Атландым атның биленә,
Киттем сахра җиренә…
Их!
Килүемә ун көннән артык түгел, әле беренче получканы да алмаган, ә күңел, читлеккә керәсе килмәгән кош төсле, әллә кайда очып йөри. Барысы да, барысы да синең өчен бит, Вәсилә! Аллы-зәңгәрле ленталар тагып, шомырт кара күзләреңне сирпеп, сикергәли-сикергәли әллә кайдан гына килеп чыктың да мине менә монда, җир астына китереп тыктың. Ялтыравыклы итекләр киеп кайтсам, үзеңнең дә үзәгеңне өзәрмен әле өзүен.
Өмет тә киң, кесә дә тирән, акча гына аз. Беренче получкадан соң «Бу нишләп болай гына?» дип телемне кузгатмакчы булган идем дә, арт яктан кемдер килеп иңбашымнан тотып алды. Әйләнеп карасам – Рахман абзый тора. Минем белән бергә килгән Кәче кешесе. Азрак төшереп тә алган үзе, күзләре елтырый. Көлә бу. «Маңгаеңда тир, аяк астыңда җир исән булсын диген, тиле малай, акчаны монда санап кына бирәләр», – ди. Якташ итеп, үзе белән яртыны сындырырга чакыра. Бармадым. Кешене белмим, минем үз исәбем үземдә. Кием-салымны рәтләрлек акча җыеп булса, монда, җир астында тончыгып ятасым юк. Китәм, буразнама кайтам. Төннең төн буе йокламыйча, акчамны исәпләп чыктым, – мин дигәнчә түгел. Иртәгесен, бүтән бер кешене дә күрмәгәч, техникка бәйләнә башладым. «Ни өчен болай?» – дим. Шаркылдап көлә генә. «Безнең җир астында ни өчен болай дигән сорауга җавап бирү гадәте юк ул», – ди. Китте дә барды. Бары тик итекләре генә күз алдымда ялтырап калды.
Тырышсам, әнә шундый итекләргә тырышам инде мин. Басканда шыгырдап тора торган булсын, кунычында кояш нуры уйнасын. Тик менә җир астында «Ни өчен?» дигән сорауга җавап бирмәүләре генә ярамый икән.
Эчмәдем, тартмадым, ике ай дигәндә, саф унбиш сум акча җыйдым. Ә теге техникка һаман ачуым кабарып йөри әле. Штраф дип, бөтенләй юк нәрсәләр өчен минем өстән язып чыгара икән. Астан шулай язып чыгаргач, өстә синең белән сөйләшеп тә тормыйлар, билгеле. Әгәр шул ләгънәт төшкән штрафлары булмаса, минем акчам егерме биш сум булыр иде инде. Получка саен кесәдә икмәклек-тозлык, чәйлек-шикәрлек калдырам да, калганын әйбәтләп кенә төреп, бүрек түбәсенә, эчкә тегеп барам. Кәче кешеләре – картрак шахтёрлар – миннән көләләр. «Синең төсле яшь бер егет, моннан элек тә шулай ашамыйча-эчмичә акча җыйды-җыйды да, җыелган акчасы – җир өстендә, ә үзе, лава ишелеп, җир астында калды. Аша-эч, әти тапкан мал түгел, үзебез тапкан жәл түгел», – дип, дусларча җилкәмә кагып куялар. Бөтенләй читкә этеп ташламасыннар тагын дип, буш чакларда алар белән карта уйнаштыргалыйм. Этлекне дә белә башладым. Күз ачып йомганчы бер картаны икенче карта белән алыштырып куям. Күрсәләр – ипи шүрлегенә эләгә, күрмәсәләр – бөтен көн минеке. Бүрек түбәсе һаман калыная бара дигән сүз.
Берсе өстенә икенчесен тегә-тегә, берчакны шулай бүрекнең эче бөтенләй кечерәеп калды. Кешеләр көләләр, нигә синең бу бүрегең баш очында гына тора, диләр. «Хәере белән торсын, сезгә дә шуны телим», – дим эчемнән генә.
Тамагымнан кысып, алдашып, арысын аударып, биресен түнтәреп тутырган идем, бушавын бик тиз бушады.
Ә ул болай булды.
Берчакны шулай баракларда шау-шу купты. Имештер, Урал ягыннан атаклы картёжник килә. Безнең Голубовкага түгел – кая ул безгә андый атаклы кеше килсен. Үтеп барышы, имеш. Түземсезлек белән көтеп тора башладык. Әллә нинди имеш-мимеш хәбәрләр таралды. Эт бистәсе туйга әзерләнгән төсле әзерләнде. Берзаман менә ул килеп тә төште. Кып-кызыл мыеклы, күзләре ут уйнап тора, үзе байларча: ак яка, чылбырлы сәгать, ботинкалары ялык та йолык. Күргәч тә йөрәгем жу итеп киткән иде, тикмәгә булмаган икән. Ламповойга качып, ике төн уйнадылар, керми йөрдем. Йөрәк каһәр суккан бит минем, түзми. Йокларга бирми, песи баласы төсле сикереп чыкмакчы була. Ахырында түзмәдем, кердем. Кергәндә бүрегем баш очында гына тора иде, чыкканда күзләремә чаклы батты. Шулай итеп, йөрәк тыпырдаудан туктады, бүрек эче иркенәеп калды. Ә теге атаклы Кызыл мыек безнең шахтёрларның барлы-юклы акчаларын җыйды да барыбызны да эчерде, аннары үзе икенче шахталарга китте.
Кызыл мыектан соң мин акчаны бүрек эченә текми башладым. Ник дисәң, бүрек эченә кәгазь тутырып адәм көлдереп йөргәнче, бар тапканны ашап, аннары тагын иптәшләр белән әллә нидә бер төшергәләп йөрүдән дә яхшысы юк икән. Елап утыра торган балаларым юк әле.
Шулай да Вәсилә искә төшә, каһәр. Теге чакны, аларның капка төпләрендә, үпми дә калдым бит үзен. Курку дисәм, юк, куркуның ни икәнен дә белмим мин. Әллә нәрсә генә булды шунда. Каушадым, ахры. Йолдызлар бик түбән төшкәннәр иде шул ул кичне, уңайсыз иде.
Читать дальше