1 ...6 7 8 10 11 12 ...39 «Тирә-якта – кайнар сулыш өреп торган ком чүле. Урамда да аяк йөзеннән ком ярып йөриләр. Өстенә йомырка куйсаң, момент пешеп чыга… Их, үзебезнең юеш Агыйдел комнары өстеннән су буйлап кына йөгереп бер үтәсе иде!.. Йөгереп кенә кайтыр җирләр түгел шул…» дип язган абый. Ахырда җыры да бар:
Күгәрчен оя кормасын,
Бала да чыгармасын.
Ризык читтә булса булсын,
Туфрак читтә язмасын.
Кан чирендә карты, сугышта өч улы үлгән Чибәр әби дигәнем дә бездә иде, югалып барган зиһене белән, бездән чыгып киткәч, күрше-күкерткә: «Күгәрченнәргә оя корырга да кушмаган инде ул, бала да чыгарырга кушмаган…» – дип сөйләп йөргән.
Моннан соңгы хатларында да Хәвадис абый гел сагынуны гына язды. Ниләр генә сагынмый иде ул! Үз илебезнең карлыгач канатыдай кара җирләрен, Агыйделнең сөт өстедәй куе томаннарын, яшь мәтрүшкә, яшь карагат исле болыннарын; игеннәрнең буынга сикергән, баш кыскан, сөт тутырган, серкә очырган чакларын; беренче кабат исенә исереп арыш уып ашаган – тел өстенә салып җибәрү белән, тук, төчкелтем тәме каннарга йөгергән минутларны; авылыбызның такта түбәле өйләрен, бәрәңге бакчаларын, шул бакчаларда гына үсә торган, карлыгандай кара «карга күзләре» н; буы да тын юлларын киңәйтеп җибәргән яшь бәрәңгесен; үзебезнең буа буйларын; тагын әллә ниләрен сагынып, җирсеп ятуларын яза иде…
«Монда төн буе тач бишектәге бала елаган тавыш белән чүл бүреләре улап чыга. Күземне йомарга да куркып, әллә нинди исәпләргә төшеп ятам-ятам да, үзебезнең туфрак тартуга чыдый алмыйча, әллә мин дә, шул бүреләр кебек, чүл уртасына чыгып, илергәнче улыйм микән? дип уйлый башлыйм…» дигән. «Болай булгач терелә алмый инде ул анда, балакаем, – дип куйды әни. – Әйтәм җирле, авыруын бер дә язмый…»
Мәүлет аенда әбиләр безгә җыелып, татарчага охшаган да, охшамаган да бер тел белән мөнәҗәт әйтәләр иде. Әни хәзер шуны мондый көннәрдә дә әйтә торган булып китте. Кичләрен тәрәзә катына килеп утырыр иде дә авыз эченнән генә көйли башлар иде:
…Тугыз ай күтәреп йөрдем,
Тугач та ак сөтем бирдем;
Ки анага бала татлый,
Идарди зекер илән ихлас…
Хат алгач, берсендә түзмәде: «Канаты юк, койрыгы юк бер кош төсле, чит җирләрдә борлыгып ятмасын анда. Үз кояшым үземә – куып җибәрмәдек, кайтсын. Юлына дисә, актык сарыкны булса да сатып җибәрербез», – диде.
Сарыкны сатарга туры килмәде. Хәвадис абыйны теге игелекле Актаныш кешесе үзе укыткан мәктәпкә завхозмы-кемме итеп урнаштырган икән; шунда эшләгән акчасына йөземдер, күрәгәдер ише күчтәнәчләр алып, хәбәрсез генә кайтып төште абый. Тазарасы урынга ямьсез кара төс кунып ябыккан иде. «Эссе. Һич бир тәгам йиә алмадым», – дип, төркмәнчәләп әйткән булды.
Карап әйләнмәгән җире калмагандыр Хәвадис абыйның!..
Җирсеп сагынуын шулай баскач, өйдә нишләп ятыйм мин дип, кызлар белән бергә салам өяргә йөри башлады. Басулар ямьләнеп ките, ул эшкә чыккач. Клубтагы кичәләрне әйтәсе дә түгел. Ул юкта, «сыер агачка менгән көй» гә [14] Гармунны белер-беленмәс кенә уйнаучыга әйтелә.
биеп китә алмыйча, аякларын сөйрәп, ышкып кына баскан яшьләр, борып җибәргәндәй, котырып бии башладылар.
Тик озак бии алмадылар.
Октябрь бәйрәме чорында халык, гадәттәгечә, көндез басуда иген сугып, кичен кунак үткәрде. Инде ничә ел авылдагы бер табын да Хәвадис абыйдан башка узмый иде. Шулай атна буена бәйрәм иткәннән соң, бетеп аяктан егылды. Бигрәк тә озынга киткән көзге көннәр ярамады.
Салкын. Юеш. Ноябрьнең соңгы сибәләк яңгырлары өзлексез мал йөреп карайткан уҗым өсләрен юа иде.
– Бу яңгыр җиргә түгел, минем үпкәмә генә явадыр инде!.. – дип, сөзәк тау битендәге шул уҗымнарга тәрәзәдән карап ятар иде.
Больницага бер дә барасы килмичә, бер атна чамасы ятты да беркөн әйтте:
– Булмаса, илтеп куегыз инде мине… – диде.
Ат алып, Әдрән үзебезнең больницага илтеп куйды. Аннан инде, самолёт йөри башлау белән, Уфага җибәрделәр.
Кышның туксан, язның алтмыш көнен ул тагы шулай тубдиспансерда үткәрәчәк иде.
Кырык сигезенче елның март аенда миңа унсигез яшь тулды.
Кырык сигезнең март аенда солдаттан Раббани абый кайтты.
Авылны иңләп, карга бураннары уйнап йөргән чак иде. Койма, лапас буйларына көренделәп салган көрт түбәләмәләре төтенли. Көрәр кешесе булмаган өйләр, күзен генә калдырып битен бәйләгән бала төсле, тәрәзәләренең өске өлгесенә чаклы кар эчендә утыра иде. Без көн саен, йә Әдрән, йә мин барып, Чибәр әбине өеннән казып дөньяга чыгарабыз.
Читать дальше