– Инде авылга кайтмаскамыни исәп? – дидем мин.
– Яренгә, дидем бит.
– Юк, мин бөтенләйгә дим.
Мин тагы нидер әйтмәкче булган идем – капыл киселеп уйга калдым: тукта, кайтсалар, кайда торыр соң алар?.. Өйдә болай да, без үскәндәге сыман, алты җан – без өчәү читтә булсак, өйдә Тәрҗимә белән ике балалары артты. Шулар өстенә кайтып төшсеннәрме?..
– Бөтенләйгә кайтулар булмастыр инде, апай… – диде Мирза абый. Аннары уйланып торды: – Ярый, кайттык та ди. Тик ничек яшәрбез соң без колхозда? Бер граммсыз хезмәт көненәме?.. Мин үземне әйтмим. Эчендә бәрәңгесе, умачы булса, мин ашына да түзәрмен. Нилүфәр нишләр? Ул болай да җитәрлек кайгы ашаган… И мин, аңа өйләнгәндә, күңелемнән ант иттем: үзем исән чакта Нилүфәрне беркайчан бернәрсәгә интектермәячәкмен, дидем. Ул минем өчен – дөнья бәһасе!..
Мирза абыйның һәр сүзе үзәкләргә төшеп, күңелемне айкап ташлады – каршы әйтерлек бер дәлилем юк иде.
Мин уйланып китеп, стаканны кыегайткан килеш төбенә карап торуымны сизеп алдым.
– Йөзәрнеме тагын? – диде Мирза абый.
– Булды бит инде, кирәкми, – дидем мин.
– Синең белән минем гәүдәгә йөз грамм нәрсә ул!.. – дип, Мирза абый тагы йөзәр грамм алып килде; стакан өстендә берәр бутерброд тора, тик бу юлы кара түгел, кызыл икралы иде.
Мин әле хәрби форманы салмаган. Ул мине һаман кысада тотып, кирәксез, ярамас хәрәкәттән тыеп тора иде.
– Монысы артык бит инде, – дидем мин.
Шуның өстенә бая күтәрелгән кәефем кинәт төшә башлады. Минем елыйсым килә иде.
– Быел җәй Чибәр әби дә үлгән… – дидем мин. – Кышкы бураннарда өеннән көрәп чыгара торган идек…
– Йә, башыңны бик имә – картлар үлә инде ул, – диде Мирза абый. – Әйдә, исәннәрнең башы сау булсын.
Ләкин без эчә алмадык. Үтә кабахәт сүз белән кычкырып сүгенгән тавыш безне әйләнеп карарга мәҗбүр итте. Ишек янындагы почмакта без кергәндә үк өч егет эчеп тора иде. Шулар инде тәмам кызып җитеп, берсе икенчесенең битенә аракы сипкән булса кирәк. Чөнки без караганда, берсе юеш битен сөртеп алды да кизәнеп торып иптәшенең яңагына сугып җибәрде. Иптәше чайкалып стенага бәрелде. Шуннан чын сугыш башланып китте.
Мирза абый стаканын куйды да ике генә атлап яннарына барып басты. Шундук берсенең күтәргән йодрыгын тотып алды.
– Ягез әле, туктатыгыз сугышны!..
Ләкин тегеләр кызган иде инде. Суга алмый калганы тыелгысыз усаллык белән:
– Бар, бар! Стойкаң янында эчүеңне бел! – дип, абыйны җиңел генә этеп җибәрергә иткән иде дә – булмады. Җибәрерсең алай җиңел генә Мирза абыйны!
Ул бер дә кычкырмыйча, җикеренмичә, ләкин каты тавыш белән тагын әйтте:
– Сезгә җиткән, егетләр. Хәзер үк әйбәт кенә булып чыгып китегез. Ишеттегезме? – диде.
Шунда моңарчы тик кенә торган өченчесе, иң көчлесе булса кирәк, урыныннан купты.
– Әй син! Гәүдә! Башкалар әнә чибәр генә карап тора, ә син? Ямьсез йөзеңнән туйдың мәллә? Хәзер матурлап куябыз аны. Яле, малайлар, бәр йөзенә! – дип, йодрыгын төйнәп, абыйның ияк астына җибәрергә итүе бул- ды – кыйналган кәҗәдәй акырып, идәнгә әйләнеп тә төште. Абыйның ничек иткәнен мин күрми дә калдым.
Ул бүтән берни эшләмәде, сүз дә әйтмәде. Тыныч кына кире килеп, стаканын тотты:
– Әйдә, апай! Чибәр әбинең җаны җәннәттә булсын!..
Без эчеп куйганда инде теге егетләрнең эзе дә юк иде.
Биш-алты ир берьюлы абыйны мактарга кереште:
– Чиста! Чиста!..
– Хулиганнарга шул кирәк!..
– Тапканнар сугышыр җир!..
– Шәп сыладың!..
Берсе, стаканнарын күтәреп, безнең янга ук килде:
– Мә, тот әле, энем! Үзем сыйлыйм…
Абый:
– Булмый, иптәш. Служба!.. – дип, ишеккә юнәлде.
Без чыгып киттек. Болакны чыгып, трамвайга утырдык. Килгәндәге төсле, кайтканда да мин Кремльне карап үттем. Казан елгасын чыккач, Кәҗә бистәсе ягыннан бу якка таба бик биек итеп сап-сары ком өеп киләләр иде. Бу дамба булачак. Куйбышев ГЭСының су тибүе Кремль төбенә үк җитеп, әле без барган җирләр тоташ су астында калачак дип сөйлиләр – һич ышанасы килми иде.
Дамбадан соң бистә үзе башланып китте. Мин тәрәзә аша бу җилле, болытлы көнне өшеп-караеп утырган агач өйләргә карап барам. Бу – гел авыл. Өйләре дә камышлы сазлык, болынлыклар эченә кереп югалган шикелле. Тирә-юньдә сарыктыр, кәҗәдер утлап йөри иде.
Галәмәт зур таш өйләр салынып яткан бушлыкны үтеп, тимер юл астыннан чыккач, Соцгородта без трамвайдан төштек.
Кичкә тагын аш җиткерделәр. Кырымча пешерелгән үткен-зәһәр шулпадан күңелләрем ачылып китте.
– Аш ләззәтини кетирген – соганиен бибер, – диде Нилүфәр җиңги.
Читать дальше