– Монда, кибеткә генә.
– Әйдә, мин дә барыйм, алайса. Сөйләшербез дә бер…
Любовь Васильевна безнең арттан:
– Бик озак йөрмәгез, – дип калды.
– Безнеңчә аңламыймы? – диде абый.
– Юк, – дип баш селектем.
Кибет шактый ерак – ике квартал чамасы бар иде. Капкадан чыгу белән, без иркенләп сөйләшеп киттек. Өй хәлләрен сорашып алдым.
– Бар да исән-аман, күп итеп сәлам әйттеләр, – диде абый. – Инәй генә бик сагына. Хезмәттән соң Мирза да, син дә кайтып күренмәдегез. Колхозда калыгыз дип берәү дә кыстамый – күренергә генә иде. Ана бит!.. Мин аяксыз килеш кайттым…
– Мирза абыйның кайта алмавы җиңгәй аркасында булса кирәк. Мин шулайрак аңладым…
– Анысын мин беләм. Ә синең кем аркасында?
Мин, караңгыда кызарып:
– Хатка язган идем бит инде, – дидем.
– Хат нәрсә ул! Без сугышта йөргәндә генә инәй йөрәген хат басып торгандыр… Хәзер аңа сезнең бер күренеп китүегез кирәк. Телеграммың килеп үзен кайтмагач, көчкә юатып тордык. Йокысыз калды. Юл өзеге чак иде бит… Шулай ул, апай…
Йөрәгем кысылып куйды: Любовь Васильевнага бәйләп, абый да мине «аңа» сүзе белән шелтәли сыман иде.
– Җәйсез булмый инде, Раббани абый, – дидем мин. – Ә җәй отпуск алу белән кайтам, Алла бирсә! Мирза абый да, кайтабыз, диде.
– Бер күренеп китү кирәк инде, апай, кирәк. Безгә дә күңелле булыр…
Бу сөйләшү авыр иде.
– Нигә киләм дип хәбәр итмәдең? – дип, сүзне үзенә борды.
– Ә нәрсәсен хәбәр итәсен аның? Җыендык та киттек.
– Ни йомыш белән соң?
– Урманга барыш әле. Йөрүзән леспромхозына, – диде абый. – Әртил белән барабыз. Бер елга договорлаштык та. Бер ел эшләгән кешегә бер йортлык агач бирәләр. Үзең кисеп, үзен әзерлисең… Башка чыгарга да вакыт, апай. Төп йортта гелән яшәп булмас! Җиңгәң дә үрчемле булып чыкты: өч елга – икәү! – Раббани абый әкрен генә көлеп куйды.
– Хәвадис абый ничек ята соң? Быел больницага да килмәве, ахры.
– Аның хәлләр шәптән түгел әле, апай, – диде Раббани абый. – Җәен бик матурланган иде. Әртислегеннән дә тазарып, йөзенә бертөрле алсу нур йөгереп кайткан иде. Шунда, авылдан авылга йөргәндә, карточкага да төшереп йөргән. Шактый акча эшләгән. Үзенә бик җилле кара постау костюм алып киде… Көзгә тагын бетте. Көзге һава үпкәсенә бер дә ярамый шул. Октябрь бәйрәме үткәч, елдагыча, больницага кергән иде – һаман ята. Уфасына бер генә дә барасым килми, ди.
Раббани абый махоркасын чыгарып тәмәке төрде. (Ул махорка гына тарта иде.) Бик озаклап, уйланып, шуны суырып барды. Бер арада тәмәке уты, эре төелгәненә эләгеп, чытырдап янып китә иде.
– Уфада калып бик әйбәт иткәнсең, апай, – диде ул ахырда. – Колхоз җирендә хәзер рәт юк. Сугыш алдыннан килгән муллыкны күреп булырмы инде, юкмы. Кайтып китмәвенә борчылсак та, Уфа тикле Уфаның үзендә мондый эшкә керүенә бик шатландык. Бөтен авыл сөйләде, әле дә сөйли: бездән дә бер кеше чыкты, диләр… Инде икәү генә чакта сорыйм әле: бу квартираңда, ни… ничегрәк соң?.. Әби сөйләп алды… Ире дә юк икән… Кызым урнаштырды, ди. Бергә дә торгач, әллә ниме?..
Мин абыйның урап сүз башлавыннан ук сизеп, бу сүз чыгасын көткән идем инде. Җавабын да әзерләп куйган идем. Тик җавап урынына үпкә килеп чыкты:
– Син дә җаныма тимә әле, абый!..
– Бетте. Бетте, апай. Үзеңә кара. Үзең беләсең. Мин синең янга кәефеңне кырыр өчен килмәдем. Сагынып, бер күрер өчен килдем… Их, апай! Их, туганым!.. – дип, барган җирдән бер кулы белән генә кочаклап, үзенә кысты. – Отпускаңны алу белән кайт, яме? Сыен табарбыз. Колхозда да ач яшәмибез анысы. Бал дигәндә, бабай бар, – дип, ул тагы көлеп алды.
…Ә иртән мин абыйны бөтен әртиле белән Кариделгә озатып җибәрдем.
Ул киткәч, сүз гел безнең абыйлар турында гына булды диярлек. Кичке табында Клавдия Михайловна әби:
– И бишегез дә шулай озынмы? Тазамы? – дип гаҗәпләнеп, тагы бер кат сорап куйды.
– Берсен авыру дип әйтте бит, – диде Любовь Васильевна.
– Анысын ишеттем, колагым каты түгел, – диде әби. – Мин, буйга шулай озынмы, дип сорыйм.
– Барыбыз да шулай, Клавдия Михайловна, – дидем мин.
– Ходай бирсә дә бирер икән – бер анага биш ул! Нинди уллар бит әле!..
Ләкин туганнар белән мактану күңелле булса да, Раббани абый киткәч, чиксез куанычтан тыш, эчемә бер әллә нинди авыр хис тә төшеп калды. Абыйның чит кешеләр өендә тыела белми эчүеннән иде бу хис. Берүзенә бер литр бит! Стаканлап! Бирсәм, тагын эчә иде…
«Ярый, кунакта бит. Өч елга бер күргән энесе янында бит!» дип, үз-үземне көчкә тынычландырдым. Тиздән бу онытылды.
Абыйны шулай бер гаиләдәй сыйлап, хөрмәт итеп җибәргәч, Любовь Васильевна миңа тагы да якыная төште. Әлбәттә, безнең арада, һаман элеккечә, минем ялгыз яратуымнан башка, берни юк. Кич ятканда бер-беребезгә тыныч йокылар теләп, һәркайсыбыз үз урынына ята, иртән торганда үз урыныннан тора иде.
Читать дальше