– Шушы язу белән августның егерме бишеннән дә калмый килеп җит: тулай торак мәсьәләсе каралачак, – диде.
Шул ук көнне кич үзем утырып килгән пароход белән кайтып та киттем.
Бер егермеләренә чаклы рәхәтләнеп колхозда эшләргә була иде әле, – кайту белән эш сорап бригадирга бардым. Бригадир Асия апа, миңа бик астан үрелеп карап:
– Синең гәүдәгә ярардай эше дә калмаган бит әле аның. Алачыкта – абыең белән энең. Лобогрейканы Чегән Хәмзәсенә бирдек… – дип шаяртып алды. – Ярый инде, алай бик ялынып сорагач, загатирнага [18] «Заготзерно» сүзеннән бозылган.
йөрерсең.
Белә ул Асия апа миңа нинди эш кушарга!
Мин ике атлы арба белән заготзернога иген ташый башладым. Көшел төбендә – сиртмәле үлчәү. Бер ягына эреле-ваклы шестернялар белән икешәр потлы ике гер асылган. Икенче ягында – биш пот сыешлы ялтырап беткән кыршаулы тимер кисмәк. Шуны көшелгә чумырып аласын да, көчең җитсә – берүзең, җитмәсә икәүләп, сиртмә башын аска иеп, ыргагына эләсең. Биш пот ясагач, кисмәкне капчыкка бушатасың, авызларын бәйләп тору юк, читле арбага утыртып кына тезәсең, – шулай йөк саен илле пот… Ә заготзернога илткәч күргән газаплар: чираты, ние… Баскан саен сыгылып киткән такта басмадан таудай өем өстенә капчык күтәреп менүләр!..
Шуңа күрә бу эшкә тазарак егетләрне куялар иде. Алай да әле көненә ничә егет, капчыгы-ние белән, көлкегә калып, аска – ашлык өеме өстенә егылып төшеп китә иде. Ярый да имгәнмәсә-нитмәсә…
Безнең бригададан без Тәрҗимә белән икәү. Тәрҗимә берүзе ике егеткә биргесез. Безнең басу заготзернога якын булганлыктан, көненә өчәр юл ясыйбыз. Иген күп чыкканда, без әйләнеп кайтуга, капчыкларны көшел өючеләр тутырып куя иде – төяп кенә китәсең.
Җәзилә дә көшел өя. Кайсы көнне ул, Тәрҗимә белән урыннарын алмашып, минем белән заготзернога иген илтә бара. Без ындыр табагыннан, гадәттәгечә, икебез ике арбага утырып китәбез. Ләкин олы юлга төшкәч, бахбайларны үз көенә куябыз да, мин Җәзилә янына күчеп утырам. Ул, итәге белән тезен каплап, аякларын сузып җибәрә. Мин, капчыклар өстенә чалкан ятып, аның терсәктән ачык беләген тотам. Без шулай, талгын искән җилдәй, тын гына барабыз. Бездән алда да, арттан да Агыйдел буена олау-олау иген агыла, һәр тарафтан җил белән бергә яшь арышның әрем катыш әчкелтем-татлы исе саркып килә. Инде кайнар буына сулышлар киңәеп, туйганчы бер яңа ипекәй ашаганбыз, – тын белән суырып алырдай көткән көзге байлык иде бу!
Җәзилә, сүзсез барудан ялыккач, минем муенга иркәләп кенә арыш коя башлый. Тәнем кош каурые белән сыйпагандай рәхәт кытыклана. Ләкин азактан кызыгы бетеп, мин аны биленнән кочып алам да өстемә егам. Җәзилә бар көче белән кулымнан ычкынып, тагы торып утыра. Берсендә ачылып киткән итәген тезенә үк кыстырып куйды да үпкәләгән сыман күкрәгемә төртте:
– Мин сиңа!.. Укырга киткәч, шәһәр кызларына күзең төшеп, мине ташларсың әле… Шәһәр кызлары алар чибәрдер: Актаныш базарында падручкем [19] Русчаның «под ручку» (култыклашу) сүзеннән бозылган.
генә йөргән кызлар шикелле, гел киенеп-ясанып йөриләрдер…
Күз алдыма ни өчендер ап-ак матур йөзе белән техникумдагы секретарь апа килеп баса.
– Тач дөресен әйттең! – дим мин. – Шәһәр урамы гел Актаныш базары төсле. Кызлары да киенгән дә ясанган – агы ак чибәр, карасы кара чибәр. Бер эшләре юк, падручкем тик йөриләр. Алар ачмаган капка, алар кочмаган егет юк…
– И, миңа димәгәе, кочсыннар ла – бик ушым китте ди!
– Китәр дә! Әгәр синең апаң минем абыйга иргә чыкса?.. Ул чакны без кода белән кодача булабыз түгелме соң?
– Булса ни!..
– Ә йөрергә ярый микән соң ул кода белән кодачага?
– Әллә тагы… йөрмәсәң йөрмәссең.
– Туктале, син уйла, «Кодача күңел ача» дип, сукыр артистлар җырлап китте китүен дә…
Җәзилә чынлап торып уйга төште. Аннары түгәрәк йөзенә тулып чыккан үпкә белән:
– Син шул мине ташлау өчен сылтау эзлисеңдер әле, – диде дә бик нык авырттырып битемә бер уч арыш сипте.
– И шул холкыңны яратам да инде: аяз көнне бөтерчек өермә сыман булып китә.
Мин аны тагы бер кулым белән генә биленнән кысып алдым.
– Җибәр! Холкы әйбәтләрне шәһәрдә кочарсың.
– Менә сантый!.. – дидем мин.
Безгә юл саен накладной белән ашлык үлчәп җибәрүче Камай абзый без киткәндә юри кеше алдында: «Аң булыгыз, гыйшык-мыйшык белән мавыгып китеп, дәүләткә дигән ашлыкны яңлыш Агыйделгә аудара күрмәгез!..» – дип шаяртып калган иде. Шул да искә төшеп, көлеп җибәрдем.
– Нигә көләсең?
– Камай абзыйдан көләм әле.
Читать дальше