Бер тәлинкә шулпа эчеп, иттән дә авыз иткәч, Тимершәех абый җай гына сүз башлады:
– Яз җитә бит әле, Шәрифулла абзый. Яз!.. Көздән уйлаган уйлар язга туры килеп бетмәде. Менә әле орлыкка дигән бодайны тазартып ятадырыек – бер дә җитәр сыман түгел. Аның әле чәчү өстендә ай буе сабан сөрүчеләрен, тракторчыларын ашатырга кирәк… Менә шундый-шундый хәлләр, Шәрифулла абзыкай гынам…
– Боткасын пешергәч, маен да сал инде, миннән ашлык сорарга килдеңме?
– Шулайрак иде, Шәрифулла абзый. Мин идарә сүзен әйтәм.
– Аш ташыганда – чүмече, туфан ташыганда – көймә, дип әйтәсең инде?
– Андый сүз юк, Шәрифулла абзый. Син һәрвакыт колхозның терәге булдың…
– Йә, салам кыстырма. Әйт, күпме кирәк?
– Бер өч йөз пот бодай биреп тор син колхозга. Яртысын быел, яртысын киләсе ел уңышыннан түләрбез. Үзең теләгән ындырдан сайлап алырсың.
– Өч йөз пот ук булмас, апай Тимершәех.
– Кит әле! Син бигрәк тагы! Сугыш вакытында да бишәр йөз пот биреп торганны!..
– Ә-әх!.. Ул чакны минем запас күбрәк ие шул! – дип, Шәрифулла абзый Тимершәех абыйга текәлде. – Сугыш башланасы ел алдыннан без, беләсеңме, күпме иген алдык?.. Ике улым белән җимереп эшләгән хезмәт көнебезгә төп-төгәл мең пот алдык!.. Ә аннан алдагы елны?.. Син үзен кәнсәләрдә эшли идең бит. Бар иеме колхозда бездән дә күбрәк эшләгән берәр семья? Әлбәттә, башкаларга да тимәде түгел – тиде. Колхоз ике-өч ел рәттән уникешәр кило бүлсен дә – ничек тимәсен! Егет-җилән дугаларга кызыл чүпрәк бәйләп өй борынына иген өләшеп йөридерие бит… Соңга табан, урыным юк дип, күпме кеше алмады!.. Ишегалларына бушатып киттеләр. Шулай кош-корт ашап, мал ашап исраф булды игенкәйләр! Ә мин алай итмәдем – капканы киереп ачып кертәдерием олауны. Келәткә саладырыем. Базга саладырыем. Мунчага. Кайда тишек бар – шунда тутырадырыем. Сугыш чыгар алдыннан әнә Җәзиләмә җиде яшь тә юк ие – ул да чиләк күтәреп ташыды! Бәләкәй генә уч төпләре чиләнеп чыкканые сабыйның… Шуннан нәрсә? Икенче елны сугыш чыгып китмәсенме?.. Синең белән бергә киткән Әкмаш ни әйткәнне хәтерлисеңме? «Кышка тикле мимечнең муенын астына китереп кайтмасак, сөйгән катыннарыбызның куены безгә хәрәм булсын!» – дип, башындагы кипкеләрен җиргә бөтәрләп атканые. Китте дә югалды мәрхүм. Авыр туфрагы җиңел булсын – җиңелрәк холыклы иде…
– Озын сүрә башладың, Шәрифулла абзый. Беләбез бит инде, – диде Тимершәех абый.
– Хәзер беләсез шул. Белмичә! Ә ул чакны белмәделәр. Көзгә бетә, имеш, сугыш… Беттеме?.. Кая! Бетәре дә күренми башлады. Елына бишәр дә алтышар йөз хезмәт көне эшләгән улларым – Гарифуллам белән Сәгыйдулламны да йотты. Колхоз миңа түгел, мин колхозга бирә башладым. Ул таныгына, самолётына дигән акчалар!.. Бүтәннәр бер мең дә ике мең, аша китсә, өч мең биргәндә, мин берүзем илле мең бирдем! Елның елына утыз баш умартадан кергән дахутым иде ул… Анысы – күз яшедәй ике улыма өстәп инде… – Шәрифулла абзый шулай диде дә юан бармагы белән күз төбенә тәгәрәп төшкән ике бөртек кояш нурын сөртеп алды. – Менә шулай икән ул дөньялар. Инде сугыш та юк, ә сез һаман миннән сорыйсыз… Ярар, ике йөз пот бирәм. Иллесе арыш булыр. Артыгын бирә алмыйм, Тимершәех. Үпкәләмә. Кызларым әнә өчесе дә җиткән. Гел бер ояда өелеп ятмаслар бит инде алар? Канат ныгыткан кош балалары – очабыз дип әйтерләр, һәркайсына сандык әйберсе кирәк. Болай да инде кем кызлары эшкә киндер күлмәк киеп йөрде бу заманда?.. Минекеләр!..
– Йә, кызларың өчен кайгырма әле: башлары кайда – сарайлары шунда. Ике йөз булгач – ике йөз! Анысына да рәхмәт…
– Бодай келәттә, арышы базда, любуй бримә төяп алып китә аласыз. Тынчыган, күгәргән түгел. Аннан тагы карарбыз, – диде Шәрифулла абзый.
– Сөйләштек!..
Тәрҗимә ат җигеп кайткач, бер минут утырмастан, Тимершәех абый өстәл яныннан торды. Ә киенгәндә һич уенсыз әйтә куйды:
– Кызлар, менә берегез бәхетенә Раббани кайтты. Мунча якканда әйтергә онытмагыз: зур врачлар аның аягына гел чабыну кирәк дип җибәргәннәр, – дип.
Абый, кызлардан бигрәк үзе оялып:
– Син алай кызларны оялтма инде, – дигән булды.
– Ничауа, кызлар үзебезнеке! Яныгызга чакырыгыз дип әйтмәдем бит.
– Шулай, шулай, – диде Шәрифулла абзый. – Сихәте тиярдәй булгач, әйтми калмабыз. Мунчаны без аны, кирәк булса, көн дә ягабыз, – дип арттырып ук җибәрде.
Аннары ул, башына – мескен бүрек, өстенә иске сырма киеп, Тимершәех абыйны озата чыкты.
Без, иркенләп утырып, өйләдән соң гына кайттык.
Ишегалларын Әдрән гөл иткән – өр-яңадан көрәп, киңәйтеп куйган. Ап-ак кар өстендә җемелдәп яткан җылы кояш, кыек читеннән тыпылдап тамган беренче тамчы, зәңгәр күктәй иркен яз сулышы – һәммәсе дә Шәрифулла абзыйлар өендә калган ямьле табынның дәвамы кебек иде.
Читать дальше