Табылмаган мал тау чаклы, диләр. Әтиләр дә, кайт та кайт дип, хат артыннан хат тупырдатып торалар. Паспортсызларны бик нык тикшерәләр икән дигән хәбәр дә йөри. Вәсиләне дә сагындым, кайтмый булмас, ахры. Алдагы получканы алгач, өс-башны бераз караштыргалыйм да – сәфәр.
Шундый яхшы ният белән йөргәндә, теге – безнең штольняның технигы тагын аякка килеп чалынды бит. Имеш, мин терәүләрне дөрес салмаганмын. Терәүләр салырга җыенам әле мин сиңа, черек теш. Получканы алып, өзәсе эшләремне генә өзим. Үземә үзем ант итеп куйдым: арт сабагын укытам мин ул дуңгызның.
Җае да туры килде. Расчёттан соң, иртәгә китәсе дигән көнне, иптәшләр белән бераз төшердек тә урамга чыгып киттек. Байтак кына болганып йөрдек. Берчакны шулай, иптәшләрдән аерылып, тар гына урам буенча үзем генә килә идем, күземә күренәме дип торам – бу сөйрәлә. Кинәт антым исемә төште, уч төбем кычыта башлады. Каршына килеп бастым. Торам. Якасыннан каптырып алдым:
– Безнең Эт бистәсендә ни эшләп йөрисең син? – дим тегеңә.
Шүрләде бу, ык та мык килә.
– Берәр нәрсә чәлдерергә йөри торгансың әле, – дидем дә, икенче кулым белән яңагына чалтыраттым да. Учымның кычытуы басылып ук китте. Теге кычкыра башлады, мин – тагын берне. Кычкыра икән, туеп җитмәгән дигән сүз. Нигә бирмәскә? Квартальныйның Эт бистәсендә пычагым эше дә юк, тавышка үзем белән бергә эчкән иптәшләр килеп чыктылар.
– Киткәндә бу таш маңгайның итеген киеп китәрмен дигән антым бар иде, булышыгыз әле, егетләр, – дим. Егетләр тегенең авызын томалап тордылар, мин әйбәтләп кенә ялтыравыклы итекләрен салдырып алдым.
Ничек кенә булмасын, сүземдә тордым, авылга ялтыравыклы итекләр киеп кайттым.
Кайтып бер-ике көн тормадым, Кәҗә Шаяхмәт малае кайткан икән, баеп кайткан икән дигән хәбәр бөтен авылга таралып та өлгерде. Мыек астыннан гына көлеп тик йөрим, әйдә, дан китсен, дим. Мыек дип юкны сөйлим, кайда әле мыек. Шәп-шәрә, малай. Ә чынлап та, борын астында сызылып киткән кара мыек булса начар булмас иде, – кара мыек, ялтыравыклы итекләр, сатин күлмәк, кесәле чалбар, куллар чалбар кесәсендә. Урамнан узасың, бөтенесенең күзе синдә: «Әнә, әнә Айдар узып бара!»
Башкасы бар, мыек кына юк шул. Хәер, төкерергә. Болай да бик әйбәт йөрим әле. Кичә Сабир кызыннан, Хәдичәдән, хат алдым. Кәгазьне чәчәкләп тутырган. «Әлхат, нисфелмәляхәт, кабул күрсәң, укып бак, кабул күрмәсәң, утка як» дип теленә салынган. Утка якмадым ягуын, шулай да ертып ташладым. Киндер күлмәкле Хәдичә торып торсын әле, анда мине, яшь тай төсле, ефәк чукларга күмелгән Вәсилә көтеп тора торгандыр.
Әйдә Мамалайга, синең апаңнарга кунакка барабыз, дип, Госманга әйтеп караган идем, ул риза булмады. «Ни атна, ни шимбә, килешми ул, без эш кешесе» дигән була. Ә мин әйтәм, килешә, дим. Киттем дә бардым.
Авылдаш дигән булып, Госманның апасына – Ниса түтигә төштем. Бер яулык белән бер исле сабын тоттырдым – эреде дә китте. Аяк астыңа ятып үлимсәнә дигән төсле йөри. Ул чаклысы кирәк түгел, шулай да менә бу кош теледәй хат кисәген Вәсиләнең үзенә генә илтеп бирче, Ниса түти.
Ярты сәгать тә узмады, Ниса түти шундый ук «кош теле» тотып әйләнеп тә кайтты. «Кичкә чишмә янында очрашырбыз, шунда кил» дигән. Түзә алмыйм, сезнең Мамалайда кич тиз буламы соң ул, дип, Ниса түтидән сорашасым килә. Ә ул – наян хатын – үзе кыбыр-кыбыр эшләп йөри, үзе сөйләнә:
– Чәчен тарап утыра, чәче биленә төшкән… Хатны укыгач, бөтенләй аптырап калды, чәчен дә үрмәкче була, хат та язасы бар. Ишекле-түрле йөгереп йөри кызың. Ә үзенең биле сыгылып тора, буе-сыны коеп куйган төсле. Каушау килешә икән тагын үзенә: ике бите алма төсле булып кызарды. Күтәрелеп карамый да үзе, шулай да күреп торам: сөрмәле күзләреннән дәрт ява.
Җитәр, Ниса түти! Синең сүзләреңне тыңлап бетерә алмам, сезнең кичегезне көтеп тәкатем җитмәс. Аякка ялтыравыклы итекләрне киеп, өскә зәңгәр сатин күлмәкне элеп, күлмәк өстеннән билгә чук асып, урамга чыгып киттем. Урамның нәкъ уртасыннан барам – булды, урамның читеннән күп йөрдек, уртасыннан йөреп карыйк әле.
Вәсиләләрнең өй турыларына якынлашам, йөрәгем дөп-дөп тибә. Күрә микән, юк микән? Кичен очрашырбыз без, ул турыда сүз дә юк, көндез, кояш яктысында күреп кал син мине!
Узып киттем, бераз чиркәнчек алган төсле булды. Матур кыз дигәннәре кызык кына нәрсә икән – йөрәккә кереп утыра да чыкмый да чыкмый.
Шулай да кич җитте тагын. Итекләремне ялтыратып, сатин күлмәк өстеннән пиджак элеп чыгып киттем. Чишмә буена барып бастым, – кызлар су китерергә тотынганнар гына. Бераздан, гармун уйнатып, берничә егет тә килде. Рәтлерәкләрен сугышка алып бетергәннәр, ахры, болары – корырак сөякләр. Шулай да, эт оясында батыр дигәндәй, миңа таба кырын күзләрен салгалыйлар. Кайдан килгән чыпчык бу, янәсе. Исем дә китми, басып тик торам. Авызымда – папирос, кулларым – чалбар кесәсендә. Яшькә яшь булсам да, гәүдә бар миндә. Күләгәм коточкыч озын булып сузылган. Тегеләрнең күләгәләре минем күләгәм янында чебеш кенә.
Читать дальше