1 ...6 7 8 10 11 12 ...38 Бераздан ак чиләкләрен асып килүче Вәсилә дә күренде. Әллә кайдан ук таныдым, – төшемә кереп йөдәткән кыз. Нык кына үскән, тулыланган, аяклары җиргә әллә тия, әллә юк – шул, нәкъ шул үзе.
Дөньядагы бөтен нәрсәне оныттым, сикереп каршысына чыгып бастым. Элек икебез дә телсез калдык, аннары икебез дә берьюлы сөйләшергә тотындык. Мин аңа нәрсә әйттем, ул миңа нәрсә диде – берсен дә белмим. Шахтада күргән азаплар онытылды, ялтыравыклы итекләрем дә онытылды, ахрысы, Вәсилә аларны бөтенләй күрмәде дә бугай.
Аннары ул, озак торырга ярамый, әнкәйләр ачулана, дип, чиләкләренә су алып кайтып китте.
Ул икенче әйләнеп килгәндә, без тагын сөйләшергә, вәгъдәләшергә тиеш идек тә, ул икенче әйләнеп килергә өлгерми калды. Минем Вәсилә белән озак кына сөйләшеп торуым теге кыска күләгәле абыйларга ошап җитмәгән булса кирәк, алар, миңа якынрак килеп, мине үчекли башладылар. Әллә кайдан сизенәм: кесәләремнән кулларымны чыгарасылары килә аларның.
Дәшми-тынмый гына торам. Ни генә димә, кунак бит. Тыйнак буласым килә! Ә тегеләр һаман тел озайталар. Арада гармун тотканы бигрәк тә юха нәрсә икән – турыдан түгел, читләтеп-читләтеп кенә канымны кыздыра.
– Исмәгыйль кызы бер зимагур өчен саргая дигәннәр иде, шушы икән инде зимагуры.
– Ябышып чыгам, дип әйтә, имеш, ди.
– Нигә исең китте, чыгар. Әнә итекләре икәү ич. Берсе бер итектә, икенчесе икенче итектә рәхәтләнеп торырлар.
Басып тик торам, ә тик торуы шундый читен. Кулларым шундый кычыта, ичмасам, син дә тизрәк әйләнеп килмисең, Вәсилә!
Гармунчы егет инде иптәшләрен үчекли башлады:
– Кул юк бездә, тел генә бар. Кунакларга колга таба алмыйча йөргән андый салам сыйраклар элек безнең авылга утыз теш белән килсәләр, егерме биш теш белән кайтып китә торганнар иде.
Үчекләү бар, бөергә төртү бар. Бусы инде бөергә төртү. Кеше минем бөергә төртсен, мин үз күләгәмә үзем сокланып торыйм, имеш. Рәхмәт инде Мамалай егетләренә, мин үз тешемне калдыруга караганда, кеше тешен чүпләүне артыграк күрәм.
Дәшмәдем, сүгенмәдем – тегеләрнең каршыларына килеп бастым. Торам. Бер-берсенә карашалар. Кулларын күрмим – артка яшергәннәр. Үз кулымны да күрсәтмим – сугышырга дип килмәдем мин. Шулай ук тешемне чүпләтергә дип тә килмәдем. Каршыларында басып торам, дәшмим.
Ахырында чыдамадым, дәштем:
– Ягез, абыйлар, алай теш белән уйнарга яраткач, уйнашып карыйк, алайса.
Гармунчы егет, гармунын тартып җибәргән булып, терсәге белән янындагы егеткә төртте. Сизенәм, егетләрнең уйнашырга исәпләре юк түгел. Берсе минем артыма табарак авышты, икенчесенең кулы, кесәсеннән чыгып, минем якага таба күтәрелә башлады. Гармунчы, бакаларына басып, гармунын тартып җибәрде, тик ябарга өлгермәде. Мин, тиз генә пәке алып, гармунны урталай ярдым да салдым.
…Сугыш шулай башланды, мине салкын кладовойга ябып кую белән очланды. Минем пәке, бер чыккач, гармунны урталай яру белән генә калмаган, икенче бер егетнең яңагын да телеп төшергән. Ул икенче егет дигәнем староста малае икән. Аларга контор кешеләре, урядник килгән чак булган. Яңагы теленеп кайткан егет аларның берсенә дә ошамаган. Мин Ниса түтиләргә кайтып, бәрелгән-сугылган җирләрне юып маташканда, ишекне каты итеп кагып, урядник килеп керде:
– Кайда ул кеше чәнчүче бандит? Мин аны төрмәдә черетермен.
Урядникның акырынуы мине ике тиенлек тә куркытмый, тик менә төнне Вәсилә кочагында үткәрәм дип торганда, монда, таш кладовойда үткәрү генә ачуны китерә.
Ә уйлап карасаң, минем ни гаебем бар? Сөям. Сөйдем, сөячәкмен. Вәсилә барыбер минеке булыр. Маңгаем белән таш стенаны ватармын, ә Вәсиләне кешегә бир- мәм.
Шулай да таш кладовойда яту бигүк җайлы түгел икән. Пиджакны аска җәеп ятып карыйм, күзгә йокы керми. Төрмәгә эләгәм дип куркудан түгел, төкерәм мин аларның төрмәләренә. Бер башлагач, староста малаеның икенче яңагын да телеп төшерәсем калган икән. Ә шулай да әйбәт сугыштым. Гармунның теле – бер якта, бакасы икенче якта аунап, тапталып калды. Өчәүләп ташландылар, берсенә дә үпкәләрлек булмады.
Җенләнеп ята торгач, йокыга киткәнмен. Төннең бер вакытында тәрәзәдән әкрен генә дәшкән тавыш ишетеп уянып киттем. Сызылып ай яктысы төшкән, итекләрем ялык-йолык итеп яталар. Дәртләнеп үк киттем. Тәрәзә янына бардым, пыяласы юк, бары тик тимер рәшәткәләр генә. Тәрәзә артында ниндидер бакча булса кирәк, агачлар күренә. Ә кеше-фәлән күренми.
– Кем бар анда? – дип, ачу белән кычкырам.
Тәрәзә артында моңсу гына тавыш, хатын-кыз тавышы:
Читать дальше