Кәрим Тинчурин - Пьесалар / Пьесы

Здесь есть возможность читать онлайн «Кәрим Тинчурин - Пьесалар / Пьесы» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Драматургия, literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Пьесалар / Пьесы: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Пьесалар / Пьесы»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татар әдәбияты классигы, драматург Кәрим Тинчуринныңәлеге китабында танылган пьесалар урын алды.

Пьесалар / Пьесы — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Пьесалар / Пьесы», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Кулы урынына парик тоттыра. Пристав куркып, сискәнеп китә.

Сәйфетдинов. Ваше благородие, «бомба»!

Пристав (тагы сискәнеп) . Ә? «Бомба»?! Кая?

Сәйфетдинов. Менә, ваше благородие!

Пристав, аның артыннан Шакирҗан, аның артыннан Сәйфетдинов «бомба» әйләнәсендә куркып, саклык белән генә әйләнәләр.

Пристав. Әйе, «бомба»!

Сәйфетдинов. Ваше благородие, динамит түгелме икән?

Пристав (сискәнеп китеп) . Әйе, адская машинага да охшый. Әй син, Сәйфетдинов, хәзер барып жандармский управлениегә хәбәр ит. Хәзер сыщиклар һәм адская машина алырга инженерлар җибәрсеннәр!

Сәйфетдинов. Слушаюсь, ваше благородие! (Чыга.)

Пристав. Мин сезнең белән хәзер протокол язармын. (Парикларны күреп.) Ә болар нәрсәләр?

Шакирҗан. Чәчләре кубып калды.

Пристав (кулына алып) . Аһа!.. Париклар! Монда зур шайка булган булырга кирәк. (Утырып яза башлый.) Чит кешеләр чыксыннар!

Гөлҗамал, Гыйлаҗ бабай чыга.

Ничә кеше иде?

Шакирҗан. Утыз мең.

Пристав. Нәрсә?!

Шакирҗан. Әйе, утыз мең сум.

Пристав. Ничә кеше иде?

Шакирҗан. Ике.

Пристав. Өсләрендә нәрсә иде?

Шакирҗан. Күрмәдем.

Пристав. Ничә яшьләрендә?

Шакирҗан. Белмәдем.

Пристав. Башларында нәрсә иде?

Шакирҗан (парикларны күрсәтеп) . Менә чәч!

Пристав. Аһа!..

Садрый керә.

XVI. Әүвәлгеләр һәм Садрый.

Садрый. Нәрсә булды сездә? Исәнмесез, Николай Александрович!

Пристав. А, а! Исәнмесез, Садрый Мортазич! Менә монда шайка эләктердек әле.

Садрый. Шайка!

Пристав. Чү, чү, Садрый Мортазич! Динамо-машина бар. (Шакирҗанга.) Ә бүген сезгә кемнәр килде?

Шакирҗан (тәмам хәлдән таеп) . Бер приказчик килгән иде. Аннан соң Сәгатьче сәгать төзәтеп китте. Аннан соң… теге әкият язучы Мансур малай килгән иде.

Садрый. Ул ни өчен килгән иде?

Шакирҗан. Әкияте өчен акча сорарга.

Садрый. Акча бирдегезме?

Шакирҗан. Бирдем дә, аз дип, алмыйча чыгып китте.

Пристав (зур эш ачкан шикелле) . Так, так, так…

Шакирҗан. Ачуланып, янап чыгып китте.

Пристав. Янады, дисезме?

Шакирҗан. Янады.

Садрый. Николай Александрович, бер генә минутка монда килегез әле. (Читкә чакыра.)

Пристав. Чем могу служить, Садрый Мортазич?

Садрый. Бу талауда шул Мансурның катнашы булырга тиеш.

Пристав. Ни өчен алай уйлыйсыз, Садрый Мортазич?

Садрый. Ул беркөн дачада шулайрак аңлатты. Безнең әле татар байларыннан аласы иманаларыбыз бик күп, диде.

Пристав. Дальше?

Садрый. Аны шул талау алдыннан гына, бүген түбәндә парадный төбендә бер кеше белән сөйләшеп торганын күргәннәр.

Пристав. Аһа!.. Мин дә шулдыр дип уйлаган идем. Аның фамилиясе Исмәгыйлов шикелле?

Садрый. Әйе, Исмәгыйлов.

ХVII. Әүвәлгеләр һәм Сәйфетдинов.

Сәйфетдинов. Дежурныйны жандармский управлениегә җибәрдем.

Пристав. Ярый. Әй син, Сәйфетдинов, сакла, шартламасын!..

Сәйфетдинов. Слушаюсь, ваше благородие!..

Пристав. Ә безгә теге бүлмәгә чыгып протоколны тәмам итәргә кирәк. Аңынчы инженерлар да килеп җитәр. (Кәгазьләрен җыеп, ике кулында ике парикны тотып.) Һа, канальялар!.. Эләктегезме?

Уң якка чыгып китәләр. Сәйфетдинов «бомба» алдында үрә катып, кылычын чыгарып, калтыранып басып кала.

Пәрдә.

Өченче пәрдә

Мансурның бүлмәсе. Уртада һәм сулда ишекләр. Ике якта ике тәрәзә. Өстәл өстендә китаплар. Карават. Бүлмә уртача җыештырылган.

I. Мансур ялгыз.

Мансур (язып утыра) . Менә тәмам да булды. (Язган кәгазьләрен актарып.) Уһу-һу!.. Аз дигәндә биш йөз юл булыр. Юлы ике тиеннән хисаплаганда… ун сум. Һу!.. Бүген илтеп бирсәм, иртәгә укып чыксалар, берсекөнгә бассалар… биш-алты көннән шыгырдап торган унлык безнең кесәдә булачак. Биш сумын әбигә бүлмәсе өчен бирсәм, дүрт сумын кибеткә ашаган өчен түләсәм, алты сумын учительгә бирсәм, калганына бик нык итеп киерелгәнче ашармын. Тукта, тукта, ашауга күпме кала икән? Биш сум да, дүрт сум, була тугыз сум. Тугыз сум да алты сум, була унбиш сум… (Сызгыра.) Биш сум тулмый ич. Бу ничек була инде? Минем кесәмдә, бурычларны түләгәннән соң, бер сум чамасы акча калырга тиеш иде бит. Ә монда биш сум тулмый әле. Бу ничек болай булып чыкты соң? Биш тә дүрт тугыз. Тугыз да алты унбиш. Юк, чыкмый. Ничек соң бу болай? (Кинәт.) Фу, шәйтан, хикәя яза-яза тәмам баш чуалган бит. Алты сум бүген тәрҗемә өчен Ильясның китерәсе бар бит әле… Шулай шул. Төгәл бер сум ашарга кала. (Киенә башлый.) Тукта, әбигә әйтеп куярга кирәк. Әби, әби!

Әби керә.

II. Мансур һәм әби.

Әби. Нәрсә, балакай? Самавыр кирәкме әллә?

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Пьесалар / Пьесы»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Пьесалар / Пьесы» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Туфан Миңнуллин - Пьесалар / Пьесы
Туфан Миңнуллин
Отзывы о книге «Пьесалар / Пьесы»

Обсуждение, отзывы о книге «Пьесалар / Пьесы» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x