– Бәндәләрнең тәкъдире, үзләре туганчы ук, ләүхелмәхфузгә [8] Кешеләрнең язмышы язылган такта.
язып куелган. Кырык ел кырылыш булса да, әҗәле җиткәннәр генә үлә дигән…
Аның сүзе барысына да бик нык тәэсир итте.
Күкрәгенә сөлектәй шатлык ябышкан әни генә:
– Улларымның кулыннан туфрак насыйп иткәндер инде, Аллага шөкер! – дип, ак яулык очын тагы күзенә китерде.
Май ахыры иде инде. Сабан беткәннең икенче көнендә абыйларга дип атап куйган бүлтерек тәкәне суеп, туган-тулпы, күрше-күләнне җыйдык. Сугыш елында нигезләре белән беткән сул як күршебезнең чияләре азып, безнең түр бакчаны басып килә иде инде; тактадан озын өстәл сугып, чия арасына табын корып җибәрдек. Кыстый-кыстый кунак итеш башланып китте. Бер-ике стакан ачы бал эчеп алгач, иткә тотындылар.
Әдрән белән минем алда да өстендә колмак чүбе йөзеп йөргән кызгылт бал тора иде. Безнең эчми утырганны шундук күреп алган Раббани абый:
– Бәй, сез нишләп эчмисез әле, апайлар? – дип, яныбызга килеп җитте.
– Аз гына эчегез, туганкайларым, эчегез. Бал гына ул, – дип, Мирза абый да безнең иңбашлардан кочып алды.
Без ык-мык килеп баш тартырга итеп карадык, ләкин ихтыярга куймадылар. Өстәл янында әни юк. «Эчкән табынга утырмыйм, Аллам сакласын!» – дип, өй белән ике арада гына йөри. Зур абый минем янга, Мирза абый Әдрән янына баскан – инде стаканнарны авызга ук китергәннәр. Ярамый дип әйтүче юк, һәммәсе ашаудан туктап дәрт биреп тора:
– Апайларыгыз менә дигән!..
– Эчсеннәр әйдә, эчсеннәр! Ул гәүдәгә…
– Мондый шатлыкта да эчмәгәч…
– Бал гына бит ул…
Ахырда председатель Тимершәех абый да:
– Йә, эчсәгез эчегез дә – ялындырмагыз. Эшкә бер дә ялындырып тормыйсыз бит. Баш-күз димәделәр, сугыш чорында бөтен йөкне шулар тартты инде… Берне генә эчегез, әйдә! – дип, эчмәскә урын калдырмады.
Без эчү шатлыгыннан кунаклар тагы берне күтәрде. Хәвадис абый сандугач тавышлары белән тальянын уйнатып җибәрде. Аңа ике яктан ике абый җыр әйтеп кушылды:
Тальян гармун – моңсу гармун,
Басмый теле ачылмый.
Безнең йөрәк – ярсу йөрәк,
Бер җырламый басылмый…
Көн кичкә авышып көтү кайтканда, инде табындагы ир-ат йомшарып беткән, шулар янында тик безнең абыйлар гына, чибәр генә кызмача булып, имәндәй басып торалар иде. Көтүеннән аерып, көтүче Талип агайны да чакырып керттеләр. Чыгып киткәндә, ул да яңа туган бозау шикелле мүкәйләп кенә чыгып китте.
Шулай бәйрәм иттек без абыйларның сугыштан исән кайту шатлыгын.
Икенче көн базар көн иде. Тимершәех абый безгә үзенең елан-туры айгыры белән тимер хутын [9] Тимерле арба – русчаның «железный ход» дигәненнән алынган.
бирде. Әдрән, ат тотып – ат башына, ә без икешәрләп арбаның ике ягына утырып, күрше авылга базарга киттек. Хәвадис абый яңгыратып тальян уйнап бара – тирләгән бармак битләрен кулъяулыгы белән сөртеп ала да уйный да уйный.
Ызан буйларында күпереп үскән чәчәктәй, юл тулы халык: җиңел чабаталы, бәбәй итәкле апалар, күтәртмә иңсәле күлмәк кигән кызлар, эссе көндә постау костюм, хром итек кигән хәлле егетләр… Барысы безгә юл сабып, читкә чыгып кала. Көн чалт аяз. Кояш иртәдән үк текәп кыздыра башлады. Без барасы базарлы авылның әллә кайлардан күренеп торган ике җил тегермәне дә әйләнми – үлән өстен сыйпап үтәрлек тә җил юк; баш өстендә эленеп торган тургайлар да җил юклыктан селкенмидер сыман иде.
Ике якта да – буынга сикергән арыш басуы. Тик, аларга карасаң, күңелләргә тургай моңыдай сөенеч агылып керми. Бездә генә түгел, бөтен районда дип әйттеләр, быел арыш бик начар: кыш башында ук ишелеп яуган кар кинәт эреп, башта җир өсте күлдәй су булды, аннары кинәт туңдырып җибәреп, уҗымнарны төбе-тамыры белән йолкып алды. Әнә хәзер кара җирдә, коелып бетмәгән ябага шикелле, утрау-утрау гына яшькелт арыш үсеп утыра. Ел тагын авыр киләчәк. Моны уйласаң, юл тулы халык алдында, шәп атлар җигеп, гармуннар уйнап барасы да түгел. Ләкин бүгенгедәй шатлыклы көнне эчкә шом саласы килми. Иң авыры инде артта калды, хәзер илдә иминлек – үлмәбез. Халык шулай ди, илдә булсын, ди. Шулай булгач, ник ул тикле пошынырга? Без биш туган – бишебез дә исән! Сугыштан соң мондый бәхет кайсы өйдә бар иде?!
Ничә ел үзебезнең кызларга сусаган, үзебезчә түгелеп бер сөйләшүне тансык иткән ике абый юлда күзләренә хуш килгән ике сылукайны, үрелеп кенә алып, яннарына утырттылар. Ике кыз ике абый кочагында эределәр генә – җылы икмәккә май яктылармыни! Хәвадис абый да күзе төшкәннәргә күз кысып бара, – җиде-сигез авыл йөргән бу юлда аны белмәгән бер кыз юк, – абый бер кочагын җәйсә, унысы бергә суырылып килергә тора иде. Миңа да унҗиденче яшь. Мин түгел инде, энекәш тә җитеп килә. Безнең буебызга карап, безгә берәү дә үз яшебезне бирми, ике-өч яшькә зурайтып әйтә, димәк ки, Әдрән дә инде үзеннән ике-өч яшькә олырак кызлар янында бик тиң чуала иде.
Читать дальше