Сарьян Хәсән - Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Здесь есть возможность читать онлайн «Сарьян Хәсән - Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

  • Название:
    Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери
  • Автор:
  • Жанр:
  • Год:
    2021
  • Город:
    Казан
  • ISBN:
    978-5-298-04238-3
  • Рейтинг книги:
    5 / 5. Голосов: 1
  • Избранное:
    Добавить в избранное
  • Отзывы:
  • Ваша оценка:
    • 100
    • 1
    • 2
    • 3
    • 4
    • 5

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге китапка язучының «Бер ананың биш улы», «Егет язмышы» повестьлары һәм хикәяләре туплап бирелде.

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Болын, болын… Күңелледер инде хәзер анда! Агыйдел яры өстенә үзе бер урам булып тезелгән куышлар. Бер казаннан барып бер тиң ашаулар. Җәйге төн карасында якты ямь чәчеп, клубтай пароходларның гөжләп узып китүе… Кичке җыр, уен-көлке… Сулкып торган сылу кызлар. Шулар янында җиләктәй Җәзилә… Кая инде ул безнең якның болын өстенә җитү!..

Мин өйдә дә, тышта да укый алмыйм: кайда укысам да, оета башлый. Күзләрем дә елап шешенгән баланыкы төсле – һәр керфеге аерым-аерым чәнчеп тора иде. Ахырда түзмәдем, китапларны төреп төйнәдем дә, шунда укырмын дип, болынга тайдым.

Икенче көнне печән чабучыларга уйнап кына ияргән идем – атна үтүен сизми дә калганмын. Уку исемә төшкәндә, болын бетеп килә, китаплар исә куйган җиреннән дә кузгалмаган иде.

Иреннәренә хәтле печән исе сеңгән Җәзилә белән соңгы төнне Агыйдел буенда үткәрдек тә, таң ату белән, мин авылга кайтып киттем.

Тагы бер атнадан ипиен, китабын бер бәләкәй капчыкка салып, каеш белән биштәрләп, пристаньга төштем. Көн эссе. Җил юк. Агыйдел өсте таеп егылырдай шома. Суы бик нык кимеп, дебаркадер яр астына ук бәйләнгән иде. Агыйделдә йөргән ике катлы «Тукай» пароходы килеп, мине Уфага алып китте.

Үзебезнең болын турыннан үткәндә мин кайтмас җирләргә киткән бер кешедәй җирсеп, Агыйделнең җандай якын ярларына текәлдем. Әле төш җитмәгән, куыш тирәләре буш, бер читтәге казан тирәсендә генә Шәмсениса түти кайнашып йөри. Яр башына тезелеп баскан бала-чага, шәрә корсакларын киереп, пароходны тамаша итә иде.

Барысы да артта калып, инде маякчы турына якынлашканда, әллә кайдан гына яр өстенә Җәзилә калкып чыкты. Йөзен аермасам да, гәүдәсеннән таныдым. Пристаньнан пароход кычкыртуын ишетү белән, эшен ташлап йөгергән инде ул монда.

– Җә-зи-лә-ә!..

Әлбәттә, ул минем тавышны ишетмәде, мәгәр кул болгавымны күрде, үзе дә башындагы кыек яулыгын салып, ашыга-ашыга селки башлады. Ләкин пароход тиздән борылмага кереп, Җәзилә күмелде, зәңгәр косынкасы гына зәңгәр күктә эленеп калгандай булды.

Шулчак койрыкта утырып килгән егетләрнең берсе Хәвадис абыйныкы төслерәк тальянын алып, мин моңарчы бер дә ишетмәгән моңлы бер көй уйнап җибәрде. Аңа шундук, Агыйдел буйларын яңгыратып, иптәш кызлары, егетләре кушылды. Азактан белдем: мин белмәгән бу көй «Таһир-Зөһрә» дигән яңа көй булган икән.

Ике тәүлек буена күз алдымнан – Җәзилә, колагымнан шул көй китмәде. Шулай Уфага барып җиттек. Бәләкәй генә пароходтан дөнья халык төшеп, урамнар тулды. Мин дә шуларга кысылып иярдем. Баскыч-баскыч тротуардан биек калага менәбез. Күзем икешәр катлы агач өйләргә йотылган. Болар Шәрифулла абзыйларныкы ише генә түгел: кәрнизләре, тәрәзә башлары Җәзиләнең зур челтәр якасы шикелле сырлап-чигелеп ясалган иде.

Мин инде бу урамның өй почмагына сугылган язуларын укымасам да, Хәвадис абый сөйләвеннән Ленин урамы икәнлеген беләм. Техникумы да шушы урамда булырга тиеш иде.

Тауга менеп җиткәндә, каршы яктан трамвай килгәнен күрдем. Эчен белмим – мәгәр тышы тулы кеше иде. Тукталышта и чыкты халык, и чыкты – әрҗә аударып бәрәңге түктеләрмени!.. Иң азактан муенына сумка аскан бер апа төшеп, артка бәйләнгән юан бауны чишеп алды да ике аягын җиргә терәп басты. Шунда трамвае да чигенә башлады, ә бу апа шуны җибәрмәскә иткән сыман иде. Ул өстәге дуганы артка тарта икән: бервакыт дуга тураеп, алгы якка ауды, ләкин шундук туптай сикереп чыбыгына ябышты – зәңгәр утлар чәчрәде. Трамвай шулай, борылмыйча гына икенче юлга чыгып, кире китә икән. Көтеп торган халык өере, җимереп ташлардай булып, ишегенә ябырылды.

Хәвадис абый миңа техникумга чаклы җәяү генә барыр- га кушкан иде. Мин шулай иттем дә – карана-карана, җәяү генә киттем.

Көн кыздыра гына. Тротуар өсләре кайнар бәреп, беләүдәй ялтырап ята, ә рельс сыртында ике буй кояш нуры уйный иде. Урамның очы-кырые юк, аргы башы күксел төскә төренеп, рәшәдәй кыймылдап тора; барган саен өйләр зураеп, кешеләр бәләкәйләнә бара иде.

Шушы икән Уфа дигәннәре! Бу Актаныш кына түгел иде.

Техникумын тиз таптым: нәкъ абый әйткән урынында иде. Бернинди сырсыз-бизәксез, шоп-шома итеп салынган оч катлы бер бина иде. Каушап кына эченә кердем. Коридорындагы пыяла шкафларына ул ташлар тезелгән, ул ташлар тезелгән – әллә нинди зәңгәр, кызгылт, яшькелт төсләр белән янып, ялтырап яталар иде.

Ап-ак йөзле бер чибәр апага белер-белмәс русчам белән үземнең кем икәнлегемне әйттем. Ул минем аттай гәүдәмне баштанаяк күздән үткәрде дә бик ягымлы итеп аңлатып бирде. Минем монда килеп йөрүемнең кирәге дә булмаган: мине имтихансыз гына кабул итәчәкләр икән. Язу да җибәргәннәр. Алмавымны әйткәч, аптырагандай, кашларын күтәреп, бер кәгазь язып бирде.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери»

Обсуждение, отзывы о книге «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x