Кол Шәриф - Шигырьләр / Стихи
Здесь есть возможность читать онлайн «Кол Шәриф - Шигырьләр / Стихи» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: Поэзия, Языкознание, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.
- Название:Шигырьләр / Стихи
- Автор:
- Жанр:
- Год:2021
- Город:Казан
- ISBN:978-5-298-04253-6
- Рейтинг книги:4 / 5. Голосов: 1
-
Избранное:Добавить в избранное
- Отзывы:
-
Ваша оценка:
- 80
- 1
- 2
- 3
- 4
- 5
Шигырьләр / Стихи: краткое содержание, описание и аннотация
Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Шигырьләр / Стихи»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.
Шигырьләр / Стихи — читать онлайн ознакомительный отрывок
Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Шигырьләр / Стихи», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.
Интервал:
Закладка:
Тәрҗемәсе:
Аллага, Галәмнең хуҗасына, дан булсын,
шөкер Сиңа!
Үзең кабул бирдең иман безгә.
Ул бәдбәхет шайтан-ләгыйнь гадәтеннән
Ярлыкады, бердәнбер иминлек бирде безгә.
«Безнең нәфсебезне безгә залим кыйлма» –
Яратучым, ризык бирүчем, барам Сиңа.
Хикмәт гыйлеме, тәүфыйк-тәгать [28] Тәүфыйк-тәгать – тыйнаклык белән Аллага гыйбадәт кылу.
,
төрле мактаулар,
Хөрмәтләр күрсәтеп, кадерле-гүзәл Коръән
бирде безгә.
«Раббыбыз, безнең гөнаһларыбызны гафу ит»,
– дип
Телем белән күп сөйләдем, яздым, түздем,
килдем моңа.
Кирәк икән – үз ишегеңнән ку син (безне)
читкә,
Кирәк икән – Аллаһның Үзе, каршы алып,
Безгә изгелеген кыйлсын иде.
«Кешеләр арасыннан хәерле бер өммәт [29] Хәерле бер өммәт – Мөхәммәд пәйгамбәр өммәте ( өммәт – бер пәйгамбәрнең дингә өндәгән халкы).
чыгардым» аятеннән
Өметем бар булсын иде ул Ходаның
рәхмәтеннән.
Безне Мөхәммәд пәйгамбәр өммәтеннән
яратты ул,
Мөхәммәд пәйгамбәрне дәлил итеп безгә
җибәрде ул.
«Ул кемсә [30] Ул кемсә – Мөхәммәд пәйгамбәр.
безгә шәфәгатьче (мәгънәви хуҗа)
булды» аятеннән
Кем котыла алсын ярдәмчесез,
Мөхәммәд пәйгамбәр ярдәменнән башка?
Аның [31] Аның – Мөхәммәд пәйгамбәрнең.
күңеле эзләр булса арадашчысыз
изгеләрне, –
Без бөтенебез җиде тәмуг-зиндан эчендә
калырбыз бит.
«Үзе эшләмәгән гамәлләрдән ничек халыкка
нәсыйхәт бирер» аятендә
Аңлатып бирде Ул: «кыямәт» дип
аталган көндә,
Үзе әйтеп тә, шул гамәлләрне үзе тотмаган
галимгә,
Әйтеп торыр өч йөз алтмыш бәла безгә.
«Аллаһ теләгәнен эшләр: Ул алыр,
Ул эшләр», – дигән сүздән,
Ахыргы урын җәһәннәм булуыннан –
газап чигүдән куркам.
Без укыдык-белдек, әмма тотмадык
Аллаһ нәсыйхәтеннән, –
«Ни үкенеч! Әй, булса иде!» сүзләре генә
юаныч безгә.
Үзең бел дә ян инде, и Кол Шәриф,
«Белем алам» дип, бөтен гомереңне үткәреп
бетердең.
Егет чакта тәүбә итү – Аллаһның
ярдәме (ризыгы) кебек ул,
Гөнаһларны ярлыка инде, Аллаһ, безнең.
Кыйсса
Кыйссаи Хөбби Хуҗа [32] Искәрмәләр әсәрнең ахырында бирелә ( ред .).
Бисмиллаһ дип башлайын, атың берлән,
йа Аллаһ [33] Китап нөсхәсендә: йа Илаһ! (йа Тәңре!).
,
Мөселманлык башыдыр: ля илаһә иллаллаһ.
