• Пожаловаться

Кәрим Тинчурин: Пьесалар / Пьесы

Здесь есть возможность читать онлайн «Кәрим Тинчурин: Пьесалар / Пьесы» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях присутствует краткое содержание. Город: Казан, год выпуска: 2021, ISBN: 978-5-298-04198-0, категория: Драматургия / literature_20 / tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале. Библиотека «Либ Кат» — LibCat.ru создана для любителей полистать хорошую книжку и предлагает широкий выбор жанров:

любовные романы фантастика и фэнтези приключения детективы и триллеры эротика документальные научные юмористические анекдоты о бизнесе проза детские сказки о религиии новинки православные старинные про компьютеры программирование на английском домоводство поэзия

Выбрав категорию по душе Вы сможете найти действительно стоящие книги и насладиться погружением в мир воображения, прочувствовать переживания героев или узнать для себя что-то новое, совершить внутреннее открытие. Подробная информация для ознакомления по текущему запросу представлена ниже:

Кәрим Тинчурин Пьесалар / Пьесы

Пьесалар / Пьесы: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Пьесалар / Пьесы»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татар әдәбияты классигы, драматург Кәрим Тинчуринныңәлеге китабында танылган пьесалар урын алды.

Кәрим Тинчурин: другие книги автора


Кто написал Пьесалар / Пьесы? Узнайте фамилию, как зовут автора книги и список всех его произведений по сериям.

Пьесалар / Пьесы — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Пьесалар / Пьесы», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема

Шрифт:

Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Мансур. Беләм мин аны. Ха-ха-ха!..

Мөршидә. Мансур әфәнде, китабыгыз өчен рәхмәт. Өйгә кермәдегез инде. Хәзергә сәламәт булыгыз!

Мансур. Мин Шакирҗан байны көтәм әле.

Мөршидә. Ә, әйе, шулай бит. Миңа өйгә керергә кирәк инде. Дәү абый озакламыйча кайтыр. Хәзергә хушыгыз! (Китә башлый.)

Садрый. Мөршидә туташ! Мөршидә туташ!

Мөршидә (уңайсызланып кына яртылаш борылып) . Нәрсә?

Садрый. Миңа җавап бирмәдегез?

Мөршидә (коры гына) . Нинди җавап?

Садрый. Безнең белән көймәдә чыга торгансыздыр бит? Бәдри байның кызлары да чыгалар. Артыгыздан керимме?

Мөршидә. Кермәгез. Мин чыкмыйм.

Садрый. Ни өчен?

Мөршидә җавап бирмичә кереп китә.

VI. Мансур һәм Садрый.

Мансур (истиһза белән) . Нихәл? Каптыгызмы?

Садрый. Син безгә карама. Без кабабыз да, шулай ук каптырабыз да.

Мансур. Мөршидә туташ тирәсе өчен саеракка ошый.

Садрый. Анысы безнең эш.

Мансур. Шулай инде, юләрләрне чәчеп үстермиләр. Аларны безнең бай йортлары хәзерләп кенә тора.

Садрый. Байларны сүксәк тә, бай кызларына карап селәгәй ага, диең, ә?

Мансур. Ага, диең, ә?

Садрый. Селәгәй агызып кына калыр да шул.

Мансур. Калыр, диең, ә?

Садрый. Галахлар шайкасы шул. Билләһи газыйм, галахлар шайкасы. Ха-ха!

Мансур. Ха-ха, диең, ә?

Садрый. Тукта әле, син шул хәерче башың белән ни дип, эт шикелле, байлар дачасы тирәсендә чуаласың?

Мансур. Син әле черегән башың белән дә чуаласың бит.

Садрый. Нәрсә, ни дисең?

Мансур. Черегән башың белән дә чуаласың, дим.

Садрый. Бу ни дигән сүз?

Мансур. Черегән дигән сүз.

Садрый. Бу хакта без синең белән бер очрашырбыз әле. Һәрбер узып барган зимагурга үземне кимсетергә рөхсәт итмәм.

Мансур. Сез үзегез баштанаяк кимчелек бит. Шакшының шакшылыгын исбат иткәнен дәлил итеп шакшылыкны алалар. Бу – табигый канун…

Садрый. Бер очрашып, синең белән яхшылап хисаплашасы бар әле, егет. Без синең ише генә галахларны күргән.

Мансур. Без дә синең шикелле этләрнең койрыкларын кисә торабыз.

