Шулай өйрәнеп китте Хәвадис абый. Аның кебек авыру кешегә авыл җирендә уйнап кына эшли торган эш иде бу.
Көннәрнең берендә Мирза абыйдан хат килгәч, уку турында тагын сүз кузгалды. Беребез укый алмагач, мин инде бу сүзне беткәнгә саный идем – Мирза абый бетермәгән икән.
Бу юлы чират минеке иде. Мирза абый шулай язган.
Тик мин көн дә суза киләм. Керә аламмы-юкмы дип уйламыйм, Раббани абыйның аягы төзәлсен әле, шуннан күз күрер дип уйлыйм. Берсе авыру, берсе аяксыз ике олы кешене бер Әдрән белән әнигә калдырып китеп булмый бит инде!
Тимершәех абый да:
– Әкрен барган – куян артыннан җиткән, шәп барган – сыер артыннан да җитмәгән, диләр. Ашыкма, вакыт бар, – диде.
Шулай суза торгач, сабаннан соң тәки ремонтына кереп киткәнмен. Ахырда Раббани абый түзмәгән – тәмам ныгып таягын ташлагач, минем өчен Тимершәех абый янына кергән.
– Әти дә, үзем дә эшләгән алачык – иртәгәдән урнысына үзем басам, җибәреп карыйк әле шул Сиринне берәр укуга. Мирза да бик нык кушып яза, – дип үтенгән.
Шуннан соң гына мин документлар әзерли башладым. Документ дигәннән, һич ашамас бер сәбәп белән минем җидене бетергән таныклык кәгазе югалган булып чыкты. Утка пешкәндәй угаланып, Тимершәех абый янына киңәш сорап кердем.
– Бәй, ярар, апай. Менә Илләргә барасым бар, мәктәп директоры белән сөйләшеп карармын, – диде.
Кайтышлый ук алачыкка кереп әйтте:
– Директор белән сөйләштем, иртәгә үзең барырсың. Мин җибәрде дип әйтергә онытма, – дип, эчемә җылы салып китте.
Икенче көнне инде алачыкта Раббани абый белән Әдрән эшләп калды, ә мин таныклык юллап Илләргә киттем.
Өч кыш йөреп күпме чабата туздырган авыл! Мәктәбе дә шул ук. Тик бездән соң бик нык кечерәйгән шикелле иде. Шулай да, мин килгәнне сагынып көткән төсле, тәрәзәләре тулы нур белән мине каршы алды. Мин кыенсынып кына директор ишеген шакыдым. Без укыганда сугышта йөргән, сугыштан соң янә үз урынына кайтып эшли башлаган директорны мин күреп кенә белә идем.
– Мине Тимершәех абый җибәрде. Таныклык алырга иде…
– Синмени ул – югалткан?
Тавышы үтә дә кырыс иде, каушап киттем.
– Әйе, мин…
– Нык эзләдеңме соң?
– Эзләмәгән җир калмады инде, абый. Җен йоткандай булды.
– Җен йотмаган аны – бозау йоткан. Китап эченә тыгып куясың да – йә әниегез утка яга, йә бозау чәйнәп ташлый. Әллә чәй кәгазе белән бергә стенага ябыштырып куйдыгызмы?
– Безнең өйдә кызлар юк, абый, стенага ябыштырырга…
– Ә син таныкламаны бер кешегә ике кабат бирергә ярамаганлыкны белә идеңме?
Мин бөтенләй коелып төштем. Юк, укырга китә алмыйм инде болай булгач дигәннән түгел, беренче тапкыр үз гаебемне үкенеп тоюдан иде.
Шуны сизепме, директор абый кинәт йомшый төште:
– Яхшы, алайса. Колхозда ничә ел намус белән эшләвеңне исәпкә алып, мин сиңа тагы бер таныклама би- рәм, – дип, сейфыннан ялтырап торган таныклык кәгазе чыгарды. – Нинди билгеләр булганын үзең хәтерләмисеңме?
– Рус теле белән химиядән дүрт, калганнары бишле иде, – дидем мин. Анысын мин яхшы хәтерли идем.
Ышандымы-юкмы, исем-фамилиямне тулысынча сорады да, нәзек билле кытай каләмен кат-кат сөртеп, язарга утырды. Эченнән хәтта бисмилла да әйткәндер төсле тоелды миңа – үтә дә зурлап, тәмләп язды инде.
– Булды бу, энем!.. Бу сиңа – без үлем белән якалашып йөргән чакта иген фронтында көрәшкәнең өчен. Сакла, игелеген күр, – дип, урыныннан торып басты. Кечерәк буйлы, чандыр гына кеше иде.
Мин тиз генә кара тушь белән язылган билгеләргә күз йөгертеп чыктым. Әллә күзем алмашынамы дип торам. Икенче кабатка текәлеп карасам – авып китә яздым: бер дүртле дә юк, рәттән бишле иде!
– Кулың белән аягың гына түгел, башың да эшлидер дип уйлыйм, – диде директор. – Без икәү генә белгәнне бөтен авыл белергә димәгән…
Аның җыерчыксыз киң маңгаена, тәрәзә буланган төсле, вак кына тир бәреп чыккан иде. Аңа ияреп мин дә маңгаемны сөртеп алдым.
– Аңладым, абый. Рәхмәт… – дидем мин.
– Нинди техникумга соң исәбең?
– Геолого-разведочныйга иде.
– Яхшы. Егет кешегә йә шул, йә авиационный инде, – дип, ул миңа кулын бирде. – Алайса, уңышлар телим.
Документларны салып җибәрү белән, Хәвадис абый шикелле, китап җыеп, әзерләнә башладым. Газеталарда гел бишлегә бетергәннәр имтихансыз кабул ителә дип язсалар да, ышанып булмый, диде Хәвадис абый. Минем ишеләрдән сорап куюлары да бар икән. Ул сиңа алачыкта тимер сугу түгел!..
Зиһенем дә кулларым төсле үк тупасланган – бик азлап кына кергән белемем башны селкү белән чыгып китәргә тора иде. Үзе белгән кадәр Хәвадис абый ярдәм итә, бигрәк тә русчадан зәһәр аңлата иде. (Өйрәнгән больницада ятып!) Ләкин тиздән мин ансыз да калдым: синсез анда ямь юк дип, тальяннары, фотоаппаратлары белән бергә Хәвадис абыйны болынга алып чыгып киттеләр.
Читать дальше