Сарьян Хәсән - Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Здесь есть возможность читать онлайн «Сарьян Хәсән - Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

  • Название:
    Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери
  • Автор:
  • Жанр:
  • Год:
    2021
  • Город:
    Казан
  • ISBN:
    978-5-298-04238-3
  • Рейтинг книги:
    5 / 5. Голосов: 1
  • Избранное:
    Добавить в избранное
  • Отзывы:
  • Ваша оценка:
    • 100
    • 1
    • 2
    • 3
    • 4
    • 5

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапка язучының «Бер ананың биш улы», «Егет язмышы» повестьлары һәм хикәяләре туплап бирелде.

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Күршеләргә яккан мунча инде булган. Әни безгә, кайтып керү белән, мәтрүшкәле каен миллеге тоттырды да, тәмле чагында дип, ашыктыра-ашыктыра мунчага җибәрде.

7

Ә икенче көнне Шәрифулла абзый әйтә килде.

И шул көннән алып, абыйны алар бер мунчадан да калдырмый башладылар. Өйдә күбрәк ятып үткәргәнлектән (күп йөрсә, аягы сызлый), абый өчен бу – үзе бер бәйрәмгә әйләнә: иртәдән үк кырынып-чистарынып куя, ә Шәрифулла абзыйлардан ул, йөзләренә алсу нур йөгереп, кунак булып кайта иде. Тора-бара ул мунча көне җитүен сабырсызлык белән көтеп ала башлады – мунчадан бигрәк, аяз таңдай балкып, Тәрҗимәне күрергә ашкына иде.

Бер күрүдән яратыштылар алар. Тәрҗимә минем тиң булып, абыйдан нәкъ тугыз яшькә яшь иде. Ләкин йөрәк аңа карыймыни! Безнең абый сыман ир-егеттән ул заманда нинди генә кызкай баш тартыр иде икән?!

Әни сөенеп бетә алмады. Инде бу хакта бөтен авыл сөйләсә дә, белмәмешкә салыша, ләкин ул йөрүләрен, ул талпынып эшкә керешүләрен күрсәң, үзе бер күңелле; әйтерсең лә ул тотасы һәрнәрсәгә бәхет кошы кунып, ак каурыен салып киткән иде.

Моның өстенә беркөн, юл өзелер-өзелмәстә, Шәрифулла абзый белән туң өстеннән базарга барып, бер бик матур теше бозау [17] Теше бозау – тана булып җитмәгән яшь бозау. җитәкләп кайтты: чем-кара, янбаш сөякләре киңчә-калку, эчкә батыбрак тора, маңгаенда тәңкә зурлык кашкасы да бар иде. Шәрифулла абзый үзе сайлап, үзе сатып алып биргән икән. «Җиде ят түгелбез, бер ризалатырсыз әле», – дигән.

Алачыкта күмер булмау сәбәпле, без эшкә бармаган идек.

Әни тын гына бер шатлык белән Әдрәнне шундук Чибәр әбине алмага йөгертте.

Бозауны кыйблага каратып, әни муенчагыннан тоткан, Чибәр әби, бәрәнләгән сарык төсле, мөкердәп кенә әфсен укый, безгә аның «әфү-төфү» дигәне генә ишетелеп кала. Шул «әфү-төфү» дигәндә кулындагы дисбесен бозауның әле башына, әле аягына, әле сыртына тидереп ала иде. Аннары ул үзебезнеңчә тел белән: «Бурадай буралып, гөбедәй гөбердәп үс, җиленең тулы май булсын, тоякларыңа тояклар өстәлсен…» – диде дә, әни кулыннан муенчагын алып, ишегалдын бер әйләндерде. Шуннан соң гына әни бозауны абзарга кертеп япты.

Инде болар өстенә тагы Раббани абыйның әкренләп кенә савыга килү шатлыгы өстәлде. Җир җылынып үлән калку белән, ул аягын иртә-кич кычыткан суында тота башлады. «Май аеныкы гына файдалы» дигәч, без ул айда ярты авылның читән буен ялмап чыктык. Ләкин иң файдалысы – кырмыска оясы булды.

Май урталарында Уфа тубдиспансерыннан чыккан Хәвадис абыйны каршыларга баргач, Раббани абый пристаньда бер кеше белән танышып-сөйләшеп киткән. Ул кеше үзебезнең районныкы булып, Казанның бер больницасында баш врач икән. Шул әйткән: кырмыска оясына утыр син, дигән.

Абый шуның киңәше белән май – июнь айларында үзебезнең Саклау урманына менеп, җидеме-сигезме кабат кырмыска оясына утырды. Икешәр сәгать буена ничек түзеп утыргандыр инде ул анда!.. И, әйткәнемчә, шуннан да файдалысы булмады: җиләк җиткәндә аягын нык итеп җиргә басты.

Бу вакытта инде, алты ай буена больницада ятып, йөзе ак бәздәй агарып кайткан Хәвадис абыйга да юалы болын, какылы басулар җилендә бераз төс кунды.

Больницада ул үзебезнең Әнәк марие белән бергә яткан. Ул кешене без күптәннән белә идек. Бөтен базарына бер фотограф – Юзекаев Асылгәрәй дигән кеше иде ул. Яшьтән үк күксәү булганлыктан, сугышка да алмадылар; яз җитеп юл киптеме, базар саен, күләгә җиргә чаршау корып, егет-җилән, кыз-кыркынны «кәртечкәгә төшерә» торган иде. Менә шул агай безнең абыйны, больницада бик үз итеп, кайту белән фотография эшенә өйрәтергә булган.

Әнәк безгә ерак җир түгел – җиде генә чакрым. Абый, кайтып ике-өч көн уздымы-юкмы, базар көнгә каршы иртә белән шунда китте. Юзекаев аны атна буена үзләрендә тотып, фото эшенә өйрәткән дә бар кирәк-ярагы белән «Фотокор» дигән күгәрчен хәтле генә бер фотоаппарат биреп җибәргән иде. Моның өчен без дә аңа бурычлы калмадык – көзге байлыктан бер капчык бодай бирдек.

И менә хәзер Хәвадис абый атна саен Әнәккә барып, киңәшләр алып кайта иде.

Карточканы үзен тышта төшерсәләр дә, эшләвен караңгыда эшлиләр икән. Абый да күрше Нәсих бабайлар мунчасына бикләнеп, ишек-тәрәзәсен юргандыр-нидер белән томалап куя да түбәтәй чаклы гына бер кызыл пыяла яктысында тик эшләп утыра. «Зиһенлегә эшнең сере үзе ачылыр», – ди безнең әни. Абый бу һөнәргә дә бик тиз өйрәнде. Айдан күп тә үтмәгәндер, базар тулы мир алдында таяктай басып торырга оялган түтәйләр, безгә килеп, чия күләгәсендә рәхәтләнеп кәртечкегә төшә башладылар.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери»

Обсуждение, отзывы о книге «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x