– Театрга барасызмы әллә? – дигәненә каршы:
– Кинода да кичке сеансларда өсне салмыйча утырып булмый – мунча була, – диде.
Күлмәге өстеннән ул төлке якалы, нечкә билле бостон тышлы пальтосын киде. Минем өс алмаштырып торасы юк, итегем белән шинелемне кидем дә, без кинога киттек. Көндезгедән кинәт туңдырып җибәргән: трамвай тукталышы ягыннан безгә каршы, йөзгә бәреп җил исә, аяк асты катып тайгакка әйләнгән иде. Капкадан чыгып берничә адым атлау белән, Любовь Васильевна шуып килеп, мине култыклап алды.
Икенче көнне иртүк автобуска китәсе урында мин Любовь Васильевна белән техникумга киттем. Техникумның элекке, әле мин дә белгән физкультура укытучысы яңарак кына икенче урынга күчеп, аның урынына хәзер кеше эзлиләр икән.
– Барып сөйләшеп карыйк. Булмаса, берсекөнгә кайтып китәрсең, тотмам, – дип, Любовь Васильевна кичә кичтән үк мине бүгенгә китми торырга күндереп куйган иде.
Мин каршы килмәдем. Кая инде ул карышу! Киресенчә! Шул урынга мине алмасалар, дөньясыннан бизәр дәрәҗәгә җитеп, йокым да йокы булмады. Әнидән күчкән гадәттер: төшкә чынлап ышанмасам да, матур төш күрсәм күңелем үсеп, начарыннан кәефем китә торган иде. Бүген мин әллә нинди саташулы бер кыен йокы эчендә начар төшләр күрдем. Шуңа иртән кәефем бик шәптән түгел: юкка калдым, мине ул эшкә барыбер алмаслар кебек иде.
Ләкин мине чак күтәреп кенә алмадылар. Хәтта, бер ишегеннән кереп, икенчесеннән чыгып китүемә карамастан, шушы техникумда укыган булуым ук хуп күрелде. Директор шундук приказ басып кертергә кушты. Любовь Васильевна аны дәртләнеп, пианино уйнагандай гына басып, директордан кул куйдырып чыкты.
– Котлыйм! – дип, кайнарланып кулымны кысты. Миңа калса, ул минем ише генә шатланмый иде.
Кайтып килер өчен бер атна вакыт бирделәр.
Икенче көнне мин җиде тулыр-тулмастан автобуска киттем. Барсам, өченчекөнге сыман, урам чатында өелешеп кеше тормый, килгәнебере, касса будкасына борын төртеп, нидер укый да кире китә. Мин дә, инде эшне сизенеп, шул игълан янына бардым. Безнең якка йөрү өчен Агыйдел аша понтон күпер генә булып, Агыйделдә боз тотар алдыннан ул сүтелә торган иде. Әле нәкъ шуны игълан иткәннәр: «Боз ныгымыйча автобуслар йөрүдән туктала» диелгән иде. Нишләп башыма да килмәгән соң бу минем?..
Шулай авылга кайта алмый калынды.
Ә икенче көнне инде мин үзем укып киткән техникумда физкультура укыта башладым.
Эшкә урнашып, квартир эзләргә дип авыз ачу белән, Любовь Васильевна, үпкәләбрәк:
– Безне яратмадыңмыни? – диде.
Мин кыенсынып кына җавап бирдем:
– Минем кыз туганнарым юк. Мин кыз белән малайның туганлык хисләре ничек була икәнлеген белмидер идем. Ә хәзер беләм: шушылай буладыр ул. Сез мине, туганыгыздан да болайрак күреп, кадер-хөрмәт белән кабул иттегез. Мин дә сезне яраттым… Тик…
– Нәрсә «тик»?
– Бездә шундый сүз бар: хәерчегә якты чырай кат- саң, ямаулык сорый, ямаулык биргәч, «Берәр иске сырмагыз да юкмы?» дип әйтә икән диләр. Шуның сыман, мин сезгә ничек итеп «Сездә торыйм әле» дип әйтә алыйм ди!
– Чудной ты! – диде ул.
– Безне яраткансыз икән – калыгыз. Шурик та сезне якын итте, – дип, Клавдия Михайловна әби мәсьәләне хәл итеп куйды.
Мин аларда яши башладым. Любовь Васильевна улы белән – эчкәре бүлмәдә, Клавдия Михайловна әби залның иң түрендә, ширма корып, никельле караватында ята иде. Диван миңа булды. Беренче ял көнне үк без Любовь Васильевна белән универмагка барып, ул миңа урын-җир әйберләре сатып алды. Мин, Мирза абый биреп җибәргәннәрне дә тотып, инде бер тиен акчасыз калган идем.
– Зарплата алгач түләрсең әле, – диде Любовь Васильевна.
Алар миңа үземә аерым ашарга да рөхсәт итмәделәр.
– Бары бергә булыр, без кешедән аерым ашарлык бай яшәмибез, – диде Клавдия Михайловна әби.
– Көтүче малай кебек, сездә ашыйм, сездә йоклыйм сыман килеп чыга түгелме соң?
Любовь Васильевна рәхәтләнеп көлеп җибәрде:
– Әни, син аның сөйләгәнен тыңла әле, сөйләгәнен!.. Каян таба диген шундый сүзләр!
– Безнең авылда һәркем шулай сөйләшә, – дидем мин.
Шуның белән сүз бетте. Без бүтәнчә квартир мәсьәләсенә дә, ашау мәсьәләсенә дә кире кайтмадык.
Бер ай эчендә инде без тәмам үз кешеләр булып киттек. Иртә-көндез төрле вакытта ашалса да, кичке табынга барыбыз бергә утырабыз. Минем Уфада бер кешем, бер танышым юк, шуңа мин кичләрен күп вакыт өйдә уздырам – без өчәүләп кәрт уйныйбыз, патефон уйнатабыз… Ә яңа кино булганда, Любовь Васильевна белән кинога бара идек.
Читать дальше