Әни, күзен сөртә-сөртә, Хәвадис абыйның үлемен сөйли башлады:
– Уфадан кайткач, көнләп түгел, сәгатьләп сызды, балам. Әртислегенә дә чыга алмады. Терелеп түгел, йөрәкләнеп кенә кайткан икән бүлнисеннән дә. «Бүлнис куйкыларында үлгәнче…» – диде. Вафатына ике генә көн кала: «Тукай яшенә дә җитми үләм инде, әни, – дип җылады. – Дөньяда исемем калырлык эш тә кыла алмадым, ичмаса, үлемнең дә үкенечлесе шул», – дип, башларын салындырып утырды. Җәзилә кодачаның ире асылынгач та бик әрнегән иде. Ике сүзнең берендә: «Нигә бу тап-таза кешеләр үзләренең газиз җаннарына кул салалар икән? Яшәүнең кадерләрен нишләп белмиләр икән?..» – дип, бигрәкләр дә уфтанганые, балакаем.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.
25 гыйнвардан 6 мартка кадәр була торган салкыннар.
«Емельян Пугачёв явы» дигәннән калган.
Татарстанның Минзәлә, Башкортстанның төньяк-көнбатыш татарлары «апай» дип үзеннән кече яшьтәге кызына да, малаена да әйтәләр.
Бизгәк авыруы. Әүвәле, бизгәк тотканда, тизрәк җибәрсен өчен, ишек-тәрәзәдән иске чабата ыргыта торган булганнар.
Чашка, чынаяк. Формасының йомры булуыннан телгә кереп киткән.
«Вечер» дигән сүздән.
Көз жирдә калган башакны яз жыеп ашап, агуланып үлүчеләр күп булды. Кан косып үлгәнлектән, «кан чире» диделәр.
Кешеләрнең язмышы язылган такта.
Тимерле арба – русчаның «железный ход» дигәненнән алынган.
Тегермән тартканда стеналарына кунган он тузаны.
Борынгы галим. Мең ел яшәгән, имеш.
Мөхәммәд пәйгамбәрнең якыннары, иярченнәре.
Тагы да гаҗәп хәлләре бар. Көйләп язылган «Ахырзаман» китабындагы һәр куплет шушы сүзләр белән тәмамлана.
Гармунны белер-беленмәс кенә уйнаучыга әйтелә.
Агыйделнең су баса торган болынлы түбән ягын халык «Идел эче» дип, ә таулы биек ягын «Кыр ягы» дип йөртә.
Өйнең чаршау белән бүлеп алынган кече ягы.
Теше бозау – тана булып җитмәгән яшь бозау.
«Заготзерно» сүзеннән бозылган.
Русчаның «под ручку» (култыклашу) сүзеннән бозылган.
Севгилием – сөеклем (кырым татар.).
Сукмаклардан мин китим – юл сиңа булсын; агуларын мин эчим – бал сина булсын.
Чаука – яшь каенлык.
«Колынкай» дигәннән үзгәргән.
Мәкам (гар.) – «көй», мотив, тон.