Аларча, ике меңенче елны дөнья бетәргә тиеш, чөнки Мөхәммәд пәйгамбәр, үлгәндә телдән калгач, «Дөнья кайчан бетә?» дигән сорауга ике бармагын гына күрсәтә алган. Сәхабәләре [12] Мөхәммәд пәйгамбәрнең якыннары, иярченнәре.
моны башта дөнья ике елдан бетә икән дип аңлаганнар. Ләкин дөнья ике елдан соң да, ике йөз елдан соң да бетмәгән; инде бу – Мөхәммәд пәйгамбәрнең ике бармак күрсәтүе – ике меңенче ел булырга тиеш икән…
Тик моңа карчыклардан башка беркем дә ышанмый. Киресенчә: «Менә Гитлер җиңсә, ахырзаман буласые. Инде Гитлер капут – без җиңдек! Яңа заманның башы гына әле бу!» – дип сөйлиләр.
Аягыбыз җирдән аерылмаса йөгенмәбез. Сугышка кадәр бер хезмәт көненә уникешәр кило бүлеп күрсәтте бит колхоз – тагы шул көн килмәсенмени?
Мин, инде унҗидегә чыккан кеше, шулай уйлыйм. Тик нигә Мирза абый колхоз эшенә шулай тел тигерде дә, Раббани абый каршы сүз әйтмәде? Мин әйтә алмыйм – ярамый: олыларга каршы әйтү була. Без шулай тәрбияләнгән. Аннары абыйлар сүзендә дөреслек тә бар – укырга кирәк. Зур укыган кеше ул чакны берничә авылга бер генә иде. Сугыш вакытында уку кайгысы булмады, – кая инде ул каядыр китеп уку! – хәтта көрәк тотарлык балаларын күршедәге мәктәпкә йөртү дә аналары өчен авыр йөккә әйләнде. Алтынчы, җиденче класслар болай да сентябрь – октябрьдә укымадылар, майда инде тазарак малайлар сабанга чыга иде. Шулай укылды.
– Менә шул, апайлар, – диде Мирза абый ахырда. – Сүз боткасы кәҗәгә азык. Кыскасы, укырга сөйләштек…
– Ишеттегезме? – диде Раббани абый да.
Без өчебез бергә тиз генә баш кактык. Ләкин Мирза абый аның белән генә чикләнмәде:
– Бәлки, апай, быел ук син дәрт итәрсең, ә? – дип, күзен батырып Хәвадискә карады. – Син – иң олысы. Анда бит яшьне дә карыйлар. Соңлап куймагаең.
– Белмим шул. Бер дә уйлаган эш түгел бит әле ул… – дип, Хәвадис абый уйга калды.
– Сиңа аны уйлап торасы да юк. Тот та музыкаңа кит. Анда, сине дә алмагач, кемне алсыннар? Музыкантлар сугышта да бик рәхәт йөрделәр…
Чынлап та, абыйлар китеп күңел утырыр-утырмастан, Хәвадис абый уку белән җенләнә башлады. Көн тудымы, баруы биш, кайтуы биш чакрым Илләргә чаба. Җидееллык мәктәп шунда. Үзтиң укытучы кызлар белән шаяра-көлә яңадан сабак өйрәнергә кереште. Безнең өйдә әнинең Коръәненнән башка бөтен китап юк, булган хәтлесе йә тышсыз, йә эчсез; кайсын бозау чәйнәгән; ләкин Хәвадис абый әллә кай арада әллә күпме китап табып, өстәл өстен күмеп ташлады. Аның зиһене дә үткен иде. Имтихан бирергә дигән фәннәрне ике айда ятлап та чыкты. Гаризалары июльдә үк киткән, медицина справкасына туберкулёз чире язылмаган иде.
Шөйлә, дәрт итеп, август аенда Уфа музыка училищесына кереп кайтты.
Без аның юлына, ипи карточкалары алганчы-ниткәнче дип, торырына ризык юнәтә башладык. Инде ныклап уракка төшкәнбез. Инде эссе буына тыннар каплана-каплана, туйганчы, мичтән яңа чыккан яшь арыш икмәге ашадык. Без энем белән бергә – абыйлардан мирас булып калган лобогрейкада. Иртән чык кибү белән эшкә тотынабыз да, көн кызуында атларны ял иттереп, кояш баеганчы эшлибез. Күз бәйләнгәндә генә кайтырга чыгабыз. Ләкин без турыдан кайтмыйбыз: басу капкасы төбендә көн саен диярлек ревкомиссия кешеләре тикшереп тора – капшалмаган җирең калмый – ашлык урламаганнармы, янәсе. Шуңа без Әүлиякул саклавы аша урау юлдан китәбез. Башта, әлбәттә, җиденче басудагы ындыр табагына сугылабыз. Анда хәзер әвендәге көшел өеме белән Шәмсетдин бабайдан гайре кеше юк. Ул карттан олысы-кечесе курка, көшел саклап ул торганда, бер чакрымнан гына сәлам биреп китәләр иде. Башкаларга кыямәт-дәһшәт күрсәткән шул Шәмсетдин бабай безне якын итә (сәнәк явында әти аны үлемнән йолып калган булган), без янына килеп туктау белән:
– Тиз-тиз генә булыгыз да чыжым буена сызыгыз! Әйт- кәнегез булсын – Хәвадискә сохарилык кына. Ут алды да су алды – мин күрмәдем, – дип, күзе булса да, күрмәс өчен каравыл өенә кереп китә иде.
Без аттан сикереп төшәбез дә катыктан бушаган алюмин бидонын көшелгә бер генә батырып алабыз. Аннары Шәмсетдин бабай әйткән чыжым буена – җилсез көнне дә чыбыклары чыжлап утырган телеграм баганалары буена сызабыз. Калдау җиргә чыгу белән, Әүлиякул башындагы Саклау читеннән – чокыр эчләп кенә үзебезнең ындыр артына кайтып төшәбез. Атларны кешәнләп яланга җибәрәбез. Шулай юнәттек абыйга сохарилык.
Безне беркем дә күрмәде, тотмады… дип уйлаган идек тә – Тимершәех абый күреп торган икән. Хәвадис абый белән икәүләп, юлга дип, бер ун кило аванс сорап баргач:
Читать дальше