XI. Шакирҗан һәм Сәгатьче.
Шакирҗан. Иртәгә ачуың басылгач, кирәк булса, килеп алып китәрсең әле. Йә, кем, буламы?
Сәгатьче. Бу барып чыкты, бай.
Шакирҗан. Йөри башладымы инде?
Сәгатьче. Яшь киленнәр суга барганнан ким йөрми.
Шакирҗан. Йөри, диең, алайса?
Сәгатьче. Шаулата гына… Кая, бай, мине җибәрсәгез инде.
Шакирҗан. Ярый, Аллага тапшырдык. Хезмәтеңә соңга калма.
Сәгатьче. Хезмәт хакымны биреп җибәрсәгез, яхшы булыр иде.
Шакирҗан. Ягъни мәсәлән, ничә тиен бирик соң?
Сәгатьче. Бер сум. Килешкәнчә.
Шакирҗан. Бер сумлык монда нинди эш булсын.
Сәгатьче. Башка кеше өч сум алыр иде. Материал керттем бит мин анда.
Шакирҗан. Ярый, утыз тиен бирермен. Сәлясун [3] Сәлясин, сәлясун – утыз.
.
Сәгатьче. Бай, җәберләмәгез.
Шакирҗан. Син үзең җәберлисең әле. Йә, җитәме?
Сәгатьче. Юк, булмый. Ярый, сиксән тиен алырмын инде.
Шакирҗан. Ярый, кырык тиен, әрбәгун [4] Әрбәгыйн, әрбәгун – кырык.
итим инде, алайса.
Сәгатьче. Ичмасам, җитмеш тиен бирегез! Кырык тиенлек материал гына керде.
Шакирҗан. Әрбәгун җитәр. Бездә кырык тиенгә бөтен көн хезмәт итәләр. Ә син бер минутлык хезмәтеңә кырык тиенне азсынасың. Алладан куркырга кирәк, энем.
Сәгатьче. Йә, ярый, булган булган инде. Алтмыш тиен итегез!
Шакирҗан. Кырык тиен бик җиткән. Мин сезгә дога кылырмын.
Сәгатьче. Йә, бирегез, илле тиен.
Шакирҗан. Кырык тиеннән артык бер тиен дә бирә алмыйм. Дога кылырмын мин сезгә. Әйе, дога кылырмын.
Сәгатьче. Йә, ярый, бирегез кырык тиенегезне.
Шакирҗан. Ә, кем, сәгать бер атна йөрсен әле. Әгәр дә туктамаса, кибеткә төшәрсез дә, шунда акчагызны бирермен.
Сәгатьче. Иште бу ишәк чумарын. Бай, бәйрәмгә акча бик кирәк иде шул.
Шакирҗан. Бәйрәм узганчы сынап карыйк. Акчагыз бездә югалмас. Ярый, хуш, минем эшем бар. (Читекләрне алып китә башлый.) Ә, кем, синең читек ямарга осталыгың юкмы?
Сәгатьче. Анысын булдырып булмас. Шулай да акчага кайчанрак керим соң?
Шакирҗан. Бәйрәмнәр үткәч.
Сәгатьче. Ярый, сәламәт булыгыз.
Шакирҗан. Хуш, хуш, Алла абруй бирсен. Чибәр егет икәнсең.
Сәгатьче чыга.
XII. Шакирҗан ялгызы.
Шакирҗан (урындыкка менеп сәгатьне суктырып карый) . Аннан-моннан гына чокып алды. Таракан гына кысылган булгандыр әле. (Төшеп, акча сандыгын ачып, акча саный башлый.)
Шулвакыт Сәляхетдин белән Шәрифҗан килеп керәләр. Күзләрендә битлекләр. Киемнәре алмашынган. Башларында париклар.
XIII. Шакирҗан, Сәляхетдин һәм Шәрифҗан.
Сәляхетдин (каушап, калтыранып) . Руки вверх! Тыныгызны чыгарасы булмагыз! (Пугачын Шакирҗанга төзи.) Әгәр бер генә сүз эндәшсәгез, шул минут башыгызга пробка керер.
Шәрифҗан. Пуля керер.
Сәляхетдин. Әйе, пуля керер.
Өстәлдән акчаны алып чыгарга хәзерләнәләр.
Шәрифҗан («бомба» ны калтыратып идән уртасына куеп) . Әгәр дә бездән соң урыныгыздан кузгалсагыз, бу бомба шартлар. (Акчасын төшерә.)
Шакирҗан акчага ташлана. Өчәү тартыша башлыйлар.
Шакирҗан. Бирегез! Бир! Минем акчаларым!.. Минем акчаларым!..
Сәляхетдин белән Шәрифҗан Шакирҗанны егалар. Шакирҗан, аларның чәчләренә ябышып, ике кулында ике парикны тотып кала. Шашына, Сәляхетдин белән Шәрифҗан эшләпәләрен тотып йөгереп чыгалар. Шакирҗан ялгыз калгач, «бомба» ны күреп куркып, акча сандыгына ташлана.
Караул! Караул!..
Бүлмә буйлап шашып йөри. Ялгыш бомбага басып сикереп китә. Габбаса, Гөлҗамал һәм Гыйлаҗ бабай керәләр.
Китегез, кит!.. Шартлый… Алыгыз аны! Алыгыз, ташлагыз!.. Палисәгә барыгыз! Палисәгә! Палисәгә!..
Гөлҗамал «бомба» ны кулына ала.
Ташла! Ташла! Харап итәсең!.. Ташла, дим мин сиңа! Ташла!..
Гөлҗамалга суга. Гөлҗамал «бомба» ны кулыннан төшерә.
XIV. Әүвәлгеләр һәм Сәйфетдинов.
Сәйфетдинов. Нәрсә бар? Ни булды?
Шакирҗан (җикеренеп, аңа каршы барып) . Руки вверх!.. Руки вверх!..
Сәйфетдинов кулларын күтәрә.
Шакирҗан. Руки вверх ясап… (Буыла.) Ах, әйтә дә алмыйм… Утыз мең сум акчамны талап чыгып киттеләр…
Сәйфетдинов. Хәзер начальство килә. Ничә кеше?
Шакирҗан. Ике… Өченчесе әнә… («Бомба» ны күрсәтә.)
Сәйфетдинов. «Бомба»!
Шакирҗан. Зинһар, хәзер чыгып тот үзләрен! Бәйрәм чәйлеге дә, корбан ите дә бирермен. Нәрсә торасың катып? Бар, дим! (Кулында парикларын селки.)
Сәйфетдинов. Тес-сс!.. Начальство кило. (Ишек төбенә барып баса.)
Пристав керә.
XV. Әүвәлгеләр һәм пристав.
Пристав. Нәрсә бар? Ни булды? Исәнмесез? (Шакирҗанга кулын бирә.)
Шакирҗан. Харап булдык, Микалай Ләксәндрич, харап булдык.
Читать дальше