Сәляхетдин. Нәрсә?
Садрый. Билләһи газыйм. Мин аны хәзер генә сиздем. Ул менә хәзер генә монда иде.
Шәрифҗан. Бездәме?
Садрый. Әйе. Шайкасындагы бер кеше белән сөйләшеп торганын тыңлап тордым. Ләкин алар әле акчаның шәһәрдәме, өендәме, дачадамы икәнен тәгаен белмиләр күренә. Менә шул акчалар аларның кулына төшкәнче, үз кулыбызга төшерсәк, аларга сандык төбендәге кирәксез кәгазьләр генә калачак. Осталык белән эшләгәндә, акча синдә булачак, ә бөтен гаеп алар өстендә калачак. Кәгазьләр аларда булгач, башкасы кирәкми. Ләкин моны бик тиз, бәйрәмгә кадәр эшләп алырга кирәк. Юкса соңыннан соң булыр. Ләкин бу серне, акча безнең кулга кергәнче, бик яшерергә кирәк. Булмаса, бөтен нәрсәдән колак кагып калырбыз. Мансур малай бүген монда куна бугай. Төнлә аның артыннан күз-колак булып йөрергә кирәк. Кемнәр белән йөрер икән?
Сәляхетдин. Акча безнең кулга ничек керер соң?
Садрый. Аның хакында хәзер берәр яры барып яхшылап сөйләшергә кирәк.
Сәляхетдин. Егетләр, менә монда ерак түгел, теге куе наратлыкта тиен күргән идем. Шуны барып атыйк әле. Сез шунда бара торыгыз. Әлеге мәсьәләне дә шунда гына сөйләшербез. (Китә.)
Башкалар да кузгалалар.
Шәрифҗан. Ул Мансурның андый уйда икәнлеген белмәгән идем.
Садрый. Син әле бик күп нәрсәне белмисең. Мин ул галахны хәзер бик яхшы аңладым.
Китәләр.
XII. Шакирҗан.
Шакирҗан (зур паузадан соң, җиләннән, күк тиредән тегелгән бүректән, җилән астыннан ак казаки, кулында зур зонтик, капка төбенә җиткәч) . Көш, көш, әрәмтамаклар! Көш, имгәкләр! Көш, көш, көш, дим, ахальниклар. Монда сезгә ни калган? Көш, Яэҗүҗ-мәэҗүҗ токымы! Гыйлаҗи! Гыйлаҗи! Кайда дөмектегез?.. Көш, көш, галдиш, көш!.. (Таш белән бәрә.)
XIII. Шакирҗан һәм Гыйлаҗ бабай.
Гыйлаҗ бабай (ашыгып, аксый төшеп) . Көш, көш, юньсезләр! Көш, дим, мәнсезләр!
Шакирҗан. Кая дөмегеп торасың? Нигә боларны карамыйсың? (Борылып өйгә керә-керә.) Кайсыгыз бар анда? Кунаклар килә. Самавыр куегыз! (Кереп китә.)
XIV. Гыйлаҗ бабай.
Гыйлаҗ бабай. Көш, көш, җәһәннәм кисәүләре! Кая качасың, кая? (Колачларын җәеп тавыкларны җибәрмәскә тырыша.) Кая барасың, уңмаган, кая, кая?.. Көш, көш, көш! Бай кайтканны күрмәскә күзең чыкканмыни! (Тавыкларны куып китә.)
XV. Мөршидә һәм Шакирҗан.
Мөршидә өстәл урынын хәзерли. Соңыннан Шакирҗан бай керә.
Шакирҗан. Шәрифҗан кая?
Мөршидә. Иртәдән бирле өйдә күргәнем юк.
Шакирҗан (чәйнекнең капкачын ачып карап) . Кайсыгыз чәй салды?
Мөршидә. Мин.
