Кәрим Тинчурин - Пьесалар / Пьесы

Здесь есть возможность читать онлайн «Кәрим Тинчурин - Пьесалар / Пьесы» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Драматургия, literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Пьесалар / Пьесы: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Пьесалар / Пьесы»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татар әдәбияты классигы, драматург Кәрим Тинчуринныңәлеге китабында танылган пьесалар урын алды.

Пьесалар / Пьесы — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Пьесалар / Пьесы», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Мансур. Юк, әби, самавырны кичкә шәпләп кайнатып куярсың. Менә нәрсә: мин хәзер чыгып китәм. Минем бер иптәшем бүген миңа акча китерәчәк. Әгәр дә килсә, мине көтсен.

Әби. Нинди акча?

Мансур. Минем өлешемә тигән акча. Хәзер кайтыр, диең. Мине көтсен!

Әби. Ярый, балакай. Тыңласа әйтермен. Бүген әле хуҗа да фатир акчасы өчен тагы хезмәтчесен керткән иде. Иртәгә Мансурдан алгач бирермен, дидем.

Мансур. Яхшы иткәнсең. Без, әби, хәзер баедык инде. Байның фатир акчасын гына түгел, йортын сатып алырга да мөмкин.

Әби. Ай, балакай, самавырым ташый торгандыр. Чәй эчмичә генә чыгасыңмыни?

Мансур. Эчмичә генә.

Әби. Алайса, каплап куярга кирәк. (Чыга.)

III. Мансур ялгыз.

Мансур. Тизрәк барырга кирәк. (Эшләпәсен киеп чыгып барганда, Ибраһимга очрый.)

IV. Мансур һәм Ибраһим.

Ибраһим. Уф, уф!.. Менә әкәмәт! Бу хәлләрне күрермен дип уйламаган идем.

Мансур. Нәрсә? Сиңа тагын ни булды?

Ибраһим. Адәм мәсхәрәсе иттеләр, туган. Ярый әле, котылдым.

Мансур. Нәрсә, ни булды? Әллә ашаган өчен түләмичә чыгып барганда эләктеңме?

Ибраһим. Кичә көнозын бернәрсә ашамаганым үзеңә мәгълүм бит.

Мансур. Йә?

Ибраһим. Шул. Ачлыктан төне буе йоклый алмадым. Таңнан торып Минһаҗга барганда, теге мәлгунь Шакирҗан байның капкасы төбендә тотып, арестовать итеп, охранный отделениегә алып барып, тоташтан биш сәгать сөйләттеләр. Сөйли-сөйли телләрем талып бетте. Барлык документларны алып калдылар. Эттән дә битәр ачыктым. Кесәдә бер тиен акча юк. Кая, зинһар, әбидән алып булса да, бер сум биреп тор әле. Иртәгә түләрмен.

Мансур. Ни өчен соң арестовать иттеләр?

Ибраһим. Кем белә аларны. Берсе, «бомба», ди. Икенчесе, утыз мең, камыр, ди. Башыма париклар киертеп чәчләремне тузгытып бетерделәр. Алдыма корымга буялган түгәрәк бер нәрсә китереп куеп, моны берәр яры күргәнең юкмы, дип сорыйлар. Сине дә сораштылар.

Мансур. Хуш?

Ибраһим. Әй, чәнчелеп китсеннәр лә. Кая, иптәш, бик ашыйсы килә бит. Эчәгеләр тишек насос шикелле чыж да чож килә.

Мансур. Янымда бер тиен дә юк шул. Кичкә булыр.

Ибраһим. Бер ун гына тиен юкмы, ичмасам?

Мансур. Чирек тиен дә юк.

Ибраһим. Ичмасам, бераз күмәч бир.

Мансур. Күмәч булса, үзем рәхәтләнеп чәй эчәр идем әле.

Ибраһим. Инде ни эшләргә?.. Шулай ук бүген ачка үләргә туры килерме икәнни?

Мансур. Әгәр дә берәр сәгать ашамыйча чыдый алсаң, акча була.

Ибраһим. Юк, иптәш, бер сәгать түгел, бер минут та чыдар хәлем калмады… Бер сәгатьтән буламы соң?

Мансур. Тәгаен була.

Ибраһим. Кәкре каенга гына сөятмәссеңме икән?

Мансур. Була, дим инде. Ильяс берәр сәгатьтән тәрҗемә өчен минем өлешемне китерәчәк.

Ибраһим. Ул өлешкә генә тигән булгач, бер туярлык та булмас инде.

Мансур. Туярлык булыр, кайгырма. Көтеп тор шунда. Кара әле, бәлки, ул үзе китермәс. Берәр кеше артыннан гына җибәрер. Ул вакыт инде мин булып акчаны алып калырсың.

Ибраһим. Ничек син булып?

Мансур. Шулай, Мансур булып. Юкса акчаны бирмәү ихтималы бар бит.

Ибраһим. Юк инде. Андый һавадагы акчаны көтеп монда вакыт уздырганчы, берәр яры барып сугылырга кирәк. (Тора. Эшләпәсен кия.)

Мансур. Әгәр дә рәт чыкмаса, миңа кил.

Ибраһим. Юлда егылып үлмәсәм килми дә булмас шул.

Чыгалар.

V. Садрый ялгыз.

Садрый (керә, карана) . Һә, галах малай, менә хәзер инде карыйк. Ничек итеп бу боткадан ычкынырсың икән. Бай кызлары тирәсендә күп йөренә торгач, синең ише маңка малайларны шулай итеп өйрәтәләр. (Кәгазьләрен чыгарып кайсын китап эченә куя, кайсын карават астына ташлый.) Менә бу кәгазьләр синең арт сабакларыңны өйрәтәчәкләр. (Кәгазьне, калын китап эченә куйганда, идәнгә төшерә.) Фу, чәнчелгере!

VI. Әби һәм Садрый.

Әби (сәхнә артыннан чыгып кычкыра) . Перес! Перес! Алланың дәргяһыннан сөрелгән [5] Дәргяһтан сөрелү – мәрхәмәттән мәхрүм ителү. нәрсә, монда килеп җиттеңмени? (Чыга.) Әбәү, монда кеше бар икән. Сезгә кем кирәк?

Садрый. Мин Мансур әфәнденең иптәше булам. Йомыш бар иде. Өйдә юк икән.

Әби. Хәзер генә чыгып китте.

Садрый. Алаймы? Хушыгыз!.. (Чыга башлый.)

Әби үз бүлмәсенә китә, ишектә Мөршидә очрый.

Садрый белән Мөршидә бер-берсен күрү белән катып калалар.

VII. Садрый һәм Мөршидә.

Садрый (паузадан соң) . Мөршидә иптәш, ничек болай монда киләсе булдыгыз?.. Әллә җөйче кызыгыз монда торамы?

Мөршидә дәшми.

Каушамагыз. Була ул… Менә мин дә тегүче эзләп монда ялгыш кергәнмен. Сез, бәлки…

Мөршидә (батыраеп) . Мин Мансур әфәндегә килгән идем.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Пьесалар / Пьесы»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Пьесалар / Пьесы» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Туфан Миңнуллин - Пьесалар / Пьесы
Туфан Миңнуллин
Отзывы о книге «Пьесалар / Пьесы»

Обсуждение, отзывы о книге «Пьесалар / Пьесы» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x