Сарьян Хәсән - Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Здесь есть возможность читать онлайн «Сарьян Хәсән - Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

  • Название:
    Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери
  • Автор:
  • Жанр:
  • Год:
    2021
  • Город:
    Казан
  • ISBN:
    978-5-298-04238-3
  • Рейтинг книги:
    5 / 5. Голосов: 1
  • Избранное:
    Добавить в избранное
  • Отзывы:
  • Ваша оценка:
    • 100
    • 1
    • 2
    • 3
    • 4
    • 5

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапка язучының «Бер ананың биш улы», «Егет язмышы» повестьлары һәм хикәяләре туплап бирелде.

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Ә-ә, сиздегезме инде! Бу – яшь корт балы шул. Әтиегез мәрхүм дә: «Каяле, Шәрифуллау, теге ниәстәң бармы?» – дип, эчсә, гел шушындыйны гына сорап эчәрие. Аракының шөйлә тәмен дә белми үлеп китте мәрхүмкәй… Һә-әй дөньялар!.. Үңгәреп бетеп бара инде. Бар иемени ул сугышка тикле аракы эчү?.. Күрше авылның Кәҗә Талип кына җиде баласы өчен акча алган көнне бер чүлли эчеп, шуңа исереп кайтырые. Анысы да – елына бер!..

– Шулай иде шул… – диде Раббани абый.

Шунда тагын ишек ачылды. Башта идәнгә ап-ак булып суык җәелеп керде, шуннан соң гына көянтә-чиләге белән Җәзилә күренде. Апалары төсле, мич артына борылмады, йөзеп кенә, чаршау эченә зур яктан үтте. Суын, көянтәсен куйгач, кире чыгып, абый белән килеп күреште. Ул, әлбәттә, мин килүен көткән; мал карарга чыкмаган, киенеп-ясанып, ерак чишмәгә суга барган. Киеме гел яңадан: мамык шәл, сатин тышлы фуфайка, юка постау күлмәк, аягында – биле дә сынмаган киез итек; шәленнән башкасы гел кара – маңгай чәче дә, кашы-күзе дә шомырт-кара, күпереп торган түп-түгәрәк бите генә алсу янып тора иде.

Ул арада кече яктан да, өсләрен алмаштырып, Рәҗимә белән Тәрҗимә килеп чыкты. Икесе дә энәдән-җептән генә төшкән озын җиңле күлмәк кигән, чәчләрен дә кыл урталай ярып, ике толым итеп үргәннәр. Абый белән аллы-артлы күрешеп, бер-ике авыз сүз әйтешкәч, кире кереп киттеләр.

Абый, күзен дә алмыйча, карагайдай озын буйлы Тәрҗимәгә карап калды. Тәрҗимәнең үзе генә түгел, чәче дә озын – тез астына җиткән, атлаган саен елык-елык килеп, койрыктай уйнаклап китә иде.

Шәрифулла абзый, кече якка башын борып, Җүәйрә апага дәште:

– Син!.. Итең нишли әле анда?..

– Хәзер, хәзер… Өстемдә торма, – диде Җүәйрә апа.

Бераздан ул тирән коштабак тутырып ит чыгарды.

Әйләнәсенә бәрәңге тезеп, эре итеп суган туралган иде. Өстәл өсте җырлап җибәргәндәй ямьләнеп китте.

Шәрифулла абзый иркенләп кенә кәсәләргә чиректән бал агызды.

– Әйдәгез, ит алдыннан бер териткә тотаегыз әле. Яше бик җиткән инде бу балның – самый эчәр чагы!

Икесе дә кәсә читеннән генә сөзеп эчә башладылар. Раббани абый, эчеп бетергәч, ирен өстенә күбектәй ябышып калган кәрәз чүпләрен уч төбе белән сөртеп алды. Ә Шәрифулла абзыйның балдай кызарган йөзе, кинәт моңсулык төшеп, сүнеп-боегып киткәндәй булды. Безнең исән калган Раббани абыйга карап, үзенең сугыштан үлем кәгазьләре генә кайткан ике улы – Гарифулла белән Сәгыйдулла абыйларны уйлады микән?..

Биш-ун минут үттеме-юкмы, ишекне каерып ачып, Тимершәех абый килеп керде. Без, табыннан торып, аны каршы алдык.

– Кунаклар да бар икән! Исәннәрмесез барыгыз да!.. Исән генә йокладыңмы, Раббани?

– Кайда йоклаганымны да белмәдем, – диде абый.

– Бәхетленең кунагы да бергә килә – әйдүк, Тимершәех!.. – дип, Шәрифулла абзый аның бүрегенә үрелде. Моңсулыгы юкка чыгып, йөзенә нуры кайткан иде инде.

– Мин йомыш белән генә, Шәрифулла абзый…

– Йомышны аны табын янында да йомышлап була. Әйдә-әйдә, персидәтел булсаң да, аштан зур түгелсеңдер әле.

– Алайса, тукта инде, Шәрифулла абзый, берәр кызыңны атка җибәрик башта. Илләргә барып кайтасым бар иде – сельсоветка чакырганнар.

– Тәрҗимә, кызым!..

– Нәрсә? – дип, кече яктан Тәрҗимә килеп чыкты.

– Әнә Тимершәех абыеңның сиңа йомышы бар.

– Бик кыенсынмасаң, минем Турыны гына җигеп алып кайт әле, апай, – диде Тимершәех абый.

– Кылыйга ни дип әйтим? – диде Тәрҗимә.

– Илләргә бара дип әйт. Печәнне күбрәк салсын.

Хуш исле печән салып, көрмәле чанага утырып кайтасы булгач, Тәрҗимә яхшыдан киенде: өстенә бостон тышлы билле пальтосын, аягына калыптан гына төшкән кара киез итеген киеп, кара шәльяулыгын бәйләде дә, үзе дә яхшы атлар төсле башын чөеп, атка китте. Абый аңа күзен дә алмыйча карап утырды.

– Теге елан-турынмы? – диде абый. – Ай-һай, ул булса, кызлар кулын санлар микән?

– Атыңны түгел, шайтаныңны биетә ул безнең Тәрҗимә! – дип, Тимершәех абый өстеннән сала башлады.

Шәрифулла абзый аның күн бүреген, сары бәрән тунын алып, чөйгә элеп куйды.

– Рәҗимә, комганга җылы су сал, кызым. Тимершәех абыең юынадыр, – диде Җүәйрә апа.

Мин Тимершәех абыйга үз урынымны биреп, үзем түбәнгәрәк күчтем. Шәрифулла абзый тагы бер кәсә алды.

– Юк-юк, мин бер дә капмыйм, – диде Тимершәех абый. – Син Раббанине сыйла. Минем – эш вакыты. Сельсоветка да барасым бар. Сирингә дә иртәгә эшкә. Бүген Әдрән белән икесен дә нәрәткә кертмәдем инде: мондый көн гел килми, – дип, кайнар каз шулпасына кашыгын тыкты.

– Әйдә, алайса, Раббани! Дүрт буласы урынга икәү генә калдык, – диде Шәрифулла абзый.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери»

Обсуждение, отзывы о книге «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x