Карим Тинчурин
Пьесалар / Пьесы
© Татарстан китап нәшрияты, 2021
© Ваһапова Р. Г., төзү, 2021
* * *
Сакла, шартламасын!..
Комедия
Дүрт пәрдәдә
Уйнаучылар:
Шакирҗан – татар бае.
Габбаса – аның хатыны.
Шәрифҗан – аларның уллары.
Мөршидә – Шакирҗанның кардәш кызы.
Мортаза бай – Шакирҗан байның дусты, бик юан кеше.
Мансур – газета идарәсендә эшләп йөрүче яшь язучы.
Ибраһим – Мансурның иптәше.
Садрый – бозык байбәтчә.
Сәляхетдин – байбәтчә.
Николай Александрович – пристав, бик юан кеше.
Сәйфетдинов
Фёдоров
Шымчы.
бутишниклар.
Гыйлаҗ бабай – Шакирҗан байның дворнигы.
Нурмөхәммәт – Шакирҗан байның типографиясендә эшче.
Сәгатьче.
Әби – Мансурның бүлмә хуҗасы.
Гөлҗамал – Шакирҗан байның асравы.
Байлар дачасы. Уртада алтын шарлы челтәр капка. Сулда тәрәзәле һәм пыяла ишекле зур терраса. Уңда дача эскәмиясе. Сулда өстәл һәм урындыклар. Куе урман. Кояшлы, бик якты көн.
I. Гыйлаҗ бабай ялгызы.
Гыйлаҗ бабай (капка янында) . Көш, көш, юньсезләр! (Җирдән таш алып.) Монда сезгә ни калган? Үз йортыгыз тармыни? Көш, көш, дим, әрсезләр. (Тагын таш алып бәрә.)
Мансур килеп керә. Таштан куркып кала.
II. Гыйлаҗ бабай һәм Мансур.
Мансур. Чү, бабай? Ни эшлисең? Башны ярырсың.
Гыйлаҗ бабай (куркып) . Ялгыш, энем, ялгыш. Тавыкларны куадыр идем. Йөдәтеп бетерделәр.
Мансур. Суярга кирәк үзләрен. Кем тавыклары соң?
Гыйлаҗ бабай. Күрше тавыклары. Көнозын шунда чуалалар.
Мансур. Чуалсалар ни, рәхәтләнсеннәр. Сиңа уңайсызламый торганнардыр ич?
Гыйлаҗ бабай. Бай ачулана. Кеше тавыкларын кертергә кушмый. Әтәче – бигрәк усал нәрсә. Безнең әтәчне кыерсыта. Безнең әтәчнең токымы яхшы булса да, яшь әле. Күрер күзгә зур булса да, көче азрак шул. Күршенеке карт әтәч, килеп-килеп безнең әтәчне талап китә. (Тавыкларны күреп, борылып.) Көш, көш!.. Ни калган сезгә монда? Көш, дим, зимагурлар! Көш, дим, юлбасарлар!.. (Таш алып бәрә.) Көш, дим!..
Мансур. Байлар өйдәме?
Гыйлаҗ бабай. Карт бай шәһәрдән кайтып җитмәде әле.
Мансур. Бикәләр өйдәме?
Гыйлаҗ бабай. Өйдә.
Мансур. Тагын кемнәр бар?
Гыйлаҗ бабай. Нигъмәтҗан шәһәргә байны алып киткән иде. Иртәгә кызлар да бәйрәмгә хәзерләнергә китәчәкләр, мин дә шәһәргә кайтам. Мунча керәсе бар. Бәйрәм бит, ахрысы. Байның иске читеген бирергә булган иде әле бикә. Гает намазына читек киеп барырмын дип торам. Юкса итек тәмам эштән чыкты инде. Яхшы итек иде. Тузды шул, тузды.
Мансур. Тузса, баеңнан яңаны сорарга кирәк.
Гыйлаҗ бабай. Безгә, картларга, кайда инде яңа итекләр! Нигъмәтҗан көне-төне үзе белән бергә йөрсә дә, аңар да әле яңаны алып бирми. Байның быел расходлы елы шул. Яңа итекләр даулап булмый инде. Көзгә чыдаса, кыш өчен кайгырмыйм. Кышны чабатадан да уздырып була аны. Көз көне пычракта карт кешегә уңайсызрак. Миндә риматиз чире бар дип әйтәләр. Аяклар сызлый. Риматиз юешкә ярамый икән. Көзгә кадәр итекләр таралып бетмәсә ярар иде. Дегетләп, һәйбәтләп чормага куйган идем. Көзгә чыдаса, кыштан курку юк. Кыш көне су ташыганда, итек уңайсыз була. Көзгә чыдаса, кыштан, Алла боерса, курку юк. Тәндә җан булганда, салкынга бирешмисең аны. Кыштан курку юк, Алла боерса.
Мансур. Бабай, сиңа ничә яшь?
Гыйлаҗ бабай. Яшь дигәндә, яшькә байлык зур. Югары оч Хисами белән бер елны каралдык. Менә аның инде гүр иясе булганына, уракка төшкәндә, нәкъ унбер ел була. Миңа дә күптән вакыт инде дә, ризык бетмәгән булгач торасың икән шул. Карчыкны җирләгәнгә, бәрәңгеләр казыганда, нәкъ унсигез тула. Яшькә байлык зур. Аллага тапшырып җиденче кибәнне башладык инде.
Мансур. Нәрсә дисез?
Гыйлаҗ бабай. Җиденче унга керештек инде. Көлтәләр җыйганда, алтмыш дүрт була.
Мансур. Мин сезгә йөз яшь бардыр дип торам.
Гыйлаҗ бабай. Йөзгә кадәр торып булмас инде. Менә син мине унбиш ел элек күрсәң иде… Мин, пристаньда эшләгәндә, егерме потны эһ тә итмичә күтәреп пароходка кертәдер идем. Хәзер беттек инде. Балаларның кайгысы картайтты.
Мансур. Ни булды балаларга?
Гыйлаҗ бабай. Кыз балаларны, Аллага шөкер, башкардык. Ир балалардан бәхет булмады.
Мансур. Тәүфыйксыз булып чыктылармы әллә?
Гыйлаҗ бабай. Ул яктан, Аллага шөкер, балаларга үпкәләр хәл юк. Балалар менә дигән егетләр иде. Зур улым Низаметдин исемле иде. Шул Низаметдин, мескен, шахтада җир астында күмелеп калды. Гәүдәсен дә таба алмаганнар. Икенчесе Шакир атлы иде. Анысы күрше авыл алпавытында бик яхшы урында торадыр иде. Арыш суккан вакытта машинага кысылып, кулын бөтенләй эштән чыгарды. Барлыгы өч атна авырып, гүр иясе булды. Яшьләр үлгәнче, мин үлсәм, яхшырак булыр иде бит, Алланың язмышына каршы барып булмый. Күрәсең, җир өстендә ризыклары беткән инде. Балаларның игелекләрен күрергә язмаган, күрәсең. Кыз балалар да ирләре янында, Уралда, алтын базларында торалар. Ахыргы көннәремдә япа-ялгыз калдым. Алла шулай язган, күрәсең. Берни итәр хәл юк.
Читать дальше