Узган елдан бирле байтак кына су аккан, аз-маз гына акыл да кергән, шуның өстенә тагын Сабан туе вакыты, кош дигәнем Вәсилә булып чыкты, Вәсилә дигәнем минем төшемә кереп йөдәтеп бетергән алма сатучы кызы икән, болай булгач, коры идән таптаучы гына түгел инде мин.
Өйгә кердем дә Исмәгыйль абзыйны күреп әйттем:
– Бүген кунам инде мин сездә, Исмәгыйль абзый, – дидем.
Кундым. Ә кунмаган булсам яхшырак буласы икән. Вәсилә аш өе белән ике арада әле анысын, әле монысын ташыган булып чабулап йөрде дә кич белән, яңа күлмәкләрен киеп, ишегалдында бөтерелергә тотынды. Чандыр гына кыз, бу хәтле купшылык кайдан килгән диген. Чәчләрен ленталар белән күмгән. Өстендә аклы күлмәк. Җитен чәчәге төсле вак-вак кына бизәкләр төшкән. Челтәрләп, иңбашларына каплавычлар салындырып теккән алъяпкыч.
Үзем унбиш яшьлек малай, ә эчемдә шайтан утыра. «Кысып карарга иде бу кызны, сыңар учка сыеп бетәр иде микән?» – дип уйлыйм эчемнән генә.
Аннары алар күрше кызлары белән, чыр-чу килеп, әллә кая чыгып киттеләр. Ишегалды бөтенләй бушап калды. Капка төбенә чыктым. Утырып тордым. Аннары әйләнеп кергән булдым. Ә Вәсилә күренми дә күренми. Йолдызлар күренә башладылар. Әллә нинди гаҗәп йолдызлар. Үзләре яшькелт, үзләре баш очында гына диярлек, катырак җырлап җибәрсәң, өстеңә коелырга торган төсле. Безнең Янбулат авылында мондый йолдызларны һич күргәнем юк иде минем. Чынлап та, әллә нинди генә булды ул кич.
Шул кичне, иптәш кызлары белән уйнап кайтышлый, Вәсилә, минем янга туктап, миннән:
– Син ни атлы? – дип сорады.
Мин исемемне әйтеп өлгермәдем, ул, балаларча чытлыкланып, икенче сүзгә күчте:
– Безнең атны тәки баш китердең бит син. Ничек курыкмадың?
Мин ни дип тә әйтә алмадым, ат өстендә килү кызлар белән сөйләшүгә караганда чүп кенә икән. Вәсилә, үзе шулай чикерткә генә булса да, батыр булып чыкты. «Ник сөйләшмисең, сөйләш, сөйләш инде!» – дип, минем янымда бөтерелеп торды да, ахырында миңа кулы белән төртеп, ишегалдына йөгерде. Сөйләшә алмасам да, кулга киткәч бирешмим инде мин. Песи төсле сикереп торуым булды, кызыйны капка баганасына китереп кысуым булды. Чырылдаган була, үзе шундый җиңел, шундый җиңел!
– Безгә тагын кил, яме, Айдар! – ди бу миңа.
Юк, мин аларга ул җәйне тагын бара алмадым. Ник дисәң, киемем әйбәт түгел минем, оялдым. Ул чук төсле, ә мин әти кәзәкиеннән бозып теккән кыска җиңле камзулдан. Бөтерелеп йөрер-йөрер дә, ахырында бер көнне әйтер: «Син, малай, әтиеңнең камзулын киеп, минем тирәдә йөрмә әле», – дияр. Әйтмәсә дә, үзем беләм мин: кызлар сөйсен өчен, иң элек бер пар ялтыравыклы итек, бер тужурка, сатин күлмәк, хәтфә кәләпүш кирәк…
Җәйге эшләрне бетергәч, иң кимендә әнә шуларны эшләп кайту нияте белән шахтага китәргә булдым. Әти белән әни каршы торып караганнар иде дә, авызларын тиз томаладым. Җилкәм үсте, синең искеңнән бозып теккән камзулга сыймый башладым, дидем. Шуннан үзләре аңладылар тагын. Эш хәзер конторда, паспорт алуда. Баштан ук шикләнгән идем, дөрес шикләнгән икәнмен, конторда күземне дә ачырмыйлар. Яшелрәк әле син, диләр. Тагын бер-ике җәй Янбулат кояшы астында пеш, аннары шахта тишегенә таман гына булырсың, дип көләләр. Маташтырмагыз, бар пешүем җиткән минем, китәм булгач китәм. Контор идәннәренә төкермәдем дә ичмасам, паспортсыз көйгә киттем дә бардым.
Юлда Кәче авылы кешеләренә очрап, алар белән бардык. Безнең ярты авыл шахтада, үзебез урнаштырырбыз, диделәр. Яшькә яшь булсам да, буем бар минем, кулларым да бар. Кәче кешеләре ошатып ук куйдылар. «Молодец, йөрәгең җиткән», – диләр.
Голубовка дигән шахтага килеп җиттек. Чынлап та, Кәче кешеләре баскан икән үзен, килгән көнне үк җыелып эчтеләр, мин – бердәнбер Янбулат малае – бөтенләй югалып калдым. Эчтеләр, эчтеләр дә, аннары Эт бистәсе дигән урынга кайтып сугыштылар. Барысын да эчемә җыеп кына торам. Хәер, эчкә җыярлык әллә нәрсә дә юк. Кәҗә оясы чаклы гына өйләр, стеналары балчыктан, тәрәзәләренең ватылган өлгеләренә иске мендәрләр тыгып куйганнар. Ул бала, ул чебен – ерып йөргесез. Нужаны мин безнең авылда гына дип уйлаган идем, монда да бар икән ул нужа, монда әле озынрак сакаллысы саклап тора икән.
Беренче тапкыр клетка утырып шахтага төшкәндә әти белән әнине искә алуымны, ходокның түшәменә маңгаемны бәреп күземнән утлар күренгәнне, лавага кереп җиткәч лампам сүнеп, нишләргә белмичә аптырап калуымны язып тормыйм. Карт шахтёрлар әйтәләр, башта ул шулай була, диләр. Беренче көннәрдә үземне дә түгел, кешеләрне дә түгел, атларны кызганып йөдәдем. Сукыр атлар. Мескеннәр, гомерләре буена шунда җир астында вагонетка тартып интегәләр икән. Күзгә караган төсле карыйлар җаннарым. Боларга караганда безнең җир өсте атлары кунак кызлары икән. Якты кояш астында рәхәтләнеп эшлиләр, яшел тугайларда утлап йөриләр. Ә Сабан туйларында инде үзләре дә ирек ача, кешене дә ирек ачтыралар. Кинәт Вәсиләләрнең чабыш атлары исемә төшә. Их, атланыр идем дә туган-үскән җирләремә кайтып китәр идем.
Читать дальше