Мөршидә. Садрый әфәнде, эш минем ихтыярда түгел. Соң мин ни эшлим?
Садрый. Ярый, чүбек чәйнәүдә мәгънә юк. Бер-берегезне сөясез икән, чәнчелегез!.. (Начар күз белән озак итеп Мөршидәгә карап тора.) Мансурны коткарасыгыз киләме?
Мөршидә. Менә рәхмәт сезгә, Садрый әфәнде!
Садрый. Хәзер сез минем белән извозчикка утырып барырга тиешсез.
Мөршидә (куркып) . Кая?
Садрый. Баргач белерсез…
Мөршидә. Нәрсә?
Садрый. Әгәр дә хәзер минем белән бармасагыз, ул вакытта соң булыр.
Мөршидә. Кая чакырасыз?
Садрый. Мансурның эшләрен барып җайларга кирәк. Юкса аны бүген төнлә арестовать итүләре бик ихтимал. Бер кулга алынгач коткаруы читен булыр.
Мөршидә (читкә) . Ярабби! Бу кеше мине кая алып бармакчы була икән?
Садрый. Ризамы?
Мөршидә. Сез мине кая алып бармакчы буласыз?
Садрый. Әйттем бит инде.
Мөршидә. Юк, мин сезнең белән бара алмыйм.
Садрый. Ихтыярыгыз. Мансур сезнең өчен кадерле бит. Ә миңа дисә, асмагайлары, тереләй җиргә күмсеннәр үзен.
Мөршидә. Нәрсә? Әллә Мансурны асарлармы?
Садрый. Асу гына түгел, чәнчелдереп төшерерләр. «Руки вверх!» уен эш түгел ул.
Мөршидә. Ярабби!.. Сез мине кая чакырасыз соң?
Садрый. Баргач белерсез.
Мөршидә. Полицмейстергамы?
Садрый. Баргач белерсез.
Мөршидә. Ярый, әйдәгез!
Садрый (чыга-чыга) . Бер атуда ике куян… Ха-ха!..
Чыгып китәләр.
VIII. Сәйфетдинов ялгыз.
Сәйфетдинов (өстән казаки, эчтән полиция киеме кигән килеш, кереп карана) . Өйдә юкка охшый. Әмма эләктерсәм, медальнең шәбен бирерләр иде соң. Шакир байдан да бер егерме биш тамар иде. Тукта, бу бүлмәдә нәрсә бар икән? (Чыга.)
IX. Сәйфетдинов һәм әби.
Сәйфетдинов (сөйләшеп керәләр) . Кая китте соң?
Әби. Белмим. Сезгә соң ул ни эшкә кирәк?
Сәйфетдинов. Мин аның авылдагы абзасы булам.
Әби. Алай икән.
Сәйфетдинов. Туган абзасы. Соң ничек, энекәш акчага бик интекмиме?
Әби. Интекмәгән кая инде. Менә әле бүлмә өчен миңа да түли алганы юк. Ашау-эчүенең дә бер дә рәте юк. Яртылай ач тора, мескенкәем. Минем дә арттырырлык кисәгем булмый. Әнә шул, бүлмәләр тотып, очны очка ялгап, көчкә генә торам шунда.
Сәйфетдинов. Ә үзе соң тиз кайтырмы?
Әби. Бер дә белмим.
Сәйфетдинов. Соң, чыгып киткәндә, бер сүз дә әйтмәдемени?
Әби. Хәзер кайтырмын, көтеп торсын, диде.
Сәйфетдинов. Ә аңа кунак киләсе бармыни?
Әби. Юк. Иптәше акча китермәкче булган, ахрысы.
Сәйфетдинов. Нинди акча икән ул?
Әби. Өлешенә тигән акча.
Сәйфетдинов. Өлешенә тигән, диең, ә?
Әби. Әйе.
Сәйфетдинов. Алай!.. (Халыкка.) Йомгакның очы монда икән. (Әбигә.) Шулай инде, юк вакытта бер сум да зур акча инде.
Әби. Нинди бер сум?
Сәйфетдинов. Мансурга иптәше китерәчәк акча, дим.
Әби. Нигә, бер сум гынамыни?
Сәйфетдинов. Артык булмас, дип уйлыйм. Алар бит сәүдәгәр түгел.
Әби. Ай Алла, шулай бер генә сум булырмы икән? Бүлмә өчен тагы бирә алмасмы икәнни?
Сәйфетдинов. Бәлки, артыграк та булыр, мин белеп әйтмим.
Әби. Артыграк булыр шул. Ник дисәң, миңа гына биш сум бирәсе бар. Кибетчегә дүрт сум.
Сәйфетдинов. Бүген түлим, димәгәндер бит?
Әби. Тәгаен бүген кичкә түлим, диде. Әйткән сүзендә тора торган иде. Әйе, әйе, кичкә түлим, диде. Байыйбыз, әби, кайгырма, байыйбыз, диде. Аз акча кулына төшкәндә, бер дә алай кычкырынмый иде.
Сәйфетдинов. Бер дә үзгәрмәгән икән. Авылда да шулай кулына бераз акча керсә кычкыра башлый иде. Яшь шул әле, яшь. Кычкыра, диең, ә?
Әби. Кычкыра, балакай, бик кычкыра. Байның йортын сатып алырмын, ди.
Сәйфетдинов. Кара син аны. Йорт сатып алырбыз, диең, ә? Хи-хи-хи!.. Ай, бу яшьләрне… Бераздан әйләнеп керермен. (Борылып.) Ә соң өйдән үзе генә чыгып киттеме?
Әби. Иптәше белән.
Сәйфетдинов. Байыйбыз дип кычкыра, диең. Барлык тапкан акчасын иптәшләренә ашатып бетермиме соң?
Әби. Белмим инде, ничектер.
Сәйфетдинов. Бәлки, акчалы иптәшләре дә бардыр?
Әби. Каян беләсең, бәлки, бардыр да.
Сәйфетдинов. Күбәүме соң үзләре?
Әби. Кайсы чагында унар кеше җыелып, бүлмәне тәмәке төтененә тутырып, бөтен күмәчне ашап бетереп чыгалар.
Сәйфетдинов (халыкка) . Менә кайда икән динамит шайкасы! (Әбигә.) Ә машиналар һаман да ясыймы?
Әби. Ясый торгандыр инде. Ашарга кирәк бит.
Сәйфетдинов. Ярый, әби, мин бераздан кайтып керермен. Мин килгәнче кайтса, мин килгәнне әйтмә. Үзем күренеп бер шатландырыйм әле энекәшне. Хуш, әби! (Чыга.)
Әби. Хуш, бәбкәм, хуш. (Үз ягына чыга.)
X. Сәйфетдинов ялгыз.
Сәйфетдинов (кайтып кереп, яшеренеп) . Юк инде, бу шайканы кулдан ычкындыру юк. Нәрсәләре бар икән? Динамитлары кая икән? (Карават асларын актара. Соңыннан өстәлгә килеп китапларын актарып, бер калын китапны алып укый башлый.) Ту-ту… Тулстый… В-в-вай-н-н-наимир… ур-ман… Гһә, тулстый, вайна, мир, урман… Моның мәгънәсе нәрсә икән? Әһә, болар урманда безгә, начальствога каршы, вайна ачарга уйлыйлар икән. Ваше благородиегә илтеп бирим әле. Ул мондыйларның иҗеген дә, сүрәсен дә белә иде.
Читать дальше