Сарьян Хәсән - Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Здесь есть возможность читать онлайн «Сарьян Хәсән - Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

  • Название:
    Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери
  • Автор:
  • Жанр:
  • Год:
    2021
  • Город:
    Казан
  • ISBN:
    978-5-298-04238-3
  • Рейтинг книги:
    5 / 5. Голосов: 1
  • Избранное:
    Добавить в избранное
  • Отзывы:
  • Ваша оценка:
    • 100
    • 1
    • 2
    • 3
    • 4
    • 5

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапка язучының «Бер ананың биш улы», «Егет язмышы» повестьлары һәм хикәяләре туплап бирелде.

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Шулай уйнап-көлеп базарлы авылга барып җиттек. Авыл зур – биш урамга җиде йөз йорт. Базарга үзәк урамнан да, авыл читеннән дә барып була. Без авыл читеннән китмәдек, борак оныдай [10] Тегермән тартканда стеналарына кунган он тузаны. тузан баскан йомшак басу юлыннан чуерташлы каты юлга менеп, үзәк урамның үзеннән киттек. Атны да без Тимершәех абый үзе төшә торган өй ихатасына кертеп тугардык. Аннары кызлар белән, җидәүләшеп, таш чиркәүле, ике таш кибетле, ашханәле мәйданнан борылып, ике якка да бердәй агылган халыкны ера-ера, базар эченә кердек. Базар биек койма белән уратып алынган чигенә генә сыймый, давыл килгән Агыйдел өстедәй чайкала, гөжли; эче дә тулы, тышы да тулы кеше иде.

Ике абый кочаклап килгән кызларына ат тешедәй эре-эре көнбагыш алып бирделәр дә:

– Инде адашмассыз, үскәнкәйләр. Барыгыз, базар йөрегез, – дип, бал эчәргә киттеләр.

Бер буй сузылган такта ларёкларда рәттән балдыр, аракыдыр саталар иде. Өстендә кәрәз чүбе йөзеп йөргән чын балы да, шикәр балы да, бузасы да күп иде ул базарда.

Раббани абый бал сайлап, берәрне эчеп кенә бетергәндә, безне әти мәрхүмнең дусты, үзебезнең Шәрифулла абзый кычкырып алды.

– Сез нишләп алай, акчалар түләп, ул кешенең череп беткән балын эчеп торасыз? Мин бит моннан беркая да китмәгән… – дип, исәнләшү урынына үпкәсен әйтте.

– Без туп-туры синең янга киләдериек, Бал абзый, – диде Раббани абый.

– Алда әйдә, алда әтән санлы кешене, – дип, Шәрифулла абзый мичкәсеннән бал агыза башлады.

– Апайларга да берәрне сал, – диде Раббани абый.

Шәрифулла абзый мөлдерәмә тутырып биш стаканны бишебез алдына тезеп куйды. Үзенә дә салып тотты.

– Әллә үзең һаман эчәсең инде, Бал абзый? – дип шаяртып көлде Мирза абый.

Шәрифулла абзый, корсагын кашый-кашый:

– Нигә, мин үлмәгән бит әле! Ашыйм да, эчәм дә!.. – диде.

Абыйларны ул, авызларыннан өзми, кыстый-кыстый эчерде, үзе шуңа куанып бетә алмаган кебек иде.

Аннары без, биш туган бергә, базар әйләндек. Утыз-кырык авылдан җыелгач, гәүдәгә таза ирләр дә байтак, ләкин безнең абыйларга җиткәне юк, – бөтен базар өстеннән бер без генә бер-беребезнең башын күреп йөри идек.

Шәрифулла абзыйның балыннан соң бернәрсәгә гамь салмыйча, таныш-белеш белән күрешеп-сөйләшеп, базарны бер әйләндек тә, бергә җыелып, чирәмлеккә юнәлдек. Базар икегә аерылып безгә юл бирде.

Чирәмле мәйданда үзе бер сабантуй: дус – дусны, яр ярны тапкан, бииләр, җырлыйлар, тамак чылаталар… Без кеше азрак җиргә туктадык та, Хәвадис абый тальянын тартып җибәрде. Берәм-берәм бүтән гармун тавышлары сүнеп, халык безнең янга җыела башлады.

Базары белән беләләр иде шул Хәвадис абыйны!..

3

Өч-дүрт көн ара белән кайткан абыйлар киткәндә бергә киттеләр. Алар киткәч – бишебез бергә өй тулып яшәгәннән соң – өй эче көзге басудай бушап, идән сайгакларына кадәр боегып-тынып калды. Аларга да, баскан саен шыгырдатып басар өчен, өчәү генә түгел, биш ир бала кирәк икән!..

Ямансу булса да, күңелсезләнмәдек: күрәләтә үлемгә түгел (үлеменнән дә исән чыктылар!), ә тыныч вакытның солдат хезмәтенә киттеләр. Дөрес, халык теленә ниндидер «Корея» сүзе керде. Ләкин Кореямы, бүтәнме, ул инде Гитлер түгел. Гитлер юк – бетте. Абыйлар да быел булмаса яренгә кайтыр.

Әни аларны озатканда, икесенең дә аркасыннан сөеп- сыйпап:

– Улларымның киткәннәренә дә, калганнарына да Локман Хәким [11] Борынгы галим. Мең ел яшәгән, имеш. гомерләре бирсен, минем карт сөякләремне җыеп-тәрбияләп сез күмәргә язсын, йа Рабби Ходаем!.. – дип, теләкләр теләп калды.

Абыйлар да безгә теләк-киңәшнең катысын әйтеп киттеләр: егыла-тора булса да, өчебезгә дә укырга куштылар. Зур абый җөпләп тора, Мирза абый ипләп кенә сөйләп тора:

– Үзегез беләсез инде, апайлар, әткәй үлеп, без укый алмый калдык. Раббани абыйның – дүрт, минем җиде класс. Безнең уку ак өстендә караны аерырлык кына. Сез дә шулай калырсызмыни? Җиде класс белем хәзер сабан сөрергә генә ярый. Ике кулыгызга ничек тә бер һөнәр кирәк. Гомер буена колхоз эшендә чиләнерлек булмасын…

Сугышка хәтле колхоз эшен төбенә төшеп эшләгән абыйлардан мондый сүз ишетү миңа бик сәер тоелды. Дөрес булган хәлдә дә, бу сүзне алар әйтмәскә тиеш иде. Безнең халык көн димәде, төн димәде, колхоз эшен сугыш вакытында да ялмап кына эшләп барды, үзенә тимәсә тимәде, мәгәр фронтка бирде – ил алдында безнең йөз ак иде. Тик соңга таба гына, көчле йөрәккә көчсез дәрт төшкәндәй, буш хезмәт көнен тирги башладылар. Ара-тирә корткалар, җыелып: «Заман ахырына таба бәндәләре ел саен җиңеллек көтәр – ел саен авырлык килгән…» – дип, бөтен авырлыкны ахырзаманга юрыйлар иде.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери»

Обсуждение, отзывы о книге «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x