Җәвад Тәрҗеманов - Көмеш дага / Серебряная подкова

Здесь есть возможность читать онлайн «Җәвад Тәрҗеманов - Көмеш дага / Серебряная подкова» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Көмеш дага / Серебряная подкова: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Көмеш дага / Серебряная подкова»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Күп еллар буена фән өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куйган язучы Җәвад Тәрҗемановның (1920–1995) «Көмеш дага» романы даһи галим Н. И. Лобачевскийның катлаулы да, каршылыклы да тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлегенә багышлана. Шулай ук Казан дәүләт университеты оешу тарихы да бәян ителә.
1970–1980 елларда республика һәм үзәк матбугатта югары бәяләнгән әлеге романны бүгенге көн укучылары да кызыксынып укырлар дигән ышанычта калабыз.

Көмеш дага / Серебряная подкова — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Көмеш дага / Серебряная подкова», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Юлны бушат! – ди конвой начальнигы, карлыккан тавыш белән җикереп.

– Менә сиңа Казан! – дип бәя бирде Саша үзенең күргәннәренә.

– Бу әле Казан түгел, улым… Чын Казан түгел дигәнем… Дворяннар яши торганы әнә тегендә! – Кучер, кулын сузып, тау башында мәһабәт утырган ак ташпулатларны күрсәтте. – Анда урамнар киң, матур…

– Монысы нәрсә тагын, чылбырлы? Күпер түгелме соң? – дип сорап куйды Прасковья Александровна.

– Әйе, әйе, күтәрмә күпер… Болак аркылы… – диде аз сөйләүчән приказчик та, сүзгә катнашып. – Көндез аннан кешеләр йөриләр, төнлә, күтәреп, Иделдән пароход кертәләр. Иван Степанович үз акчасына эшләтте. Тегенди-мондый гына купец түгел шул безнеке – бөтен Россиядә сәүдә итеп йөри. Күпме машина эшләтә! Армия өчен күлмәклек һәм кием эчлек киндер, итек, ременьне ул куя. Яз һәм җәй айларында Иделдән чыпта, тугым, кайры, киндер, тире-яры, сабын, шәм кебек нәрсәләр озатыла. Әнә теге амбарлар һәммәсе безнең Жарковныкылар…. Менә килеп тә җиттек…

Атлар Болакның сул як ярында беренче булып утырган ике катлы зур таш йортның тимер капкасы төбенә туктадылар. Приказчик тарантастан сикереп төште һәм кучерга Лобачевскийларны Лядской урамга илтеп куярга кушты. Үзе Адмиралтейство тирәсендә артка калган обозын көтәргә калды.

Прасковья Александровна юлдашы белән әдәпле итеп саубуллашты, ә малайлар, түземсезләнеп, зурларның сөйләшеп беткәннәрен көттеләр – аларның тизрәк кузгалып китәселәре килә иде.

Кабан күлен Казанка белән тоташтырган яшел һәм пычрак сулы Болак аркылы чыккач, юлчылар халык гөр килеп торган Проломная [3] Хәзерге Бауман урамы. урамын уздылар һәм Кремль стенасы буйлап тауга юнәлделәр. Авыр тарантасны арыган атлар көчкә тарталар. Менә Спасская башня алдындагы мәйданга җиттеләр. Бу – халыкка патша указларын укый һәм хөкемнәр чыгарылып, җәза бирелә торган мәйдан иде. Ләкин хәзер бу тирәдә күңел ачып йөрүчеләр генә очрый.

Воскресенский [4] Хәзерге Ленин урамы. урамының почмагында гаҗәеп зур йорт – гостиный двор салынып ята. Аның каршында – бай фабрикант Дрябловның мәһабәт сарае. 1767 елда Казанга килгәч, Екатерина Икенче шунда туктаган. Әби патшага Казан ошаган, һәм ул аның турында болай дип язган: «Ошбу шәһәр, – шик юктыр, Мәскәүдән соң Россиядә беренче шәһәр».

– Кара! – диде Саша акрын гына, Коляны җиңеннән тартып.

Алар яныннан сөлек шикелле пар ат җигелгән, алтын бизәкле һәм лаклы карета чабып үтеп китте. Атларның сыртына күк ятьмә ябылган, дагаларын урам ташына тигезмиләр дә шикелле. Укалы киемнәр кигән ике лакей каретаның артына баскан.

– Егылып төшсәләр! – диде Алёша, коты алынып…

– Сезнең гимназиягез ә-ә-әнә кайда, – дип, кучер кулы белән Воскресенский урамының аргы башына күрсәтте.

Малайлар ялт итеп башларын уң якка бордылар, ләкин анда урамның ике ягыннан да матур йортлар тезелеп киткән иде; аларның кайсысы гимназия икәнен малайлар белә алмый калдылар.

Кремльнең Спас манарасындагы зур сәгать икене сукты.

Тарантас, мәйданны үтеп, кәкре тыкрыктан Черек күлгә таба төшеп китте. Анда, Воскресенский тавыннан башлап, такта кибетләр, палаткалар һәм ларлар тезелгән. Бу – азык-төлек белән сәүдә итә торган урын. Монда он, ярма, бәрәңге, суган, май, пешкән икмәк, калач, пирог һәм башка төрле ашамлыклар сатыла. Яшелчә һәм җимеш олаулары тирәсендә яланаяклы, сәләмә киемле малайлар йөренә. Алар җиргә коелган алмаларны җыялар, олаучы авызын ачып торса, капчыкларын яралар. Һәр җирдә халык кайный.

Черек күл буенда аш исе бөркеп, мунча шикелле каралып беткән берничә алачык утыра. Анда җитез карчыклар коймак, токмач, пилмән пешерәләр. Шунда ук ачык һавада, җиргә кагып эшләнгән өстәлләр янына тәбәнәк эскәмияләргә утырып ашаучылары да күренә; чират көтүчеләр дә бар. Аннан чак кына арырак комач, сабын, ислемай, кызыл мал белән сәүдә итәләр. Парикмахерлар, кайчыларын шак-шок китереп, халыкны чакыралар. Чәчен тигезләтергә теләүче табылса, алар аны бүкән өстенә утыртып, башына чүлмәк кигезәләр дә, чүлмәк кырыеннан чыгып торган чәчләрен тигезләп кыркып ташлыйлар.

Тимерче алачыклары һәм башка төрле тимер эшләре биналары тезелеп киткән Кузнечный рядны үткәч, тарантас сулга борылды һәм Лядской [5] Хәзерге Максим Горький урамы. урамына керде. Ике катлы зур булмаган бер йортның парадный ишеге төбенә туктады. Йортның аскы каты – таш, өсте агач иде.

– Менә килеп тә җиттек, – диде Прасковья Александровна улларына.

2

Казанга килеп төшкән беренче көннәрдә малайлар өйдә бикләнеп утырырга мәҗбүр булдылар. Прасковья Александровна иртә таңнан эш белән чыгып китә һәм улларына: «Бәлкем, кирәк булырсыз», – дип, өйдә утырырга кушып калдыра. Иске танышларына төшүгә һәм аларның бик кунакчыл булуларына да карамастан, чит кеше өендә вакыт бик акрын уза иде.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Көмеш дага / Серебряная подкова»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Көмеш дага / Серебряная подкова» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Көмеш дага / Серебряная подкова»

Обсуждение, отзывы о книге «Көмеш дага / Серебряная подкова» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x