Хәер, ни генә булса да, Мамалайда булмасын инде. Теге усал хатын белән талашканнан соң, нинди егетлек турында уйлап торасың ди? Шулай да колакларым исән икән әле. «Кая, минем атны кем алып бара?» дигән бер тавыш ишетеп калдым. Икеләнеп торулар бөтенесе коелды: «Бир, абый, үзем!» – дип кычкырдым. Ике минуттан мин инде ат өстендә идем.
Атның аякларын кыздырып тормадым. Хуҗасы үзе дә таякны тиз сындырырга ярата торган кеше икән. «Әнкәсен бик чая мал дип сатканнар иде. Йөрәгендә булса, аягында булыр. Әйдә, атлан да кит», – ди. Аты болай җиңел күренә. Тояклары да түгәрәк, борын тишекләре дә парлы, бәлки, нәрсә булса да чыгар.
Китә башлагач, атның иясе, мине туктатып, колагыма тукыды:
– Кара аны, баш килерлек булмаса, хайванны юкка яндырма. Тот та аермадан ук сулга каер, авылның аргы башында мин үзем каршы алырмын.
Җавабым юк, дөрес сүз. Булмастайны камчылаудан ни файда? Киттек. Барыбыз җидәү: Госман, мин, калганнары ят малайлар. Атлар барысы да күрер күзгә ягымлы маллар. Уйнаклап кына баралар. Арада бер озын торыклы байтал мине бигрәк тә куркыта. Еш-еш пошкыруыннан, башын чайкап баруыннан ук сизенәм – үткен хайван булса кирәк.
Малайларның үзара сөйләшеп барулары да колагымны кытыкламый түгел:
– Кибәхуҗалар килмәс диебрәк чыккан идек, болай булгач, безнең борынга суктыгыз инде сез.
– Без сукмадык, байтал сукса сугар.
Аннары алар эч пошыра торган татулык белән тагын ниләрдер сөйләшәләр. Мин бер дә дәшмим. Дәшә алмыйм мин. Кешеләрнең үзеңнән узып китүләре турында алдан ук мондый тыныч итеп сөйләп бару өчен, эчеңдә җаның булмаска кирәк. Яратмыйм мин мондый татулыкны! Йә дәшмим, йә сугышам.
Госман тегеләр белән сөйләшеп бераз бара да, аннары, арткарак калып, атын минеке белән тигезли. Сер итеп кенә әйткән төсле, авыз эченнән генә пышылдый:
– Монда, малай, рәт чыгара алмабыз, ахрысы, без. Барысы да шомарган таш күренә. Әнә теге кашка байтал әйләнә-тирәдә бер атны да чыгармый, ди.
– Күренер әле, барып карыйк, – дим мин, сүзне юри кыска тотам.
Бераз җир сүзсез барабыз. Бу сүзсезлек Госманга ошамый, ул, атын сикертеп, алгарак китә.
Барып җиттек. Тезелдек. Чыктык. Башта бер-ике чакрым җирне барыбыз да тигез килдек дип әйтерлек. Бу араны атлар җиргә түгел, хәйләгә басып килделәр. Бер-беребезнең чамасын тарттык, йомшак якларны капшадык. Госман, чыгу белән дип әйтерлек, камчысын айкый башлады, ара-тирә йөрәксеп кычкырып та җибәрә, тик шулай да ул берәүне дә куркытмый. Аның түшәмен без шунда ук күрдек. Моннан соң ул, ничаклы тырышса да, артык сикерә алмаячак. Ул бездән бер җир буе дип әйтерлек алда бара, тик шулай да мине ул түгел, арттан уйнаклап килүче теге кашка байтал шикләндерә. Үз атымның чамасы үземдә, камчы тидерергә ашыкмыйм – бар нәрсәнең дә вакыты була бит.
Ниндидер юл аермасын үттек, берәү шунда кинәт кенә «Һа!» дип кычкырып җибәрде, колагыма җил бәрелде, тояклар ачу белән тупырдадылар. Күземне ачып йомарга өлгермәдем – кашка байтал минем алга атылып чыкты. Аның арт тоякларыннан балчык атылып минем битемә бәрелде, бераз вакыт күземне ача алмыйча бардым, – ә күзне ачарга вакыт бик җиткән иде.
Алда, берничә чакрым ераклыкта, колга башындагы сөлгеләр чагылып киттеләр. Күренделәр, аннары тагын югалдылар. Хәйлә бетте, безнең аяк астында хәзер җир, җитмәсә тагын, нинди җир! Йә күтәрә ул, йә башыңны яра. Мин ике бармагымны тешемә кысып сызгырып җибәрдем һәм беренче мәртәбә атыма камчы селтәдем. Уен түгел икәнлекне ат та сизенде булса кирәк, кинәт сикереп алды, мин чак кына артка очып калмадым. Күз алдымда нәрсәләрдер тиз генә яктырып киттеләр, кинәт сүнеп калдылар, битемә үз атымның әчкелтем пары килеп бәрелде. Тагын шул: теге аермадан узып, бер-ике генә сикердем – Госманның артына килеп бастым. Аның атының ухылдавы ишетелә – бу дәртлелек түгел, хәлсезлек билгесе. Минем Госманнан көләсем килде, тик көлгәнче тагын бер сикерәсе бар иде әле. Атыма тагын бер селтәнеп җибәрдем – без хәзер бер тигезлектә барабыз. Тагын бер селтәнсәм, мин аны артка калдырачак идем. Госманга бу ошамады. Атына шәп кенә пар өстәмәкче булып селтәнде дә, минем атның алга сузылып бара торган борынына сукты. Күземә кинәт кан бәрелде – күрә дә, уйлый да алмадым. Ачу белән ярсып, Госманның битенә камчым белән селтәп җибәрдем. Ул чайкалды, аты өстеннән очып төшеп калды. Соңыннан гына белдем, каты сугылган икән мескенгә, алты ай буена яңагын бәйләп йөрде, ә соңыннан гомерлек яра эзе калды.
Госманнан, тагын берничә ярканаттан җиңел генә узып китсәм дә, кашка байталдан узу ансат булмады. Ул сөлек төсле сузылган, ничектер агып бара. Өстендәге малае да боҗыр күк. Кадакланган шикелле утырган да, кулларын як-якка болгаштырып, очып кына килә. Атны борчымый, телен белгән төсле, әллә нидә бер кычкырып кына җибәрә.
Читать дальше