Хәбиб тотып йаратдың Мөхәммәдиең
нурыны [34] Китапта: Хәбибүңне йаратдуң Мөхәммәдиең нурындан.
,
Андин алып йаратдың бу галәмнең барыны [35] Китапта: Андин алуп барины аның илә йаратдуң.
.
Унсәкез мең галәмне – барчасыни йаратдуң,
Айны-көнне йаратуб, аның берлән йар итдең [36] Китапта: бар итдүң.
.
Гарше көрси, ләүх-каләм, хур гыйльмани
йаратдың [37] Китапта: хур косур Гыйльманны.
,
Оҗмах-тәмуг барчасын Адәм өчүн йаратдың.
Андин соңра йаратдың әүвәл Адәм сафины,
Андин тугыруб таратдуң бу адәмнең
барыны [38] Бу ике юл кулъязмада болай бирелгән: Андин бина әйдәдең бу адәмнең барыни, Андин соң(ра) йаратдың әүвәл Адәм сафины.
.
Бу дөньядан күп үтде әнбийа һәм әүлийа,
Барчасының рәһбәри Мөхәммәд Мостафа.
Олугъ Сырның буенда [39] Олугь Сыр – Сыр-Дәрья елгасы булырга кирәк.
туксан тукыз
һәм дәхи [40] Китапта: Олугъ Сирның буенда туксан дәхи һәм тукыз.
,
Мең мәшаих сөрүри – Хуҗа Әхмәд Ясәви [41] Хуҗа Әхмәд Ясәви – XII гасырда яшәгән атаклы төрки шагыйре, хикмәтләр авторы (1066 елда вафат). Ул Урта Азия халыклары арасында ислам динен тарату өлкәсендә зур эшчәнлек алып барган һәм шуның өчен соңыннан «изге» дип аталган шәхес. Аның әсәрләре Идел буенда безнең бабаларыбыз тарафыннан бик яратып укылганнар һәм Урта гасырлар татар поэзиясенә гаять зур йогынты ясаганнар. Кол Шәрифнең бу поэмасында да Хуҗа Әхмәд Ясәвинең һәм аның укучысы, шагыйрь Сөләйман Бакырганиның көчле тәэсире сизелә.
.
Бу дастанни белсәңез: ир Хөббинең
дастаны [42] Ир Хөбби – Хәким ата Сөләйманның, ягъни XII гасырда яшәп иҗат иткән танылган суфи шагыйрь Сөләйман Бакырганиның улы.
,
Ихлас берлән тыңлаңыз – гашыйкларның
бостаны.
Хуҗа Әхмәднең наибе – Хәким ата
Сөләйман [43] Хәким ата Сөләйман – XII гасырның танылган шагыйре Сөләйман Бакыргани (1088 елда вафат).
,
Әрвахына аларның Морадымны теләймән [44] Бу юл кулъязма буенча китерелде. Китапта ул түбәндәгечә: Әрвахның алардин морадыңны теләрсән.
.
Өченче атын белсәңез, мән әйтәйен
би-фәрман,
Аллаһ гыйльмен күңлинә ниһайәтсез
сыгдурган [45] Китапта: Ләдүн гыйльмен күңлигә ниһаятьсез сыгдырган (ләдүн гыйльме – метафизик (реаль булмаган) галәмне өйрәнү гыйлеме).
.
Ишетсәңез, мөэминләр, Ганбәр ана күчләре [46] Китапта: «Ганбәр ана гүҗләре» дип бирелә. Ганбәр ана – Хәким ата Сөләйманның хатыны.
,
Көндин-айдин йаракдыр икесенең эшләре.
Ганбәр анага баксаңыз – Бугра ханның
кызидур [47] Китапта: Ганбәр ана, белсәңез, Бохара ханның кызидыр. Дөресе «Богра ханның кызыдыр» булырга кирәк. «Богра хан» дигән исем борынгы төркиләр дәүләте – Караханидлар дәүләтендә ханнарның титул исеме булып йөртелгән. Тарихта Богра хан исемендәге берничә шәхес билгеле: Сатук Богра хан (955 – 956 да вафат); Әбү Муса әл-Хәсән (Һарун) бине Сөләйман Богра хан (993 – 994 тә вафат); Мөхәммәд бине Муса Богра хан (1057 – 1058 дә вафат) һәм Әбү Гали әл-Хәсән (Һарун) бине Сөләйман Богра хан (1074 – 1075 тә туган, 1102 – 1103 тә вафат). Бу кыйссада телгә алынган шәхес Богра ханнарның шушы соңгысы булырга кирәк. (Бу турыда кара: Бартольд В. В. Сочинения. – Часть 1. – М., 1963. – Том 2. – С. 102. )
,
Айәт-хәдис – аларның агзындагы сүзидер.
