Кәрим Тинчурин - Пьесалар / Пьесы

Здесь есть возможность читать онлайн «Кәрим Тинчурин - Пьесалар / Пьесы» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Драматургия, literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Пьесалар / Пьесы: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Пьесалар / Пьесы»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татар әдәбияты классигы, драматург Кәрим Тинчуринныңәлеге китабында танылган пьесалар урын алды.

Пьесалар / Пьесы — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Пьесалар / Пьесы», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Садрый. Үзегез генәме?

Мөршидә. Әйе, үзем генә.

Садрый. Кара син аны. Сезнең яңа һөнәрләрегез дә бар икән. Безнең бай йортларында үскән кызлар түгел, рәтлерәк асрауларыбыз да мондый эшләр белән чуалмыйлар.

Мөршидә. Сез мине монда килергә мәҗбүр иттегез.

Садрый. Мин?!

Мөршидә. Әйе, сез. Әгәр дә кичә полициягә Мансур өстенә ялган ялалар ябып, донос ясаган булмасагыз, мин монда килмәгән булыр идем.

Садрый. Кара син аны. Ха-ха… Сез фискал да була беләсез икән. Әллә Шакирҗан байның йортына кереп таларга да сез юл күрсәттегезме?

Мөршидә. Йә Алла! Сез нәрсә сөйлисез?

Садрый. Каушамагыз, каушама… Хәер, сез алданган гына бит. Мин сездән андый начар эш булыр дип шикләнмим.

Мөршидә. Әллә юкса… (Елый башлый.)

Садрый. Тынычланыгыз, Мөршидә туташ! Мин хәзер сезнең алдыгызда бер сер ачарга мәҗбүр булам. Сез талаучылар тозагына эләккәнсез бит. Сез, Мансур малайның төче телләренә ышанып, үзегезне тәмам хур иттегез бит. Шул жулик, талаучы малай белән бөтен шәһәргә даныгыз таралачак.

Мөршидә. Садрый әфәнде, мине тәхкыйрь кылмавыгызны [6] Тәхкыйрь кылу – хурлау, мыскыллау. үтенәм.

Садрый. Мин сезне тәхкыйрь кылмыйм. Бөтен шәһәр ду килә ич.

Мөршидә. Нәрсә?

Садрый. Мансурларны Шакирҗан байны талатырга ишек ачып кертүче сез дип…

Мөршидә. Ярабби! Бу ялган каян килеп чыккан тагын?

Садрый. Мин дә башта ышанмаган идем. Әмма хәзер сезне монда очраткач ышанырга туры килә шул. Дөрес, мин сезне яман ният белән эшләгәнсез дип әйтә алмыйм. Яшьлегегез белән бер жуликның тозагына төшкәнсез. Ул сезгә китап биргән булып, сезне сөйгән булып маташуы, сезнең өчен түгел, Шакирҗан байның акчасын талау өчен хәйлә булганын хәзер үзегез дә күрә торгансыздыр.

Мөршидә (куркып) . Сез ни сөйлисез? Мансур аны һич эшләмәс! Сез генә шулай уйлыйсыз. Сез Мансурдан үч алыр өчен эшләгән эшләрегезгә мине ышандырмакчы буласызмы әллә? Юк, юк, Мансур андый кеше түгел. Кичәге талауда Мансурның катнашы юклыгына минем шөбһәм юк. Садрый әфәнде, Алла хакы өчен, Мансур өстенә яла якмагыз! Мин аны сөям. Мин сезгә булачак кеше түгел. Үлсәм дә мин сезгә булачак кеше түгел. Безнең арабызга кермәгез, Мансурны харап итмәгез! Беләм, сез монда яхшы ният белән йөрмисез. Кызганыгыз безне!.. Әгәр дә Мансур хакына яхшылык эшлисегез килмәсә, минем өчен, үлгән атам хакы өчен, Мансурны да, мине дә харап итмәгез! Мәрхүм әткәм сезнең әткәгезнең дусты булган бит.

Садрый. Менә шуңа күрә дә мин сезне шул жуликларның тозагыннан коткарырга тырышам.

Мөршидә. Ул жулик түгел. Мансур – яхшы кеше. Аның талауда зәррә кадәр гаебе юк.

Садрый. Сез шулай дип әйтәсез дә бит, полиция икенче төрле сөйли.

Мөршидә. Полиция сезнең сүз буенча гына Мансурдан шикләнә бит. Сез юк дисәгез, алар ышанырлар.

Садрый. Мин ялганлый алмыйм шул. Аннан соң талаганны таламаган дип әйтеп үземне үзем бәйләр хәлем юк.

Мөршидә. Садрый әфәнде, сездән ялынып, ялварып сорыйм. Безне харап итмәгез!..

Садрый (гаять кызып) . Безне? Ха-ха!..

Мөршидә. Әйе, безне. Мин Мансурны сөям. Мин мәңгегә, мәңгегә аныкы. Көзгә безнең туебыз була.

Садрый. Ә мин?!

Мөршидә. Мин сезнеке була алмыйм.

Садрый. Юк, сез минем хатыным булырга тиешсез!

Мөршидә. Мөмкин түгел. Мин сезнеке була алмыйм.

Садрый. Мөршидә туташ, сез яшьлек белән генә бу сүзләрне сөйлисез. Мин сезне Мансур малайга караганда мең өлеш артык бәхетле ясармын бит. Сез бер генә минутка булса да акылыгызны башыгызга җыеп карагыз әле. Мансур белән нинди бәхет табармын дип уйлыйсыз? Менә күрәсезме аның тора торган урынын? Нигә охшый? Гомерегез буенча хәерчелектә яшәячәксез бит. Мин сезне сөям. Мин сезне кадерләрмен. Мин сезне бөтен көчем белән бәхетле ясарга тырышырмын. Дөрес, минем гаепләрем бар. Ләкин яшьлектә кемдә булмый ул. Әгәр дә сез минем хатыным булсагыз, ант итеп әйтәм, менә дигән ир булырмын. Хәзерге бөтен гадәтләремне ташлап, сезнең сүзегездән чыкмаска сүз бирәм. Мөршидә туташ, үзегезне дә, мине дә харап итмәгез! Йә, ризамы?

Мөршидә. Юк. Мин үз иркемдә түгел. Мансурдан аерыла алмыйм. Әгәр дә миңа аз гына ихтирамыгыз булса, минем өчен, минем хакыма, Мансурны харап итмәгез!

Садрый. Мөршидә туташ! Актык сүзем: әгәр дә Мансурны ташларга көчегез җитмәсә, бу пычрак эшкә сез дә эләгәсез бит.

Мөршидә. Әгәр дә вөҗданыгыз күтәрсә, теләсәгез, хәзер үк мине харап итегез! Күрәсез, минем монда бер ярдәмчем дә юк.

Садрый. Менә нәрсә, Мөршидә туташ, мин сезгә эчемдәге бөтен серләремне әйттем. Үземне сезнең кулыгызга тапшырырга булдым. Әмма сез… Моннан соң мин нинди генә начарлык эшләсәм дә, никадәр түбән төшсәм дә, сәбәпчесе сез икәнлеген хәтерегездән чыгармагыз! Үзегез мине мәҗбүр итәсез.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Пьесалар / Пьесы»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Пьесалар / Пьесы» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Туфан Миңнуллин - Пьесалар / Пьесы
Туфан Миңнуллин
Отзывы о книге «Пьесалар / Пьесы»

Обсуждение, отзывы о книге «Пьесалар / Пьесы» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x