Безне, бик еш булмаса да, театрларга йөртәләр. Әгәр инде гарнизондагы татар егетләрен җыеп, үзебезнең татар театрына да алып барсалар, ул көн безнең өчен олы бәйрәмгә әйләнә иде.
Хезмәт итүемнең соңгы елында тагы бер шатлык өстәлде: Казанга Мирза абыйлар күченеп кайтты. Хатыны Нилүфәр җиңги Кырым кызы иде. Аркасына елкылдап төшкән куе кара чәчле, озын кара кашлы, «Кара диңгезме әллә бу?» дип карап торырлык зур кара күзле, безнең якта мин күрмәгән бер чибәр иде ул. Әнисенең бертуган апасы сугышка тикле үк безнең татарга кияүгә чыгып, Казанда төпләнгән булганнар. Ире сугышта үлгән. Хәзер инде Анифә апаның, ике кызын да кияүгә биреп, берүзе бер квартирада яшәгән көне икән.
Квартиралары Соцгородта иде. Мирза абыйлар шунда кайтып төшкән. Абый демобилизациядән соң үзе хезмәт иткән җирдә калып, хәрбиләштерелгән сакта эшләгән. Казанда ул милиция лейтенанты булып урнашты.
Мин, увольнение алсам, туп-туры аларга китәм. Кырымча пешерелгән ашлар ашап, чәйләр эчеп кайта идем. Анысыннан да бигрәк Нилүфәр җиңгинең кырымча сөйләшүен рәхәтләнеп тыңлый идем. Сүзләре үзе гел безнеңчә сыман, тик әйтүен генә башкача әйтәләр – нәкъ әниләрнең мөнәҗәт теле кебек иде. Кырымныкылар да, безнең Актаныш ягы шикелле, «бармайым», «кайтмайым» дип сөйләшәләр икән. Шунысы бигрәк якын иде йөрәгемә.
Октябрь аенда мин, өч елга бер генә ай тулмый калган хезмәтемне тутырып, казарма белән бөтенләйгә хушлаштым.
Мин туры Мирза абыйларга киттем. Минем кайту хөрмәтенә алар кичен мәҗлес ясадылар. Анифә апа белән Нилүфәр җиңги чурбадыр, чибәрәктер кебек кырым ашлары пешергән – бүлмә тулып борыч, суган, кызган май исе таралган иде.
Мирза абый ике рюмкага тигезләп кенә аракы салды.
– Әйдә, туганым! Синең шатлыктан бу. Синең дә, ил алдындагы изге бурычны исән үтәп, исән кайтуын хөрмәтенә бер гөрләшеп утырыйк әле. Әйдә! Еллар имин булсын!
Мин солдатта бер грамм капмаган. Аракы түгел, тәмәке төтене дә эчмәде минем организм. Менә шуннан соң инде, – бер егәрне суырып, ун егәр өстәгән авыр, ләкин авырлыгын җиңгәч рәхәтлеген тойган солдат хезмәтеннән соң, – абый белән бер иркенләп утыру бәхетеннән җилкенеп, кулыма рюмка тоттым.
– Менә шулай, туганым!.. Синең белән шушылай утырыр көннәрне дә күрдек. Чынлап торып уйласаң, бөек шатлык түгелмени? Бер анадан без биш малай туган, и бишебез дә исән!.. Тик бер ояда гына түгел – бишебез биш таба таралганбыз. «Үскән чакта үскән идек тал тамырлары кебек, үсеп җиткәч таралыштык кош балалары кебек» дигәннәре шушыдыр инде… Мин сугышка киткәндә сиңа булса унбер яшь булгандыр… Ә Әдрәнне күргән төсле дә түгел. Хәзер ул да армиядә!
– Төркмәннең Кушка дигән җирендә хезмәт итә, «Хәвадис абый күреп кайткан ком чүлләрен мин дә күрдем инде» дип язган…
– Өйрәнгәнче бик авыр булыр инде: СССРның иң эссе ноктасы бит! – диде абый.
– Әллә сиңа, киткәч тә, хаты килмәдеме? Мин сиңа адресын язган идем дә.
– Килде. Тик мин, монда күченүләр мәшәкате белән, үзем яза алмадым. Казанга күчкәч язган хатыма җавабы бар. Карточкасын да җибәргән, – дип, Мирза абый комод өстеннән Әдрәннең фотосын алып килеп өстәлгә куйды: – Менә!..
Бу – Әдрәннең миңа да җибәргән фотосы иде.
– Тач син булып бара инде Әдрән дә, – дидем мин. Мирза абыйның әллә нинди куәт биреп торган киңчә йөзенә карап алдым. – Яшьтән үк төпле булып үсте. Зурлар акылы бар анда.
– Минем акылны тотмады әле әнә – укырга китмәде.
– И китмәячәк тә! Менә мин әйтте диярсең, армиядән туры авылга кайтачак. Аның җилеге җирдә. Аның кан тамырларында крестьян каны синеке белән минекеннән күбрәк ага…
– Булды, инандым, – диде абый. – Үз башы үзендә. Гомере буе аю кебек табанын имеп ятмаса ярый.
– Әдрәнме? Ятар Әдрән! Әдрән – башка!.. – дидем мин.
Мирза абый, күзләрен тутырып, яратып, миңа карап торды.
– Җә, инде үзеңнең планнар нинди соң? Укыргамы, әллә эшләргәме исәп?
– Белмим әле…
– Сиңа «белмим» дип торасы да юк. Син түгел, мин берәр кичке мәктәпкә укырга керергә дәрт итеп йөрим әле. Җиде класс бүген яраса да, иртәгә ярамаячак. Ә синең кулыңа гыйлем кошы үзе очып кунарга тора!.. Ун класс белемең бар, гимнастикадан беренче разрядың бар. Тот та кер физкультура факультетына. Пединститутта ачылган бит әнә. Теләмәсәң, башкасына кер.
– Быел булмый инде, абый. Кайтып, бер арыныйм инде бу өч ел күтәргән йөктән, – дип сүзне читкә бордым. – Кайту дигәннән, үзегезгә дә бер кайтып китәргә иде инде авылга. Җиңги белән, Анифә апа белән… Без димәсәң, әни бар бит!..
Читать дальше