Ишегалдын бетереп, урам якка күчәргә торганда, өйдән Раббани абый килеп чыкты. Чиста итеп кырынган, шинель төймәләрен самавырдай ялтыратып җибәргән, иңбашлары тартып-киереп тора, шинеле җөйдән-җөйгә шытырдап кына сүтелеп китәр сыман иде.
– Әйдә, Сирин апай, мине Бал абзыйларга илтеп куй әле, – диде ул миңа. – Мондый карда бу гәүдәне култык таягы гына тота алмас.
Без Шәрифулла абзыйларга киттек. Юл әле тапталмаган – биш-алты ат печәнчеләр генә үткән. Мин аягым белән катыны капшый-капшый алдан барам, минем арттан ипләп кенә абый килә. Әледән-әле таягы батып кала да – мин тартып чыгарам.
Икебезгә дә рәхәт, күңелле. Ишегалды, капка төпләрен көрәп яткан апалар, бабайлар безне күреп, кул сузып күрешергә киләләр. «Бик исәнбез әле» дип кенә үтеп китеп булмый, бераз сөйләшеп торабыз.
Икәү генә калган бер арада, җаен китереп, Раббани абый Шәрифулла абзыйның кызларын сораштырып алды.
– Түп-түгәрәк битле кара чутыр бер кызлары бар иде, анысы да үскәндер инде?
– Үсте!.. Минем куенда!.. – дидем мин.
Телем әйтте дә качты – кызаруы миңа калды: салкын биткә җылы кан бәрүен тойдым. Абый башын чөеп көлеп җибәрде:
– Тиленеке тишек – тотылдың бит, апай!..
– Мин бит ни…
– Ярый, ярый. Киленне күреп кайтырбыз. Ә зурлары кем куенында соң?
– Кем куенында булсын! Рәҗимә апа инде карт – егерме икедә! Ә Тәрҗимә буйлы егетләр бөтен базарында юк. Әле көз генә бер егет аңа, шаяртып, «Миңа кияүгә чык әле, баскычым да бар» дип әйткән икән дә, Тәрҗимә аны базар эчендә, «Аяк астында бик чуалып йөрсәң, маңка!..» дип, өреп кенә очырган. Күргәннәр сөйләде. Булмас димә! Артыңнан килсә, ат киләме әллә дип, артыңа әйләнеп карыйсың…
Шәрифулла абзыйлар безне көтеп торалар иде инде.
Ишекләрен ачу белән, борынга, ашыйсыларны китереп, каз шулпасы исе килеп бәрелде. Өйләре көндәгечә чиста, һәр җирдә кызлар кулы: идәннәре, пычак белән кырып юылган, түр сәкегә буйдан-буйга бизәкле йон палас җәелгән, тәрәзә саен – кызыл башлы сөлге, чигүле кашага. Ике кат тәрәзәләре буланып-тирләп утыра, – яландай өй эче тулы ямь, муллык иде.
– Шулай картаеп барабыз, Раббани апай. Җилкә бөкрәйгән, бил кәкрәйгән, – меңгә ике, йөзгә бер тулмый, – дип, Шәрифулла абзый киң ияген кәефле генә ышкып куйды.
– Каяле сиңа картаю! Карт аю урманда гына була, – диде абый.
Түгәрәк йөзле Җүәйрә апа бөтерелеп аш җиткерә башлады, әйтерсең лә үзләренең сугышта үлгән уллары кайткан иде.
– Җүәйрәттәй дә бер дә картаймаган, – диде абый.
Шәрифулла абзый иңбашларын селкетә-селкетә көлеп алды.
– Аның шулай: миннән алда бер картаеп куйды да хәзер шул көе мине көтеп тик тора…
Җүәйрә апа «с» авазын сакау әйткән теле белән:
– Син! Кунакларны сүз белән сыйлама. Түргә узыгыз дип әйт, ичмаса. Култык таяклы Раббанине ишек төбендә тотасың, – диде.
– Әүлиялар сүзе әйттең, кортка! – диде Шәрифулла абзый. – Әйдәгез, Раббани, Сирин… Өстәл катына утыраегыз әле.
Без өсләрдән салып, өстәл янына утырыштык. Аннары Шәрифулла абзый кече яктан чиреге белән бал алып чыкты. Үзе дә утырып, буяусыз агач кәсәләргә бал коя башлады.
Шулчак тышкы күтәрмә төбеннән дөп-дөп аяк каккан тавышлар ишетелде, кемдер өйалдына буш чиләкләр куйды; күп тә үтмәде, ишек тутырып Шәрифулла абзыйның ике зур кызы килеп керде. Башларында – иске кама бүрек, өсләрендә – кырык ямаулы фуфайка, аякларында катып беткән киез ката иде. Безне күрү белән, оялып-кыенсынып, мич артына кереп киттеләр.
– Рәҗимә! Тәрҗимә! Ния сез алай Раббани абыегыз белән килеп күрешмисез? – диде Шәрифулла абзый.
Зур кызлары Рәҗимә дә, Җүәйрә апа төсле, «с» авазын сакау әйтә иде, мич артыннан шул җавап бирде:
– Мал арасында йөргән өс-баш беләнме?
Бераздан аларның сөйләшүе кече яктан килә иде инде.
– Ярар, эшегез бетсә, юынып өсләрегезне алмаштырыгыз, – диде аларга Җүәйрә апа.
– Эшне җимереп эшлиләр анысы, – диде Шәрифулла абзый безгә. – Бармакларына җилен кысарлык көч керү белән сыер сава башладылар. – Шулай дип кулына кәсәсен алды: – Әйдәгез, алайса, кыстатмый гына эчәегез әле, апайлар. Синең исән-сау кайту бәхетенә инде монысы, Раббани. Бу сугыштан бик бәхетлеләр генә исән калды. Минекеләр әнә – юк… Әйдә!..
Икесе бердәй озаклап-тәмләп эчтеләр. Мин, балның туп-туры мигә ярып менгән үткен исенә түзә алмыйча, кәсәне кире куйдым.
– Бәй, улым, нишләп алай гына?
– Исе үк башка бәрде әле моның, Бал абзый.
– Чынлап та! Бөтен кан тамырларына йөгерде!.. – дип, минем сүзне абый да куәтләп җибәрде.
Читать дальше