– Аш ләззәтен китергән – суган белән борыч ди, – дип, Мирза абый үзебезчә кайтарып әйтте.
Бер йөз грамм эчеп куйгач, төшлеккә менеп җиткән кояштай тулып, «куй, ояттыр» дип әйтүенә карамастан, Нилүфәр җиңгине кочаклап алды.
– Хәсрәтем син, бәхетем син, язмышым син, – дип сөйләнә-сөйләнә, шапылдатып аркасыннан сөйде. Һәм, минем алда беренче тапкыр, җил искәндәй сагышлы бер көйгә алар теле белән җырлап җибәрде:
Сокаклардан мән китәйим –
Йон сана олсун;
Агуларыны мән ичәйим –
Бал сана олсун [21] Сукмаклардан мин китим – юл сиңа булсын; агуларын мин эчим – бал сина булсын.
…
Ахырын бик озын итеп сузып бетерде дә, сул кулы белән һаман Нилүфәр җиңгине кочаклаган килеш, уңы белән рюмкаларга аракы бүлде. Нәфесем артык күреп, мин баш тарттым.
– Кардәшең ния ичмәй? Кайный, безем севгигә ичмәйсенмени? – дип, җиңги миңа карады.
Кырым көе мине сагышы белән изсә дә, Нилүфәр җиңгинең, үз моңын тоеп, кинәт балкып китүе минем дә күңелне күтәреп җибәрде. Мин дә рюмкага үрелдем:
– Бу мәхәббәт өчен агу да эчәргә була!..
Ә төнлә мин поездга утырдым.
Юл озын. Әллә ниләр уйлап бетерә торган озын юл иде. Мин бу юлда күп уйладым. Солдат икмәген бушка ашау бетте. Мин бүгеннән үз икмәгем табарга тиеш – миңа хәзер шуны уйларга кирәк иде. Минем ун класс белемем бар. Гимнастикадан беренче разрядым бар. Мин хәзер берәр мәктәптә физкультурадан укыта алам. Йә берәр җирдә тренер булып эшли алам. Иң кирәге – формадан язмаска. Тизрәк кайтып өйдә бер күренергә дә кире Казанга китәргә булыр. Анда пединститут бар, аның спорт факультеты бар. Быел эшләп, киләсе ел институтка тәвәккәлләргә мөмкин иде.
Уйның чиге булмаса да, юлның чиге бар. Егерме алты сәгатьтән соң поезд, ниһаять, Уфага килеп җитте. Төн дип тә, таң дип тә булмый торган бер чак иде. Агыйдел күперен кергәндә, Уфа тавы ярты күкне каплаган күкшел болыт төсле каршыга килеп басты. Өстендә шәһәр барлыгы да беленми: шәһәр әле иң тәмле йокысын йоклый иде.
Вокзал мәйданына чыккач, кая барырга да белмичә, юлыма каршы төшкән биек тауга башым чөеп карадым. Урта бер җирендә аксыл бина шәйләнә иде. Шуны күргәч, йөрәгемне сагыш биләп алды; техникумга кереп, уку башланыр алдыннан безне, санитария өчен дип, шул мунчада юындырып чыгарганнар иде.
Әле бик иртә. Әле таң карасы да бетмәгән. Мин борылып вокзалга кердем. Сагышым да миннән калмый бергә керде. Көчкә урын табып, күзләремне йомдым. Күз алдыма шундук Казан килде. Анда мин аңлап бетермәгән әллә нинди кайгысы белән Мирза абый торып калды; боек, гүзәл Нилүфәр җиңги калды… Авылда инде телеграмманы алганнардыр. Бәлки, әни дә, бу минутта йокламыйча, мине сагынып көтәдер. Мин әле кайчан өйдә булам?! Мин әле Уфада… Әле Любовь Васильевна да йок- лыйдыр. Бөтен Уфа йоклаганда нишләп ул гына йокламаска тиеш икән!.. Өенә бару килешмәс, эшенә килгәнен көтәргә кирәк. Ничек каршы алыр икән ул мине?..
Яктыру белән, халык та кими төште. Вокзалдан шәһәргә бәләкәй генә автобус йөри башлады. Ләкин ул мин барасы җиргә бармый. Мин җәяүләп кенә паровоз ремонтлау заводы ягына менеп киттем. Бераз менәм дә, ял иткәндәй туктап, кара ярны юып аккан Агыйделгә карыйм. Инде тоташ зим ага – көзге Агыйдел аккургаштай авыраеп калган иде. Сугышка чаклы тау битеннән вокзалга таба яңа трамвай юлы салып төшә башлаган булганнар. Ләкин төшеп җитмичә туктап, хәзер рельслары тутыгып ята иде. Менгән юлым – шуның буйлап салынган сукмак кына.
«Сукмаклардан мин китәйем, юл сиңа булсын…»
Күңелемә Мирза абыйның шушы җыры килеп төште дә, адымымнан һич калмыйча, тел очымда тик кабатлана башлады.
Шулай үземә таныш та, якын да Ленин урамына килеп чыктым. Монда инде трамвай йөри иде. Ләкин минем әле вакыт бар – җәяү генә баруымны белдем. Җыр сүзләре дә, һаман өзелмичә, салмак адым көенә кабатлана иде:
«Сукмаклардан мин китәйем, юл сиңа булсын…»
Сигез тулып, дәрес башлану белән, йөрәгем дөп-дөп типкән хәлдә, техникум ишеген ачып кердем. Башта – коридордан уңга, аннан – сулга… Пыяла шкафларда шул ук ташлар… Бу бинада миңа шул ташлар да якын иде. Ә Любовь Васильевна булмаса?! Шулай уйлаудан гына да күңелемә таш салкыны йөгерде. Җансыз кала язып, авыр ишекне ачтым.
Ни бәхет! Любовь Васильевна үз урынында утыра, җитмәсә, бүлмәдә берүзе генә иде. Мине тану белән, «Серёжа!» дип атылып каршыма килде. Ике кулын да иңбашыма куеп, башын күкрәгемә тидереп алды:
– Чын ир-егет булгансың бит! – диде ул. Дымлы күзләрен тутырып күземә карап торды. – Әллә кайтып кына төшүеңме?
Читать дальше