Сарьян Хәсән - Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Здесь есть возможность читать онлайн «Сарьян Хәсән - Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

  • Название:
    Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери
  • Автор:
  • Жанр:
  • Год:
    2021
  • Город:
    Казан
  • ISBN:
    978-5-298-04238-3
  • Рейтинг книги:
    5 / 5. Голосов: 1
  • Избранное:
    Добавить в избранное
  • Отзывы:
  • Ваша оценка:
    • 100
    • 1
    • 2
    • 3
    • 4
    • 5

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапка язучының «Бер ананың биш улы», «Егет язмышы» повестьлары һәм хикәяләре туплап бирелде.

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Рәхмәт, Серёжа. Синең йөрәгең саф. Шулай да, бер авызны ачкач, сөйләргә кирәк. Күңелеңдә әллә ниләр калмасын. Юк-юк, алай димә. Минем дә күнелем, бәлки, бушар. Мин озак сөйләмәм… – дип, Любовь Васильевна уйчан күзләре белән миңа карап алды. Мин аны бүлдермәдем, ул сөйләп китте: – Сугыш чыгасы елны Мансур исемле бер татар егетен сөйгән идем. Без аны, русча гадәт белән, Миша дип кенә йөртә идек. Ул сугышка китте дә югалды. Бер хаты белән фотосы гына килеп калды. Минем альбомда шуның фотосы инде. Анысын да кайчан төшеп өлгергәндер. Кыскасы, безнең сөешү бер җәйгә дә сузылмады… Сугыш вакытын үзең беләсең – җиңелдән булмады. Әгәр әни үзе укытучы булмаса, мин, бәлки, унны да бетерә алмаган булыр идем. Институтка керергә мөмкинлегем юк иде, мин эшкә урнаштым. Сугыш беткәндә шушы, әлеге урынымда эшли идем инде. Кырык бишнең көзендә безнең техникумда сугыштан кайткан бер кеше укыта башлады. Миннән ике генә яшькә зур. Шул минем арттан йөри башлады. Беләсең инде, яшьтәш егетләр сугышта кырылып бетте. Кайтканнары да уналты-унҗиде яшьлек кызлар янында гына бөтерелә иде. Безнең кебек, егерме биш ягына киткән карт кызларга кем карасын… Кыскасы, мин озак ялындырып тормадым, алучысы барда чыгып калыйм дип, шул укытучыга чыктым. Без хәтта йөрмәдек тә. Сентябрьдә таныш- тык – Октябрь бәйрәмендә туй ясадык… Ләкин ул минем квартирама гына кызыккан икән… Мин балага узгач ук, өстемнән йөри башлады. Бәлки, аңа хәтле үк йөргәндер, мәгәр мин белгәне – мин бала белән больницада ятканда иде. Шуннан – китте! Кемнәр белән генә сөйрәлмәде ул!.. Эчүе аркасында эшеннән кудылар. Аның өчен миңа бәйләнде… Исемен дә әйтәсем килми хәтта… Хайван, чистый зверь булды! Күкрәгемдә пәке эзләре бар. Ярый тайпылып калдым да, ярый калын пальтодан идем… Шуннан, йә бер үтереп ташлар дип, үзем куып чыгардым. Шуннан бирле бәйләнеп йөдәтә. Хатыннан хатынга йөри. Тамагын шулай туйдыра. Эчә дә сугыша. Күзе күгәрмәгән чагы бик сирәк. Минем арттан сагалап йөри башладымы – беләм: тагы бер хатыннан чыгып киткән булыр… Менә шулай ул дөнья, Серёженька…

Ул сөйләгәндә үк инде яшьләрен түгеп елый иде. Сөйләп бетергәч, кулъяулыгын алып, битеннән, борын буйларыннан яшен сөртә башлады.

Мин, барысына да гаепле бер кеше сыман, кыймылдарга да кыймый өстәл янында басып торам. Өстәлнең бу ягында – мин, теге ягында – ул. Үрелеп кенә ефәк чәчләреннән сыйпыйсы иде дә соң – йөрәгем җитми. Болай да инде мин аның ярасын ачтым. Мин фәкать:

– Елау килешмәс, Любовь Васильевна. Елап кына үлгән – терелеп, үткән борылып кайтмас. Күз яшьләрегезне бер нык кына итеп сөртегез дә бүтән еламагыз… – дип кенә юата алдым.

Шулай дигәч, төнбоектай дымсу күзен күтәреп, миңа карады, яшь аралаш елмаеп:

– Рәхмәт, Серёжа. Син хаклы – еламыйк, – диде.

15

Декабрь уртасында бернинди хәбәр-хәтерсез генә Уфага Раббани абый килеп төште. Кич белән эштән кайтып керсәк – ул утыра. Тартынып кына Любовь Васильевна белән күреште.

– Мин хәзер китәм. Менә братны гына күреп чыгыйм дип керүем. Өч елдан артык бит – күрешкән юк. Үзе дә кайтмый… Әни бик сагына. Бишәү булсак та, әни өчен без бер кул чугындагы биш бармак төсле – кайсын тешләсәң дә авырта… Менә, нишләп ята микән дип, хәлен белергә кердем… Әйдә, брат, мин квартирама кайтыйм, син мине бераз озата бар… – дип, аклангандай сөйләнеп алды.

Любовь Васильевна аңа кыймылдарга да ирек бирмәде.

– Нинди сүз ул! Беркая китмисез. Бертуган энегез янына килгәнсез икән – энегез янында кунып, кунак булып китәрсез, – дип, абыйны кузгалган җиреннән кире утыртты.

Бер яктан – ул, бер яктан әнисе кыстап күндерделәр. Раббани, алар алдында минем белән ни татарча, ни русча сөйләшергә белмичә, уңайсыз гына утыра бирде. Шактый олыгаеп киткән – ике каш арасына ярылып тирән сыр төшкән иде.

Любовь Васильевна, өстен алмаштырып кухняга чыгышлый, сиздерми генә миңа ым какты. Мин артыннан чыктым.

– Серёженька, гомергә бер килгән абыең – болай гына килешмәс. Бар, магазинга барып кайт, – дип, халат кесәсеннән акча чыгарды.

– Кирәкми, – дидем мин. – Ниләр алыйм, шуны гына әйтегез.

– Тигезләрен генә сайлап, бер өч селёдка ал – «Атлантическая» булсын. Бер ярты кило копчёный колбаса. Тик «Краковская» дигәнен алма: әрчеп булмый. Бер ике йөз грамм кызыл икра. Ярмаланып торганын кара – изелгәне кирәкми. Ә тегесен үзен чамаларсың инде. Әни белән безгә лимон ликёры ал…

Мин киенә башладым. Тәмәке тартырга дип, абый да чыкты.

– Кая барасың, апай? – диде ул.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери»

Обсуждение, отзывы о книге «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x