Гимназистларны классларына куып керткәннән соң, надзиратель үзенең бурычы беткән дип санады һәм китеп барды. Ә Краснов дәрескә ул көнне соңлабрак керде.
Күзәтүчесез калган гимназистлар йөгерешә, шаулаша башладылар. Бер малай, кәгазь чәйнәп, аны Княжевичның борынына тигезде. Анысы озак уйлап тормады, аспид тактасын алып тондырды. Такта, теге малайга эләкмичә, тәрәзә пыяласына тиде.
Чыңлап пыяла ватылганны ишетеп, сторож йөгереп килеп керде.
– Кайсыгызның һөнәре? – диде ул усал гына. – Ваткан кеше монда чыксын!
Малайларның котлары алынды, алар авызларына су капкан шикелле утырдылар.
– Менә мин сезне инспектор әфәндегә әйтим әле! – диде сторож каты тавыш белән һәм, ишекне шап итеп ябып, аксый-туксый коридор буйлап китеп барды.
– Княжевич, дөресен әйтеп бир, – диде Рыбушкин әкрен генә. – Әтиең губерна прокуроры, сиңа бер этлек тә эшли алмаячаклар, безгә…
Миша сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, бусагада инспектор Яковкин күренде. Зәһәре йөзенә иңгән. Куркып калган малайларны берәм-берәм, мәсхәрәле күзләре белән үтәли тишәргә җитеп, ашыкмый гына карап чыкты.
– Афәрин, афәрин, – диде ул, мыскыллы елмаеп. – Гимназия өчен сезнең әдәпле, итагатьле булуыгыздан да куанычлы нәрсә юк.
Таш кебек катып калган малайлар өстеннән тагын бер мәртәбә күз йөртеп чыкканнан соң, Яковкин Коляның агарынып калган йөзенә текәлде һәм татлы тел белән аңа мөрәҗәгать итте:
– Йә, Лобачевский, казна тәрәзәсенә кул күтәрүченең кем икәнен әйтеп бир әле?!
Коляның чыраена кызыллык йөгерде. Ул инспекторның мәкер тулы йөзеннән күзен алмыйча, җирәнгән шикелле, иңбашын җыерып куйды. Һәм бу хәл Яковкинны чыгырыннан чыгарды.
– Нәрсә син башыңны җүләргә саласың! – дип чәрелдәде инспектор, аяк тибеп. – Экзамен тапшырганда, попугай булып кыландың, инде биредә тинтәк малай ролен башкарасыңмы? Күрмәвеңә, белмәвеңә барыбер ышанмыйм!..
Инспектор тын алу өчен туктарга өлгермәде, Коля әйтеп салды:
– Беләм шул. Тәрәзәне мин ваттым, инспектор әфәнде!
Гаҗәпләнүдән һәммәсе сүзсез калды. Ә бер минуттан инспекторның ярсып җикергән тавышына килгән сторожлар Коляны коридорның аргы башына сөйрәп алып киттеләр.
– Карцерга ябыгыз! Ипи белән судан башка һичнәрсә бирмәгез! Гимназия советы аны нишләтергә икәнен хәл кылачак! – дип буыла-буыла кычкырды Яковкин һәм, тиз-тиз атлап, икенче якка китеп барды.
Сторожлар Коляны карцерга төртеп керттеләр һәм ишекне шапылдатып ябып бикләп алдылар.
Коля берничә минут хәрәкәтсез торды. Ләкин, аяк тавышлары ерагайган саен, ул аңына килә барды һәм, ишеккә ташланып, бөтен көченә дөбердәтә башлады.
– Җибәрегез! Бер көн тормыйм мин сездә! Качып китәм!.. Җибәрегез!.. – дип кычкыра-кычкыра, аның тавышы бетте. Ишеккә бәрә-бәрә, кулы канады.
Ләкин килүче-китүче булмады.
Малайның башы әйләнеп китте, һәм ул, аркасы белән шакшы стенага терәлгән килеш, идәнгә шуып төште.
Бүлмә кысан һәм караңгы иде. Тәрәзә юк. Түшәмгә пыяла куеп эшләнгән трубадан тонык кына яктылык төшә. Почмакларда пәрәвезләр… Малайга куркыныч булып китте.
Башындагы чуалчык фикерләрен җыеп, Коля эшнең ничек булганын хәтеренә төшерде. «Ахмак димә инде син! Нинди шатланып, канатланып Казанга кил-кил дә… Әниең, акчалар туздырып, шәһәрдән шәһәргә йөртсен, гимназиягә кабул итегезче, дип, Яковкиннарга ялынып йөрсен дә… Краснов, аннары Яковкин бар шул монда… Шул әйтте ич әле, попугай булып кыланасың, дип. Юк, барыбер түзә алмыйм! Китәм! Качам!..»
Коля бераз кыймылдап куйды. Ятса, ихтимал, башы болай әйләнмәс иде. Ул идәнгә ауды. Уйлары аны, үз кочагына алып, әллә кайларга алып китте.
…Көз. Агачларны, ишегалдын, урамны йомшак мамык кар каплаган иде.
– Саша, кар ни өчен ява? – диде Коля.
– Салкын булган өчен. Мин укып утырам, башка комачаулама.
Коляны бу җавап тулысынча канәгатьләндермәде, әлбәттә.
– Ә салкын ни өчен була? – дип бәйләнде ул абыйсына.
Саша китабыннан башын күтәрде:
– Салкынны җилләр алып килә… Бар, әнидән сора, күреп торасың, минем… – Абыйсы, аңа арты белән борылып, укуын дәвам итте.
Коля кухняга күз салды, ләкин анда әнисе таба ашы пешереп мәшәкатьләнә иде. Малай көрсенеп куйды һәм, өстенә-башына киеп, Сергей Степанович янына кереп чыгарга булды.
Күн белән тышланган иске диванга аякларын бөгәрләп менеп утыргач, Коляга бик рәхәт булып китте.
– Серёжа абый, кар ни өчен ява? – дип сүз башлады ул.
Сергей Степанович, сызым сызудан туктап, башын күтәрде:
– Ә белмәсәм?! – диде карт, трубкасын алырга сузылып.
Читать дальше