– Акыллы хайван иде, җаным, ни булды икән бу Актырнакка? – ди Исмәгыйль абзый, фонарь яктысында этнең үлгән гәүдәсен селкеп тора.
Этне дә, картның үзен дә кызганып куйдым.
Тагын берәр кат яктыртып уздылар да тынычландылар, ахрысы, кереп киттеләр. Ә минем пәке тәрәзә рамына кадалган килеш тора да тора. Аның үткен йөзе тәрәзә аша төшкән ут яктысында тагын да ялтырый төшә, койманың теге ягында Госманның куркынып мышнаганы ишетелә, ә Вәсилә чыкмый да чыкмый.
Бераздан кайдандыр ерактан эреле-ваклы кыңгырау тавышлары ишетелә башлады. Исерек авазлар күтәрелде, юлга тупырдатып баскан тояк тавышлары урам өстендә яңгырап калды. Кияүне алып киләләр, кияү кайдадыр шушында, якында гына. Йөрәгем дөп-дөп тибә, әгәр Вәсилә чыкмаса, Исмәгыйль абзый этен генә югалтып калмас бүген.
Юк, чыкты. Әнә бакчага таба килә. Нәкъ сөйләшенгәнчә, кулында комган. Әнкәсе баскыч төбенә чыгып, йомшак кына итеп нидер дәште дә кереп китте. Кереп китмәсә дә, барыбер алып китәчәк идем кызын. Тудырган, үстергән – аның эше бетте, үскәч алып китү – минем эш.
Вәсилә нечкә генә итеп тамак кырып куйды. Күз ачып-йомганчы ул минем кулымда иде инде. Күтәреп алып бардым да җайлап кына бакча коймасының өстенә куйдым, койманың теге ягыннан Госман кулын сузып тора.
Кызның уңганлыгына тагын бер кат иман китердем – очынып кына тора. Ник кенә куркып карасын. Ә бит без аны киявенең авызыннан диярлек тартып алып китәбез.
Кыңгырау тавышлары колак төбенә үк килеп җитте инде. Кемдер, урамны яңгыратып: «Киләләр!» – дип кычкырып җибәрде. Ишек тавышлары, хатын-кызларның үзара пышылдаулары ишетелде: «Вәсилә! Син кайда, Вәсилә?»
Вәсиләгез койманың аргы ягында инде, аны тиз генә таба алмассыз. Ишегалдында ыгы-зыгы, ә мин, Вәсилә белән булышып, тәрәзә рамына кадалган пәкемне онытып калдыра язганмын.
– Йә инде, Айдар, калсын инде, – дип, куркынып дәшә Госман.
Нишләп пәке калдырырга? Ишегалдында кияү егетләре, хатын-кызлар, малайлар. Ишегалдында чыр да чу. Ә мин коймадан тавышсыз-тынсыз гына сикереп керәм дә, агачлар арасыннан кача-поса килеп, тәрәзә рамына кадалган пәкемне алам.
Ун минуттан без инде юлда идек. Атлар пыр тузып чабалар, чаба бирсеннәр, шулай рәхәтрәк.
Бүген инде безнең өйдә ыгы да зыгы. Әни йөри чабулап, Зөһрә апа йөри чабулап, мәче йөри чабулап. Иртәдән бирле мич яна, чаж да чож таба тавышы, минем тавышка урын да юк. Мәш киләләр. Килен үзе дә җиңнәрен сызганып алган, итәк кыстырулы, кулы кулга йокмый. Әнинең авызы колакларына җиткән, киленне ошаткан, янәсе.
Хәер, үземнең дә кәеф күтәренке – өйләнәм дигән сүз бит.
Элек карт-коры, күрше-күлән, туган-тумача җыелып, үзләре генә утырдылар, безне кертмәделәр. Кич белән без утырдык, картларны кертмәдек. Мулла никахны укыды, Вәсилә хәзер минеке инде, теге вакыттагы төсле, алма белән атып кына китә алмас.
Әни ак келәткә бик әйбәтләп урын җәеп куйган, узганда-барганда кырын күзне салып йөрим. Шулай да кызны алып кайтышкан иптәшләрне, аннары тагын җәйнең эсселегеннән авызлары кибеп йөри торган барлык авылдашларны бер сыйламыйча ярамый бит. Утырыгыз, эчегез, уйнагыз, җырлагыз, «бу кем туе» дигәндә, «пәри туе» дип әйтерлек булсын.
Әти миннән качырып әзерләгән булган, мин әтидән качырып – аракы су урынына ага. Егетләр телләренә салына башладылар, болай сыйлагач, иртәгә без сиңа тагын бер кыз урлап алып кайтып бирәбез, диләр. Ул мине мактау, ул әтине мактау, фәрештә сөтеннән оешкан кешеләр булдык та калдык. Тамак төбе кычыта-кычытуын, сүзләрем дә бар, дәшеп кенә булмый. Үз туеңда үзең тавыш чыгару күңелле түгел.
Үземне мактауга чыдап та утырган булыр идем, бервакытны Госман Вәсиләне мактый башлады:
– Кызга тиендең инде, Айдар, кадерен белеп кенә тор, билен сындыра күрмә. Кичә, койма өстеннән күтәреп алганда, ялгышлык белән кулым биленә тиеп киткән иде, ай бил үзендә, ай бил, җанкисәгем, – ди. Тагын әллә ниләр лыгырдый.
Түзмәдем, өйалдына чакырып чыгардым тегене:
– Йә телеңә салынмыйча гына утырасың, йә мин сине тәрәзәдән атам, – дидем.
Җебүе җиткән каһәрнең, шаркылдап көлә генә:
– Мактаганга нигә кылтаясың, кәләшеңне мактыйм ич. Мактарлык җире булганга күрә мактыйм, – ди.
– Сүзеңне үлчәп сөйләмәсәң, күр дә тор, телеңне суырып алып, колак тишегеңә тыгып куярмын.
Һаман тыелмый бу, ә күзләре шундый ялтырый.
– Телемне өзеп алганчы, әйтәсе сүзләремне әйтеп бетерим дип тырышкан идем, ярый инде алай булгач, әйтәселәрен дә әйтмим инде.
Өйалдында сукыр ут кына, шулай да күрәм: башын исереклеккә салып кылануында бер шик бар аның. Эчемдә нидер кайнап уяна, бервакытта да болай булганы юк иде. Мин хәзер аңа «тик тор» дип түгел, «сөйлә» дип бәйләнәм. Ә ул, юри минем ачуымны китереп, күзгә карап тик тора.
Читать дальше