Кәрим Тинчурин - Пьесалар / Пьесы

Здесь есть возможность читать онлайн «Кәрим Тинчурин - Пьесалар / Пьесы» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Драматургия, literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Пьесалар / Пьесы: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Пьесалар / Пьесы»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татар әдәбияты классигы, драматург Кәрим Тинчуринныңәлеге китабында танылган пьесалар урын алды.

Пьесалар / Пьесы — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Пьесалар / Пьесы», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Сәгатьче, урындыкка басып, сәгатьне карый башлый.

Аннан соң бераз машинасын әрчисе булыр.

Мансур. Шакирҗан әфәнде, мин теге китапның хисабын бетерергә дип килгән идем.

Шакирҗан. Ә, алаймы? Ярый… (Сәгатьчегә.) Бик дөрес йөридер иде. Пассаж сәгатеннән бер дә калышмый иде. Әле үзебезнең дачада вакыт туктап киткән.

Мансур. Шакирҗан әфәнде, минем йомышымны…

Шакирҗан (борылып) . Ә, кем, хәзер, хәзер… (Сәгатьчегә.) Суга торган машинасы да аз гына зарарланган булырга кирәк. Әллә ничек тәртипсез суга башлаган. Бер сугарга тотынса, собор чиркәве төсле туктый белми.

Сәгатьче. Монда шактый хикмәтләр бар.

Шакирҗан. Юк, алай зур бозыгы булмаска тиеш.

Мансур. Шакирҗан әфәнде, минем йомышымны үтәп җибәрсәгез, яхшы булыр иде.

Шакирҗан. Хәзер, хәзер. (Сәгатьчегә.) Кая, бозык җирен таптыңмы инде? Таракан кергәнме? Әллә чебенме?

Сәгатьче. Юк, зуррак нәрсә кысылган монда.

Шакирҗан. Әллә үрмәкүч үкме?

Сәгатьче. Үрмәкүч тә түгел. Зуррак нәрсә, зуррак нәрсә, дим.

Шакирҗан. Зур дигәч тә, сыер кысылмагандыр бит. Йә, нәрсә кысылган?

Сәгатьче. Бай, моның машиналары арасына бер сумлык акча гына кысылган.

Шакирҗан. Акча? Чынлапмы? (Урындыкка менеп карый башлый.)

Сәгатьче. Һи-һи-һи… Шул бер сумны миңа бирсәгез, сәгатегез йөри башлар.

Шакирҗан. Ә, алаймы?.. Юкса акча да кыстырып куярлар бездә.

Сәгатьче. Бер сум бирсәгез, сәгатегезне ходка куям.

Шакирҗан. Күбрәк булмыймы соң?

Сәгатьче. Җәһүд булса, өч сум сорар иде. Без рус байларыннан бу хезмәткә йөз егерме бишне алабыз.

Шакирҗан. Ярый, яхшылап төзәт, бәясеннән эш тормас.

Мансур. Шакирҗан әфәнде, минем эшне бетерик әле. Минем бер дә вакыт юк.

Шакирҗан. Хәзер була. (Сәгатьчегә.) Кем, син инде эшкә ашырырлык итеп яхшылап төзәт.

Мансур. Мине озак көттерергә уйлыйсызмы?

Шакирҗан. Ә, кем, хәзер була. Син инде машиналарның тузаннарын да сөрт, һаман да һаман сәгатьче чакырып булмый.

Мансур. Шакирҗан әфәнде, чынлап әйтәм, минем вакытым юк.

Шакирҗан. Йә, хуш, хуш. Әйе, минем дә вакытым юк. Тиз генә йомышыгызны әйтегез дә китегез.

Мансур. Китап басылып чыгып, сатыла башлавына ике ай булды. Ә сез әле һаман миңа гонорар биргәнегез юк.

Шакирҗан. Ягъни мәсәлән, китабыгыз өчен акчамы?

Мансур. Әйе.

Шакирҗан. Күпме?

Мансур. Безнең башта сөйләшүебез ике мең бастыру иде. Мин шуңа карап китапны егерме биш сумга саткан идем. Әмма сез аны алты мең бастыргансыз икән.

Шакирҗан. Юк, юк, ике мең басылды, ике мең. Аны малайлар сине үртәп әйткәннәр. Йә, хуш, сезгә әкият рисаләгез [1] Рисалә – кечкенә китап. өчен күпме бирик соң?

Мансур. Ничек күпме? Вәгъдә буенча, ике меңнән егерме биш сум акча. Ун данә китап. Ә дүрт меңе өчен күпме кирәктер. Мин белмим әле.

Шакирҗан. Әкиятегезне бик матур, пөхтә итеп бастырдык. Үзебезгә дә бик кыйммәткә төште.

Мансур. Анысы сезнең эш инде.

Шакирҗан. Йә, күпме бирик соң?

Мансур. Хәзергә егерме биш сум акча, ун данә китап бирегез.

Шакирҗан. Ярый, өч сум бирим инде, алайса.

Мансур. Ничек өч сум?!

Шакирҗан. Артык бирә алмыйбыз. Бигайбә. Торговый дом артык бирергә риза түгел.

Мансур. Торговый домнарыгызда минем эшем юк. Мин сезнең белән сөйләштем.

Шакирҗан. Ярый, биш сум бирик, алайса.

Мансур. Егерме биш сумнан бер тиен дә ким алмыйм.

Шакирҗан. Җитәр, энем, биш сум җитәр. Аның каравы никадәр шөһрәтең тарала бит.

Мансур. Анысы – икенче мәсьәлә. Сез миңа яхшылыкта шул егерме биш сумны бирсәгез бирәсез, бирмисез икән, мин судка бирәм.

Шакирҗан (торып) . Ихтыярыгыз. Без артык бер тиен дә бирә алмыйбыз. Торговый дом риза түгел. Энем, дулама әле, утыр әле. Биш сум да – бик зур акча бит, бик зур акча. Безгә әкиятләрне авылда әбиләр бушлай да сөйлиләр иде. Ә без сиңа акча биреп никадәр шөһрәтеңне таратабыз. Кая, биш сум тәмам алып бетердем дип, шунда кулыңны куеп җибәр әле.

Мансур. Кул да куймыйм, биш сумны да алмыйм. Соң егерме биш сумга килешеп, биш сум алырга минем башыма тай типмәгән бит.

Шакирҗан. Егерме биш сумга хәзерге заманда бер әкият алырга минем дә башыма тай типмәгән, энем.

Мансур. Димәк, биш сумнан артык бирмисез?

Шакирҗан. Бәли [2] Бәли – әйе. , әфәндем, бирмибез.

Мансур. Ярый, мин сезне күндерермен әле. (Тора.)

Шакирҗан. Менә мәктәп китаплары язсагыз, күбрәк тә бирергә мөмкин.

Мансур. Актык мәртәбә әйтәм, минем хакымны бирәсезме, юкмы?

Шакирҗан. Биш сум бирәм.

Мансур. Ярый, бер туры килгәндә күндерермен әле! (Ашыгып чыга.)

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Пьесалар / Пьесы»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Пьесалар / Пьесы» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Туфан Миңнуллин - Пьесалар / Пьесы
Туфан Миңнуллин
Отзывы о книге «Пьесалар / Пьесы»

Обсуждение, отзывы о книге «Пьесалар / Пьесы» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x