Садрый. Ярый инде, Мөршидә туташ хөрмәтенә мин монда җәнҗал чыгармыйм. Икенче урында булса, син бу кыланышларыңның сумасын җилкәңә күтәреп алып киткән булыр идең.

Мансур. Хәзердән үк эшне бетерергә мөмкин. Нигә аны сузарга? Аннан соң нигә монда Мөршидә туташны катнаштырырга?

Садрый. Таракан булырга азапланабыз, диең, ә? Ха-ха! Ләкин соңгарак калгансың, егет. Без алай пешкән җимешкә карап кына тормыйбыз.

Мансур. Шуннан соң?

Садрый. Әүвәле-ахры шунда инде.

Мансур. Турыдан-туры әйтергә батырлыгыгыз җитми.

Садрый. Андый эшләр белән мактануны бездә егетлеккә санамыйлар. Ә сез, Мөршидә туташ дип, селәгәегезне агызып тик йөрегез.

Мансур. Мөршидә туташның сезнең ише юләр балыклар белән эше бик аз аның.

Садрый. «Эше беткәч»…

Мансур (кызып) . Нәрсә, нәрсә дидегез?!

Садрый. Кәҗә белән кәбестә хикәясен ишеткәнегез бармы, дим? Ха-ха!

Мансур. Нәрсә?

Садрый. Ишеткәнегез юк идемени?

Мансур (ярсып) . Син бер ятим кызны пычратырга ничек җөрьәт итә аласың? Мөршидә минем кәләшем икәнлегеннән хәбәрең юк идеме әллә? (Шашынып кала. Тиз генә террасага барып.) Мөршидә туташ! Монда чыгыгыз әле!

Садрый китмәкче була, Мансур аның юлына аркылы төшә.

Юк, сабыр итегез, чибәр егет! Без сезнең белән хисапны мәңгегә өзәргә тиеш.

Мөршидә чыга.

VII. Мансур, Садрый һәм Мөршидә.

Мөршидә. Мансур әфәнде, сез чакырдыгызмы?

Мансур. Мөршидә туташ, менә бу пычрак җан сезнең гыйффәтегезгә тап төшерерлек сүзләр белән сезне тәхкыйрь кыла. (Садрыйга.) Йә, Мөршидә туташ хакында миңа әйткән сүзләрегезне тәкрар итегез!..

Садрый. Юри тавыш чыгарып, сезне хур итмәкче була. Мөршидә туташ, ышанмагыз… Ялганлый ул…

Мансур. Шулаймы? Ялганлыймы? Менә, алайса, сезгә туры сүз! (Яңагына суга.) Җитәрме, әллә тагын кирәкме?

Садрый як-ягына карана да явыз елмаеп куя.

Мөршидә. Тукта, Мансур, син ни эшлисең?

Мансур (Садрыйга) . Әгәр дә яңадан кешеләрнең саф вөҗданнарына кара ягарга уйласаң, икенче төрлесе булыр. (Мөршидәгә.) Ярый, хуш, җаным, гафу ит инде! (Садрыйга.) Моннан соң телеңне тыя алмасаң, мин тыярмын… (Китә.)

Мөршидә өйгә керә.

VIII. Садрый ялгыз.

Садрый (баскан җирендә озак катып калганнан соң, бармагы белән янап) . Ярый, егет, без синең белән очрашырбыз әле.

Уйлана. Чыгып китә башлый. Шәрифҗан һәм Сәляхетдин очрыйлар.

IX. Садрый, Шәрифҗан һәм Сәляхетдин.

Шәрифҗан. Син монда икәнсең, без сине эзләп йөрибез.

Садрый китмәкче була.

Читать дальше
Тёмная тема

Шрифт:

Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Пьесалар / Пьесы»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Пьесалар / Пьесы» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё не прочитанные произведения.


Туфан Миңнуллин: Пьесалар / Пьесы
Пьесалар / Пьесы
Туфан Миңнуллин
Әмирхан Еникиев: Әсәрләр. 1 том
Әсәрләр. 1 том
Әмирхан Еникиев
Әмирхан Еникиев: Әсәрләр. 2 том
Әсәрләр. 2 том
Әмирхан Еникиев
Әмирхан Еникиев: Әсәрләр. 3 том
Әсәрләр. 3 том
Әмирхан Еникиев
Марат Әмирханов: Казан-йорт / Казань-юрт
Казан-йорт / Казань-юрт
Марат Әмирханов
Отзывы о книге «Пьесалар / Пьесы»

Обсуждение, отзывы о книге «Пьесалар / Пьесы» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.