Шакирҗан. Синдер шул. Мин сиңа ике кунак дип татарча әйттем бит. Менә син монда ике табынга җитәрлек чәй салгансың. Кара аны, кызый, минем йортта алай бармакларың озаймасын. Киявең өендә юмартланырсың. Икенче шундый эшеңне күрсәм, бармакларыңны тапармын. Өстәл җыйганда, чәйнекне селкемәссең. (Шикәр савытының капкачын ачып карап.) Бу шикәрне дә син тутырдыңмы?
Мөршидә. Калса әрәм булмас.
Шакирҗан. Калса, әрәм булмаганын мин дә беләм. Малны кадерсезләсәгез, бәрәкәте кача. Шикәр белән болай юмартланырга минем шикәр заводым юк. Ишетсен колагың! Минем шикәр заводым юк. Киявеңдә теләгәнчә кыланырсың. Йортымдагы бәрәкәтне качырасыз. (Варенье күреп.) Вареньены савытыннан ташытканчы тутырмасаң, кулың корыр идемени? Һе, дөнья корыткыч әрәмтамаклар! Расходыгыздан башка бер файдагыз юк. Бисмиллаһ-иррахман-иррахим. (Бармагы белән варенье савытының читен сөртеп ала һәм бармагын ялый.) Ярый, бар, эшегезне карагыз! Учак астында кирәксезгә утын ягып тормагыз!.. Йә, бар, бар, киләләр…
Сәхнә артыннан тавыш ишетелә. Шакирҗан каршы ала.
XVI. Шакирҗан, Мортаза һәм пристав.
Шакирҗан. Әйдәгез, рәхим итегез, әйдәгез!.. Микалай Ләксәндрич, түрдән рәхим итегез!..
Мортаза. Ха-ха-ха!.. Әмма да кызык иткәнсез үзләрен.
Шакирҗан. Микалай Ләксәндрич, рәхим итегез! Самавыр чыгарыгыз!
Пристав. Рәхмәт, Шакир Искәндәрич! Шуннан соң өннәре дә чыкмады. (Кылычын салып урындыкка элә.) Алар белән башкача эшләп булмый.
Мортаза. Миндә аларның берсе торган иде. Әмма ләкин мин тезгенне кыска тоттым. Әмма ләкин, мин сиңа әйтим, кереп бер ай торырга өлгермәде, бунтовать итә башлады. Аш начар, имеш, куна торган урын начар, имеш, эш авыр, имеш. Жалованье аз, дип, малайларны котырта башлаган. Ә, алаймы, дим, эш начармы, дим, эш авырмы, дим, жалованье азмы, дим, куна торган урын начармы, дим. Алайса, энекәш, син бездән ераграк бул, синең ише кызыл авызларны бик күп күргән, дим. Әмма ләкин, мин сиңа әйтим, шул сүзләргә каршы нәрсә ди бит? Син мине чыгарасың икән, ярты айлык жалованьемны алдан биреп чыгар, ди. Алаймы, дим, соң ярты айлык кына азрак булмасмы, дим. Берьеллык ук биримме, дим. Сез миңа ярты айлык жалованьемны алдан бирергә тиешсез, ди. Ни өчен, дим, мин сиңа эшләмәгән өчен акча бирим, дим. Син минем үги улым да түгел, наёмщигым да түгел, дим. Әмма ләкин, мин сиңа әйтим, үзенекен кисә бит. Сез миңа бирергә тиеш, ди. Яхшылыкта бирмәсәң, мин сине судка бирермен, ди. Алай булса, энекәш, син бар, минем белән судлаш инде, син бүгеннән безнең кеше түгел, сиңа бәддога, дидем. Әмма ләкин, мин сиңа әйтим, шуңар каршы менә нәрсә ди бит! Син, ди, бәддогаң белән карт хатыныңны кайтып куркыт, ди. Әмма мине түгел, аның базары узды инде, ди. Алаймы, дим, син әле бәддогалар тикшерәсең икән, синең хакың ана сөте шикелле хәләл, дидем дә ярты айлык торган жалованьесын да бирмичә чыгардым. Хи-хи-хи!.. Билләһи газыйм, шулай иттем. Хи-хи-хи!.. (Көлгән саен бик каты йөткерә.)
Читать дальше