Әмма Яңа ел алдыннан сүзләр күбәя төште. Техникумда минем кебек быел гына килгән бер укытучы егет белән дуслашып киткән идек, беркөн көтмәгәндә шул сорап куйды:
– Сине Любовь Васильевна белән тора икән дип сөйлиләр. Ачуланма – шул дөресме?
– Кем әйтте сиңа аны? – дидем мин.
– Барысы да сөйли…
– Кемнәр ул «барысы да»? – дип, усал итеп йөзенә карадым.
– Укытучылар инде… – Ул каушый калды. – Гафу ит, кеше сөйләгәнне генә соравым.
– Сөйлиләр икән – сөйләгән җирләрендә калсын. Нигә син аны миңа җиткерәсең? Минем сиңа берәр кеше турында яхшыдан башка берәр сүз әйткәнем булдымы?.. Кеше үз-үзен кешедән яхшырак белә – аны сөйләүнең бер хаҗәте юк!..
– Кызмале, Сирин. Мин бит кешегә сөйләмим, үзеңнән сорыйм. Моның ни гаебе бар? Менә белдем. Инде сорамам. Мин болай да ышанмаган идем.
– Бел: әгәр мин Любовь Васильевна белән тора башлыйм икән – мин сиңа иң элек үзем әйтермен.
Шулай диюем белән битемә ут йөгерде: каян килде мондый әдәпсез уй? Чамадан чыгып киттем түгелме?..
Бу сөйләшүдән соң күңелемә төшкән татсыз бер хис бетеп җитмәгән иде әле, беркөн урам аша су алып кайтканда, мин һич күрмәгән бер хатын:
– Су да ташыталармыни, энем? Люба сынлы чибәр хатыннар шулай инде алар. Без түгел… – дип сүз катты.
– Сез кем соң? – дидем мин.
– Мин Любаларнын сул як күршесе бит! – ди.
Ачуым килеп:
– Сезгә дә, апа, Любовь Васильевна кебек чибәр буласы калган – берәр егет су ташыр иде, – дидем.
– Аллага шөкер, минем үз ирем бар. Су да ташытмыйбыз, – дип, ул да китеп барды.
Кайткач, моны үртәлеп-ярсып Клавдия Михайловна әбигә сөйләдем.
– Ах, сынок, сынок! – диде ул. – Бу көенә барсаң, яман авызлардан әллә нинди яманлыклар ишетерсең әле!.. Дөнья күргән яхшы кешеләр, авызлары пешә-пешә килеп, хәзер инде санап сөйлиләр, карап эш итәләр. Ә син яшь. Синең эчеңдәге тышыңда. Люба яшь булмаса да шулай. Син менә Любамны эшеннән каршы барып аласың. Бу – табигый хөрмәт. Кешеләрнең бер-берсенә иткән хөрмәте. Ә яман телләр моны, үз күңелләренә туры китереп, яманга бора: монда нидер булырга тиеш, ди. Мин – ана кеше. Мин Любамны карынымда йөртеп тапкан. Мин аның холкын беләм. Сезнең арада кеше сөйләрлек бернинди ярамаган эш юк. Шуңа күңелем дә тыныч. Ә син борчыласың. Үз күңелен үзеңә мәгълүм, хәсрәт чикмә. Гайбәтне – түбән, үзеңне югары сана. Иң олы кайгы – бала үлеме. Сугышта ике улым үлде. Шул ике кайгыдан соң миңа башка бер кайгы да кайгы түгел. Мин гайбәткә көлеп кенә карарга өйрәндем… Менә сиңа чал чәчле бер карт укытучы киңәше.
Клавдия Михайловна әбинең бу сүзләре, тәнемә җылы нурдай җәелеп, йөрәгемне җылытып җибәрде. Иелергә иткән башым туры калды.
Ярый, гайбәте гайбәт. Төкерек жәл түгел, йөзенә төкердем дә ди. Ләкин аңардан миңа җиңелме? Мәхәббәттән җәрәхәтләнгән йөрәгемә дәвасы бармы?.. Әгәр мин хәзер Уфасыннан гына чыгып качмасам, миңа котылу юк: бу яшемә җитеп тә татымаган эссе тойгы мине мәхәббәт газабына салган иде. Мин ул газаптан качарга тырышмадым да – ләззәтем дә шул иде бит!.. Инде ничә вакыт икең бер өйдә яшәп, бер-береңнең һәр сулышын сизеп торганда, күзгә карап килгән мәхәббәттән качар әмәл бармы?..
Любовь Васильевнага минем, тел тибрәтеп, хисем ачканым юк. Күңелем тулы сөю булса да, телемә сүзе якын да килми – шаярып әйтергә дә йөрәгем җитми иде.
Ләкин йөрәкләребез сүзсез дә аңлашкан булып чыкты – без бер-беребезгә очар кош тизлеге белән якынлаша башладык.
Яңа ел җитеп килә иде. Кар иртә дә, күп тә яуды. Безнең урамның буеннан-буена тротуар читеннән кеше биеклеге кар өелгән. Без ап-ак кар яктысында Любовь Васильевна белән техникумнан кайтып киләбез. Янымда ул булгач, миңа рәхәт, күңелем дә кардай якты иде.
– Әйтергә дә онытып торам, Серёжа, безне Яңа ел мәҗлесенә чакырдылар, – диде ул.
Табигый, «Кемнәр?» дип сорадым.
– Безнең коллективтан түгел. Анда без яшьлек дуслары гына җыелабыз. Күп дигәндә бер ун кеше булыр. Синең үз планнарың юкмы?
– Минем нинди планнар булсын инде, Любовь Васильевна! Сезнең күзегезгә күз атып торган кеше бит мин! Кушыгыз гына – җәя булып бөгеләм…
Ул, гадәтенчә, кычкырып көлеп җибәрде – тавышы җемелдәп торган зәңгәрсу кар өеме буйлап бездән алга таба йөгереп китте.
– Алай булгач, «киләбез» дип әйтәм, – диде ул. – Юкса мин аңа, синең белән сөйләшмичә торып, өзеп кенә әйтмәгән идем.
Елның соңгы көне – декабрьнең утыз бере килеп җитте.
Кыска көн бетеп, өйләрдә күптән утлар алгач, без киенеп-ясанып мәҗлескә киттек. Яңа ел алды кичендә генә ява торган күбәләк кар төшкәли. Йөрәгем дә шул кардай җилпенеп, нидер көтеп, Яңа елның үзе кебек күренгән ямьгә – кичәгә очадыр төсле иде.
Читать дальше