Кәрим Тинчурин - Пьесалар / Пьесы

Здесь есть возможность читать онлайн «Кәрим Тинчурин - Пьесалар / Пьесы» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Драматургия, literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Пьесалар / Пьесы: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Пьесалар / Пьесы»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татар әдәбияты классигы, драматург Кәрим Тинчуринныңәлеге китабында танылган пьесалар урын алды.

Пьесалар / Пьесы — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Пьесалар / Пьесы», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Пристав. Кара син канальяны!

Шакирҗан. Йә, хуш, хуш, нигъмәттән җитешегез!

Мортаза. Миңа аның сигез сумы кыйммәт түгел. Минем белән үз арасындагы аерманы, көчне күрсәтүе кыйммәт. Ара-тирә шулай өйрәткәләсәң, калганнары ефәк шикелле булалар.

Шакирҗан. Микалай Ләксәндрич, безнең типографиядә дә юлдан язганнарның берничәсе бар. Үзләренә һичбер сүз әйтер хәл юк. Һич санламыйлар. Эш куша башласаң, яисә болай ярамый, тегеләй кирәк дисәң, илтифатка да алмыйлар. Мин бит аларның хуҗалары, ахрысы. Әле бер көннәрдә берсе, шулай эш кушып торганда, миңа ни әйтә бит: син, ди, кассага төшеп файдаңны сана, ди. Монда безнең эшкә тыкшынып, чуалып йөрмә, ди. Шул маңкаларның сүзләренә гарьләнеп үлә яздым бит. Таяк белән күкрәгенә төрткән идем, фабричный инспекторга барып жалоба биргән. Суккан, кыйнаган булсам, бер хәл иде. Төрттем генә бит.

Пристав. Сугарга ярамый. Кыйнарга закон кушмый. Кеше күрмәгәндә эләктергәләсәң – зарар юк. Ха-ха-ха! Бездә, полициядә, шундый эшләр бик яхшы куелган. Безгә эләккәннәрен без бик яхшы өйрәтәбез.

Шакирҗан. Микалай Ләксәндрич, син безнең шул юньсезләрне дә бераз акылга утырта алмассыңмы икән? Юкса бер дә санламыйлар.

Пристав. Була ул, берәр гаеп табып безнең кулга төшерсәгез өйрәтергә була. Әгәр дә полицейский берәр гаеп табып, аларны жандармский управлениегә эләктерсәгез, анда аларны бик яхшы шомартып чыгарырлар. Аларның арасында партийныйлар юкмы икән?

Шакирҗан. Булмаган кая. Бөтенесе партия алар. Һәр көн гәзит укыйлар. Прокламацияләре дә булырга охшый.

Мортаза. Микалай Ләксәндрич булдырыйм дисә, булдыра инде ул.

Шакирҗан. Син, ди, миңа караганда азрак эшләсәң дә, күбрәк ашыйсың, ди. Шул маңка малай, хәерче эт шул сүзләрне миңа әйтә бит. Мин әйтәм, мин, энекәш, дим, бер ялгызым сезнең йөздә утызыгызны туйдырып торам, дим. Юк, ди, без сине һәм бернәрсә эшләми торган әрәмтамак семьяңны туйдырабыз, ди. Шул сөрелгән малай миңа, үзенең хуҗасына, шул сүзләрне әйтә бит. Йә, ничек көлеп үлмәссең дә ничек ахырзаман алды димәссең.

Пристав. Да, бишенче елдан соң дураклар күбәйде. Да, әле сез ишеттегезме, Иванов дачасында бүген иртә белән «руки вверх!» ясаганнар бит.

Мортаза (куркып) . Һай!..

Шакирҗан. Кара син аны!

Мортаза. Ничек булган соң?

Пристав. Иртәнге поезд үтәргә ун минут калгач, ике кеше, кереп, «руки вверх!» ясап, Василий Ивановичтан алтмыш мең сум акчасын алып чыкканнар.

Мортаза. Ай, юләр, юләр. Ни пычагыма ул кадәр акчаны дачага алып барган соң?

Пристав. Ул шул поезд белән туры Мәскәүгә китәргә уйлаган булган икән.

Мортаза. Соң ул кадәр акчаны, үзе белән алып бармыйча, банк аркылы перевод ясатса, булмадымы икән?

Шакирҗан. Анысы шулай да, хәзер бит банкларны да талыйлар.

Мортаза. Таласа ни, таласа, аны таламый ич. Казна барыбер түли ич.

Шакирҗан. Аның артыннан йөргәнче, вакыт үтә бит. Сәүдәгәр кешегә, һәрбер тиен дигәндәй, вакыт та кадерле ул.

Мортаза. Талаучыларны танып калмаганмы соң?

Пристав. Маска кигән булганнар. Кулларында бомбалары да булган.

Шакирҗан. Бомбалары да булган, диең!..

Мортаза. Эзләренә төшмәдегезме әле?

Пристав. Хәзергә юк әле. Эзлибез.

Мортаза. Качканнардыр инде.

Пристав. Кабергә качып кына котылмасалар, җир өстендә бездән котыла алмаслар.

Мортаза. Микалай Ләксәндрич, сезнең дә хезмәт авыр инде.

Пристав. Служба, ничего не поделаешь.

Шакирҗан. Бу арада әллә нинди, сез шәһәрне начар саклыйсыз. Талаулар, ягъни мәсәлән, «руки вверх!» лар бик күбәеп китте.

Пристав. Басарбыз әле.

Шакирҗан. Баса гына күрегез инде. Барлык таяныч сездә генә.

Мортаза. Әлегә, Аллага шөкер, безнең агай-эне, мөселман арасында ул-бу күренми.

Шакирҗан. Алла сакласын, диең. Ишәеп китсәләр, безгә дә килә башларлар.

Пристав. Шулай, бервакыт Киевта служить иткән чакта, Пётр Марденко дигән бер байга, егерме дүрт сәгать эчендә илле мең сум акчаны Днепр буена бер таш өстенә куярга кушып, анонимный язу җибәргәннәр. Хәзерләмәсәң, үзеңне үтерербез, дигәннәр. Полицмейстер миңа карап әйтә, бу эшне, Николай Александрович, сиңа тапшырам, ди, син генә аларны тотсаң тота алырсың, ди. Ярый, дим, ваше высокоблагородие, дим. За царя и родину не пожалею, дим. Ну, Николай Александрович, с богом, ди. Мин, яныма бер городовой алып, штатский киемнәргә киенеп, бер төргәк кәгазь алып, Днепр буена, әлеге таш янына киттем. Төн караңгы иде. Шәһәрдән чыкканда, каланча уникене сукты. Әлеге таш янына җитәрәк, городовойга җиргә ятарга куштым. Мин, таш янына барып, кулымдагы төргәкне таш өстенә куйдым да үзем, ташка ышыкланып, теге канальяларны көтә башладым. Каланчада сәгать берне сукты. Менә кинәт таш янында, җирдән үскән шикелле, ике кеше пәйда булды. Шикләнеп таш янында әйләнгәләделәр дә, акчаны алмакчы булып, таш янына килеп җиткәч, мин тиз генә таш астыннан сикереп торып (боларның иңсәләреннән эләктереп ала) , стоп!!! (Әле берсенә, әле икенчесенә карап ала.)

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Пьесалар / Пьесы»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Пьесалар / Пьесы» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Пьесалар / Пьесы»

Обсуждение, отзывы о книге «Пьесалар / Пьесы» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x