Сарьян Хәсән - Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Здесь есть возможность читать онлайн «Сарьян Хәсән - Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

  • Название:
    Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери
  • Автор:
  • Жанр:
  • Год:
    2021
  • Город:
    Казан
  • ISBN:
    978-5-298-04238-3
  • Рейтинг книги:
    5 / 5. Голосов: 1
  • Избранное:
    Добавить в избранное
  • Отзывы:
  • Ваша оценка:
    • 100
    • 1
    • 2
    • 3
    • 4
    • 5

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапка язучының «Бер ананың биш улы», «Егет язмышы» повестьлары һәм хикәяләре туплап бирелде.

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Ә мин синең маңгаена көлекәй [23] «Колынкай» дигәннән үзгәргән. типкәнен хәтерлим, – дидем мин.

– Ат «куркытам гына» дип, колын «үтерәм!» дип тибә икән ул. Мин читкә тайпылып, тоягының очы гына тиде…

Мин абыйның маңгае өстендәге киң җөенә карап куйдым. Абый сөйләвендә иде:

– Әти алачыгыннан чыгып, ике куллап мине күтәреп алды. Әгәр шунда читкә тайпылмаган булсам; башым ярылып, әти кулында гына үләсе булганмын икән…

Ул тәрәзәдән тышка караган килеш уйланып китте. Ә тышта яз, кояш – күлләвекләр тулы нур иде.

– Мин бит районда концертлар куеп йөргәндә Тукай шигырьләрен ятлап йөрдем. Теләкәй егете аны сәхнәдән бик матур итеп сөйли дә, җырлый да иде. «Тәндә җаным, чык та Тәңреңә юнәл, бар, кайт кире!..» – Аннары ул кинәт, башыма суккандай итеп: – Минем дә гомер язгы кардай эреп кенә бара инде, Сирин апай… Бетә… Тукай егерме җидедә генә булган. Ә мин ни эшләдем егерме бишкә җитеп?.. «Бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш…» Үлгәч, мине дә әти янына җирләгез, аның кыйбла ягы буш әле, – диде.

– Юкны сөйләмә!.. Күзгә күренеп савыгып килгәндә.

– Бетте. Мин болай гына. Тукай белән әвәреп киткәнмен. Менә дәваланып чыккач, Алла бирсә, тәрәз төбендәге гөл кебек булырмын әле. Хәзер гәзитәләрдә дә «туберкулёзны дәвалап була» дип язалар…

Апрель кергәч, Хәвадис абый калкынып-әйбәтләнеп, күбрәк агитбригадада бергә йөргән иптәшләрен сөйли башлады.

– Алар белән өч сезон йөреп, артист булып беттем, – ди ул, көлеп. – Көн саен бер авыл, яңа кешеләр, уен-көлке. Анда мин чиремне дә уйламыйм. Иптәшләрем дә әнә: «Кайчан кайтасың?» – дип язганнар. Ай азагында чәчүгә төшәләр – безнең самай авылдан авылга йөрер чаклар башлана бит! Бер баянчылары бар да… Миңа ничек тә беренче пароход белән үк кайтып китәргә кирәк…

– Алай ярсып, йөрәгең атып торма әле, – дидем мин. – Бөтенләе белән терелеп җит. Концерт, театр куярга өлгерерсең. Әле врачларың да ни әйтер бит.

– Мин аларның ни әйтәсен беләм, – диде абый. – Менә бу юеш, алама көннәрне генә үткәреп җибәрсәм… Сине дә ялкыттым инде…

– Нинди ялкыту ди! Ни сөйлисең син?! Мин сине күпме көттем!.. Әллә ниләр уйлап ятма. Әнә күбрәк мин китергән китапларны укы.

– Сизеп торам бит мин, апай, – диде абый, туп-туры итеп күземә карады, – синең күңелеңдә хәзер мин түгел…

Мин күземне читкә алдым.

– Үпкәләп әйтмәдем, ачулана күрмә тагын, – диде ул.

– Нишләп ачуланыйм ди. Беләм бит инде, кайтасың килгән дә – хәзер әллә ниләр уйлап чыгарасың.

– Йә инде, үпкәләмә, авыру күңелгә ни килмәс…

Ләкин абый дөрес сизгән: җан тынычлыгы юк иде минем хәзер…

19

Инде апрель башы. Ә минем күңелдә һаман да Сигезенче март кичәсе.

Сигезенче март бәйрәмендә дә без Яңа ел компаниясе белән бергә, ләкин бу юлы ирләр иллешәр сум акча салышып, әлеге шул Иске Уфада үткәрдек.

Бу юлы да без куна калдык…

Кап-караңгы төн. Рәхәт итеп башым әйләнә – җилле көнне Агыйделдән көймә белән чыгып баргандагыдай, гәүдәм талгын гына чайкала кебек иде. Муенымнан кайнар кул кочаклаган – Любовь Васильевна!

– Уф, тамагым кипте!.. – дидем мин.

– Хәзер, – дип, Любовь Васильевна караваттан төште. Аягына нидер эзләп алып киде. Караңгыда гәүдәсез дә, тавышсыз да сыман – ак эчке күлмәге генә йөзеп баргандай юкка чыкты. Без бәләкәй чакны өрәк дип күп сөйлиләр иде, булса менә шушылай булгандыр инде ул… Бераздан урап кереп, карават янына килеп басты, пышылдап кына әйтте:

– Мә, сөеклем…

Мин торып утырып, аның кулы булырга тиешле урынга сузылдым.

– Җитте, күп эчмә, – диде ул. Чүмечне җибәрмәгән иде, әкрен генә авызымнан алып куйды да яңадан кочагыма кереп чумды.

– Кичә син миңа Казандагы абыеңның җырын әйткән идең. «Агуларын мин эчим – бал сиңа булсын…» Шулай бит әле?

Мин Мирза абыйның җырын русчалатып Любовь Васильевнанын колагына пышылдадым:

– Агуларын мин эчим – бал сиңа булсын…

– Абыең хатынын бик яратадыр – шундый җырлар җырлагач, – диде Любовь Васильевна.

– Бик ярата. Үлеп ярата. Мин дә сезне үлеп яратам…

– Ник яраттың соң әле син мине, Серёженька?! Мин синең өчен карт бит инде. Ун яшь бит! Ун яшь!.. Чынмы соң бу яратуларың?..

Ул минем куенымда иде. Битемне битенә терәгән килеш, тыннарым кысылып әйттем:

– Сезне яратуыма бернинди киртә-кура юк. Өйләнешик без, Любовь Васильевна…

– Шулкадәр яшь аермасы булып та миңа өйләнер идеңмени, Серёженька?.. Чынлап та өйләнер идеңме?..

– Риза булсагыз, ике дә уйлап тормыйм.

– Рәхмәт, кадерлем. Гел шулай бер-беребезне яратышыйк кына. Яме, акыллым?.. Йә, ял ит инде… Ай, бигрәк каты кочаклыйсың – тын да ала алмыйм, – дип, кочагымнан чыкты.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери»

Обсуждение, отзывы о книге «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x