Сарьян Хәсән - Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Здесь есть возможность читать онлайн «Сарьян Хәсән - Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

  • Название:
    Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери
  • Автор:
  • Жанр:
  • Год:
    2021
  • Город:
    Казан
  • ISBN:
    978-5-298-04238-3
  • Рейтинг книги:
    5 / 5. Голосов: 1
  • Избранное:
    Добавить в избранное
  • Отзывы:
  • Ваша оценка:
    • 100
    • 1
    • 2
    • 3
    • 4
    • 5

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапка язучының «Бер ананың биш улы», «Егет язмышы» повестьлары һәм хикәяләре туплап бирелде.

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Шулай үтте. Авырып-нитеп ятмадык.

Ә көзгә Хәвадис абый йомшак кына итеп йөткерә башлады.

Бер дә басылмагач, врачка күренергә киңәш иттеләр. Больница ерак түгел – биш кенә чакрым. Абый шунда барып, ярты литрлы шешә белән ютәл даруы алып кайтты. Тәмле икән бу дип, кашыклап кына эчеп бетерде бу моны. Ләкин ютәле бетмәде. Председатель Тимершәех абый безгә әни ягыннан җизни тиешле кеше иде, шул:

– Болай ярамый, апай [3] Татарстанның Минзәлә, Башкортстанның төньяк-көнбатыш татарлары «апай» дип үзеннән кече яшьтәге кызына да, малаена да әйтәләр. . Ютәл белән уйнарга ярамый. Ул сиңа иске чабата чире [4] Бизгәк авыруы. Әүвәле, бизгәк тотканда, тизрәк җибәрсен өчен, ишек-тәрәзәдән иске чабата ыргыта торган булганнар. түгел. Иске чабата чире дә айлар буена бер туңдырып, бер яндырып йөдәтә, – дип, абыйны яңа ел җитәрәк, атына утыртып, район больницасына алып китте.

Тик юллары уңмаган. «Рингин аппаратлары ватылган» дип кайттылар. Шуннан калды. Утыз чакрымны көн саен йөреп булмый.

Кырык дүртенче ел башында Хәвадис абый яшендәгеләргә дә чират җитте. Ләкин абыйны сугышка алмадылар. Үзебезнең район комиссиясе яратып җибәрсә дә, Уфа комиссиясе яратмаган – бер больницадан икенчесенә йөртә торгач, «открытый форма туберкулёза» дип җибәргәннәр.

Кыш өстендә ярты юлын җәяү, ярты юлын ат туры килеп, ачлы-туклы килеш, ике йөз чакрымны кайтып егылды абый. Ябыгып, борыны сөягенә төшкән, башлары бәләкәйләнгән иде. Без бу хәлне сугышка китүдән дә авыр кичердек, чөнки ул вакытта үпкә чиреннән дә яман чир юк иде. Шул елны гына безнең күрше агай йөткереп үлде, сугыштан авырып кайткан тагы берәү үлде…

Әти исән чакта ук алган, инде картаеп мөгезләре төшкән сыерыбыз бар иде, сөтен абыйга гына тота башладык. Нормадан кысып калдырган күкәй-маен да әни, җаен китереп, абый алдына куя. Тик абый:

– Әнкәй, нигә син алай миннән тамак аертасың? Миңа бер йомры [5] Чашка, чынаяк. Формасының йомры булуыннан телгә кереп киткән. яңа сауган сөт булса, шул җиткән. Апайлар да ашасын, – дип, май-күкәйне алларыннан этәреп җибәрер иде.

– Син аша, абый. Син аша… – дип, көчкә ашата идек.

Кыскасы, өендәге бар сөт-майны балаларына да бирмичә йотып бетереп үлгән күрше Хәмәй агай шикелле булмады. Чөнки күңеле тумыштан ук тәрбияле иде; хәтта без аңардан тамчы шикләнмәсәк тә, чынаягын-ниен үзенә аерым тотты. Кунакка барса да:

– Миңа аерым гына бүлеп бирегез, – дип, күмәк ашка кашык та төртмәс иде.

Шулай ике елга якын эшкә чыга алмыйча өйдә генә ятты да, кинәт тазарып китеп, бит очларына алсу нур йөгерде. Әйтерсең лә сугыш елларында килгән чире сугыш елларыдай артта калган иде. Ә кырык бишнең җиңүле язында икәү бергә сабанга төштек.

Энебез Әдрән дә ул елны җиденчесен бетерде. Имтихан биреп йөргән булдылар. Сугыш чорында безне килде-китте генә укыткан япь-яшь кызларга килде-китте генә җавап биреп кайта иде дә калган көннәрен безнең янда сабанда була иде.

Шимбә саен клубта – «бичер» [6] «Вечер» дигән сүздән. . Сугыш чорында да рухы сынмаган халыкның күңеле көр, күтәренке. Клубта да, мәҗлестә дә: «Күтәренке күңел белән үтсен безнең гомерләр», – дип җырлыйлар. Гармун – Хәвадис абый кулында. Без килгәнче берәрсе уйнап утырса, без ишектән күренү белән:

– Җитте, апай, такта ярма, – дип, кулыннан шундук гармунын алалар да абыйга китереп тоттыралар. Ул уйный башлады исә, клубның идәннәрен сыгып, сындыра язып бииләр иде!..

2

Хәвадис абыйның чире онытылып тору өстенә, кырык алтынчы елның алмалар чәчәк аткан бервакытны, хәрби хезмәтләрен дәвам иттергән ике зур абый, бер-берсенә алдан хат язышып, бер-бер артлы гына отпускыга кайтып төштеләр. Берсе – старшина, берсе – кече лейтенант. Ярый ул. Киткәндә икесенә ике авыз сүз русча белмәгән малайларга бик җиткән. Дәрәҗәсе нигә аның? Әнә бит тәннәренә пуля түгел, шырпы да тими кайтканнар!

Сугышта кайсының ире, кайсының улы, кайсының улы да, ире дә үлеп, ачы ялгызлыкта шомланып яшәгән апалар, безнең абыйлар белән елый-елый күрешкәндә, шатлык яшен яулык очы белән генә сөртеп торган әнигә сүз каталар:

– И Маһисәрвәр җингәчәкәй! Берсе-берсе кешенең ике баласына тиң баш балаң да исән бит! Нинди догалар укыдың без белмәгән?!

– Әйтмә дә инде, әйтмә дә! Аталары Солтан абзый мәрхүмнең әүлиядай изге җаны өсләрендә фирештә булып очып йөргәндер инде. Башкайларның исән булуы Сөләйман пигамбәр дәүләтеннән дә зуррак байлык шул!.. – диләр.

Кан чирендә [7] Көз жирдә калган башакны яз жыеп ашап, агуланып үлүчеләр күп булды. Кан косып үлгәнлектән, «кан чире» диделәр. карты, сугышта өч улы үлгән, инде үзе дә коры яфрак төсле кипкән Чибәр әби генә дөньяда гамәле беткән бер тавыш белән әйтә куйды:

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери»

Обсуждение, отзывы о книге «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x