Сөлгегә килеп җитәргә ярты чакрым чамасы җир калганда, без икебез дә бер тигезлектә бара идек. Мәйдандагы халыкның умарта корты төсле гөжләве ишетелә башлады. Кемдер ярсулы тавыш белән: «Каула, Айдар!» – дип кычкырып җибәрде. Кауларга кирәк икәнен мин үзем дә бик яхшы белә идем, шулай да ул ярсулы тавыш ярап куйды, тартып алган төсле булды ул. Мин тешләремне кысып селтәнеп җибәрдем, нидер аугандай булды, боҗыр күк малай артка шуды, сөлгегә ярты җир буе калды дигәндә, минем атым кашка байталның алдына сикереп чыкты. Күзләремә яшь килде – үзем өчен түгел, кашка байтал өчен.
Мине ат өстеннән кочаклап алдылар, ә атның муенына бик озын сөлге эленде. Кайсысыныкы булгандыр, әйбәт сөлге иде ул. Әле хәзер дә, авылны, балачакны искә төшергән минутларда, бүтәннәр белән бергә күз алдымда һаман шул кызыл башлы озын сөлге җилфердәп тора кебек…
Әйтерсең лә әллә ни эшләгән, мине рәхмәт белән коендыралар гына. Аннары коры рәхмәттән юеш әче балга күчәбез. Атның хуҗасы – Исмәгыйль абзый дигән кеше – кайдадыр күргәнем дә бар күк үзен. Аема-ваема куймыйча, мине үзләренә кунакка алып килде. Бай гына кешеләр икән, өйләре калай түбәле, капкалары буяулы, идәннәре дә буяулы, – мин элек басарга да кыймый торган идем дә, бераз кунак булганнан соң биеп тә җибәргәнмен тагын.
Исмәгыйль абзый үзе гаҗәп дәртле кеше икән, мине җырлый-җырлый эчерә. Ул җырлаганда, мин аның авызына карап утырам. Иреннәре әллә ничек, миңа таныш төслерәк селкенә, кайда гына күрдем соң мин бу кешене? Хәтерләп карыйм – юк, берни дә искә төшми. Барысы да юылган. Мамалай балын эчкәнем юк иде, шулай икән шул, барысын да юып төшерә икән.
Ашагач-эчкәч, мин инде кайтып китмәкче булып ишеккә карый башладым. Кунак булу рәхәтен рәхәт тә, шулай да ишек дигән нәрсә бар бит дөньяда. Кергән ишектән вакытында чыгып китә белергә дә кирәк.
Тик Исмәгыйль абзый минем сүзне ишетергә дә теләмәде. Бүген бездә кунарсың, иртәгә ихтыярың, теләсәң кая бар, ди. Әллә чынлап, әллә юри әйтә: кичен менә кызлар уенына барырсың, дип ычкындыра. Хәйләкәр төлке син, Исмәгыйль абзый, бер утырып бал эчтек, мине колак йомшакларыма чаклы белеп бетердең. Кайдан белгән соң ул минем кызлар яратканны?! Шулай да мин сүземне бирмим: «Китәм булгач китәм», – дим. Исмәгыйль абзый үзенекен: «Җибәрмим булгач җибәрмим».
Мамалай балының тагын бер гаҗәп ягы: эчкәч, аяклар тик тормый икән. Биегән булдым, селкенгән булдым, ә аяларым һаман тыпырдап торалар. Имеш, аларга эш тап. Ишегалдына чыгып киттем. Матур гына бакчалары бар икән. Алма, шомырт, миләш, карлыган, чия – баш тыккысыз. Шулай да кердем. Аптырап тик торам. Дөресрәге, бүрегем белән киңәш итәм: китәргәме, калыргамы? Китәр идем, баллары бик әйбәт, аннары тагын кызлар уйнаган җиргә дә барасы килә. Китмәс идем, мин аларга кем? Коры бер тыпырдавык. Идән таптаучы. Шулай уйланып, бүрек белән киңәш итеп торганда, кинәт бер яфрак селкенеп китте. Аннары икенче яфрак селкенеп китте. Аннары куе булып, төптән чыгып үскән бер карлыган агачы дерелдәп куйды. Карлыган агачы белән бергә минем йөрәк тә дерелдәде. Ни булыр бу? Басып тик торам. Миннән киңәш шул: андый хәвефле минутларда басып тик торудан да файдалысы юк икән. Карлыган агачы тагын селкенде, мин ни дип әйтергә дә өлгерми калдым, бер кул күренде. Кечерәк кенә кул. Башта мин аны кош дип торам, кул икән. Кызлар кулы булырга кирәк, йөрәгем шулай ди. Басып тик торам. Башыма бер карлыган ботагы килеп төште. Тагын берәү. Тагын. «Шаярмагыз!» – дип кычкырып җибәрдем. Ничек кычкырмаска ди соң, ул бит бөтен карлыган агачын сындырып бетерер. Ә теге кул шаяра да шаяра.
Мамалай балының сез белми торган тагын бер гаҗәп ягы: карлыган бакчасында калтыратып калдыра икән. Калтырап тик торам, әй. Шулай да бераздан атладым. Үзенә таба якынлашуымны күргәч, теге кулның иясе агач төбеннән кинәт пырхылдап килеп чыкты. Ул – карлыган агачының теге ягында, мин бу якта. Карлыган агачы безнең билебездән генә.
– Мин сиңа бервакытны алма белән бәргән идем, исеңдәме? – ди ул, вак кына тешләрен күрсәтеп көлә.
Карлыган агачы безнең билебездән генә, кыз инде шактый ук үскән, күкрәге беленеп килә.
– Сез безнең авылга алма сатарга килгән идегез, – дим мин.
Ул арада баскыч төбеннән «Вәсилә, син кайда? Өйгә кер» дигән тавыш ишетелә. Шулай итеп шул, кош дигәнем Вәсилә булып чыкты. Әйбәт, бик әйбәт.
Вәсилә китмәкче булды, китмәде, тагын посты. Ә бераздан пышылдаган тавыш белән:
– Син китмә! Кун бездә, кун, – дип, кыска-кыска гына итеп әйтеп куйды. Үзе тагын карлыган агачы төбенә посты. Мин ни дип әйтергә дә өлгерми калдым, ул агачларга поса-поса бакчадан чыкты да йөгереп өйгә кереп китте.
Читать дальше