. Бабаларына баргач, Коля бервакыт шул шигырьне сөйләп торып җибәргән иде, әнисе елмаеп кына торды…
– Син нәрсә, егеткәй, телеңне йоттыңмы, әллә мәгънәсен белмисеңме? Күрегез бу попугайны! – дип, мыскыллы көлде инспектор.
Коля аска карап басып тора, үпкәләүдән, рәнҗүдән күңеле тулган иде. Юк-юк, бу кыяфәтсез кешегә үлсә дә шигырьнең мәгънәсен сөйләмәячәк. Бер сүз җавап бирмәячәк.
– Син нәрсә миңа карамыйсың? – диде Яковкин, тавышын кинәт күтәреп. – Малай үзенең остазына туры карамый, күзен яшерә икән, димәк, монда эш шәптән түгел… Кара әле монда!
– Карамыйм! – диде Коля, кырт кисеп, һәм читкә борылды.
– Оят кирәк, Лобачевский, – диде «кырыс холыклы», арага кереп, эшнең кая таба барганын күргәч. – Хәзер үк гафу үтенегез!
– Укытучы әфәнде, мин бүтән алай итмәм… – диде Коля, авыз эчендә ботка пешереп.
Аның аска караган күзләре һәм йөзенә чыккан пошынуы гафу үтенүнең ничаклы авыр булганын сөйли иде. Левицкийның үткен күзләре моны шунда ук күрделәр, һәм ул сүзне шаяртуга борып җибәрде:
– Мине дә әби кечкенә чагымда бик кире малай булган дип сөйли. Үсә-үсә, әфәнделәр, үзгәрдем шикелле. Моннан кем чыгачагын хәзер үк әйтүе кыен… Коля, русча шигырьләр сөйләп кара әле.
– Михаил Васильевич Ломоносов шигыре, – диде Коля саңгырау тавыш белән һәм бераз көч җыйганнан соң башлап китте:
Фани дөньядагы без – кешеләр
Күтәрелеп күккә менә алсак,
Гади күзебез белән без Кояшны
Якын килеп янына күрә алсак,
Ачылыр иде аның һәр ягыннан
Мәңге янып торган океан.
Сугылыр ярлар таба алмыйча,
Анда чаба утлы дулкыннар.
Күп гасырлар бергә көрәшеп,
Котыра өермәле ялкыннар.
Ташлар эри анда, судай кайнап,
Һәм утлы яңгырлар ява шаулап…
Коля теләр-теләмәс кенә башлап җибәргән иде – тора-бара җанланды, рәнҗүен бөтенләй онытты һәм бик матур итеп сөйләп бетерде.
Корташевский белән Запольский бер-берсенә карашып алдылар һәм малайны хуплап баш кактылар. Ләкин ачуы килгән Яковкин һаман бәйләнергә урын эзләде.
– Ху-у-уш, – диде ул, сузып кына. – Әйтче, Лобачевский, сиңа бу шигырьне кем өйрәтте?
Коляның тавышы шунда ук сүнде, ул башын аска иде.
– Әни, – диде ул, теләр-теләмәс кенә…
– Уңышлы сайлаган димәс идем… димәс идем, – дип кабатлады инспектор. – Син әле мәгънәсенә төшенә алмаган шигырьне өйрәтмәскә иде… Әйе, башыңны катырмаска иде. Әйтче безгә, Иерусалим храмы кайчан салынган?
Коля, гаҗәпләнеп, инспекторга күтәрелеп карады. Ләкин арага Левицкий керде.
– Инспектор әфәнде, гафу итегез, – диде ул, әдәпле генә итеп. – Без бит Николай Лобачевскийны түбән класска кабул итү турында сүз алып барабыз. Хәзер генә сез бик акыллы фикер әйттегез: ул аңлый алмаган сораулар белән аның башын катырмаска кирәк.
Яковкинның кашлары җимерелде:
– Мондый попугайны түбән класска ничек кертеп утыртыйк?! Мин аны бөтенләй якын китермәс идем, тик инде мәрхүм Шебаршинның үтенечен искә алып кына… Әйдә, хәзерлек классында укып карасын…
Корташевский белән Запольский аның фикеренә кушылдылар, һәм шуның белән мәсьәлә хәл ителде. Экзамен тәмамланды. Инспектор таныклыкка кул куйды.
– Укытучы Фёдор Петрович Краснов әфәндедә укырсың, – диде ул Коляга, кәгазь сузып: – Арифметиканың башлангыч гамәлләрен һәм рус теленең беренче кагыйдәләрен өйрәнерсең.
Гимназиягә эккер белән землемер чылбырын тапшырганнан соң, малайлар ашыгып урамга чыктылар. Саша һәм Алёша, кулларын болгый-болгый, әниләре янына йөгерделәр. Ә Коля гарьләнүеннән аякларын көчкә өстери иде. «Димәк, мин попугай икәнмен! Димәк, мин энекәштән дә ахмаграк икәнмен!» – дип кабатлый, аңа гүя ул үзе дә кечерәеп калгандыр төсле тоела. Кинәт аның башы әйләнеп, күңеле болганып китте, һәм ул, егылудан куркып, колоннага сөялде.
Читать дальше