Ханча берлән әүлийа бер-беригә кушулды,
Аклы-кызыл ефәкдәй бер-беринә ишүлде [48] Кулъязмада бу юллар түбәндәгечә: Шәех берлә әүлийа бер-беригә кушулды, Ак-кызыл ефәкдик күрүн, нәчүк булуп ишүлде.
.
Миһербанлык вактында җанны җанга
кушдылар,
Ганбәр ана андин суң өч ир углан табдылар.
Дин хөр заман [49] Кулъязмада: дин хур зәмин.
халыкның барчасыни
йыгдылар,
Икисинең атларын Әсхәр, Мәхмүд куйдылар.
Кечисинең исмени Солтан Хөбби куйдылар [50] Кулъязмада бу юл «Кечисенең атлары – Солтан Хөбби вәлидер» дип, аннан соңгы юл белән рифмалашып килә.
,
Сыйфат кыйлсам аларны – чын биһиштнең
гөлидер.
Әсхәр, Мәхмүд икиси дәһканчылык
кыйлдылар,
Икисинең хальләрин яхшы гына күрдиләр [51] Кулъязмада: Әсхәр, Мәхмүд икесин Хәким ата сәүдиләр, Икесинең хальләрин белмеш генә тотдилар.
.
Солтан Хөбби вәлигә Ганбәр ана миһербан,
Фәрман кыйлса анасы, һәр нә дисә,
бирүр җан [52] Моннан соң кулъязмада түбәндәге ике юл килә: Әсхәр, Мәхмүд икеси дәһканчылык кыйлдылар, Утыз ике тохымның барчасыни икделәр. ( Тохым – орлык.)
.
Ул заманда ир Хөбби шоңкар-лачын ушлады,
Гыйззәт кыйлуб бабасын, кушкан эшин
эшләде [53] Кулъязмада бу юллар түбәндәгечә: Солтан Хөбби ул заман шоңкар-лачын ушлады, Каз, торна, үрдәгенә лачын санып (салып?) ушлады. Күренә ки, кулъязма нөсхәне күчерүче хаттат әсәр текстын татар халкы тормышына яраклаштырыбрак язган. Моннан соң килә торган дүрт юл текст китап нөсхәсендә юк, ул кулъязма нөсхә буенча китерелә.
.
Сүз башлады Сөләйман Солтан Хөбби
вәлидин,
Ганбәр ана тордилар, тәгъзыйм кыйлып
йиридин.
Әйде: «Биби! Углыңыз шоңкар-лачын
ушлады,
Безне куйуб, бабасының кыйлган эшин
эшләде».
Җавап бирде анасы Хәким ата сүзидин:
«Кулларында кошлары, гафил имәс изидин» [54] Китапта: Угыллары-котлары, гафил имәс үзидин.
.
Әйде: «Биби! Килүңез, угланлари чарлале,
Өч угылның хәлләрин хазер мәгълүм беләле!»
Шул пәрәстә Сөләйман: «Әсхәр! Мәхмүд!» –
диделәр, –
Итәкләри билендә, анда хазер булдилар.
«Бер айчылык йул ирмеш,
маши игүп йүрүпмез [55] Кулъязмада бу юл түбәндәгечә: Дәһканчылык йирләрдә маши игип йүрүрмез.
,
Фәрман тотуб, җан бабам,
алдуңызга килүпмез» [56] Моннан соңгы ике юллык текст китап нөсхәсендә юк, кулъязма нөсхә буенча китерелә.
.
Әйде: «Биби! Сез тагын угланларны
чарлаңыз.
Хазер булса углуңыз, андин суңра сүзләңез!»
Ганбәр ана шул заман: «Углым! Хөбби!» –
диделәр,
Килмәгәнгә анасы гамь-госсаны җыйдылар.
Ачигълануб анасы: «Хөбби! Балам!» –
диделәр;
Хазер булуб баласы: «Җаным! Анам!» –
диделәр.
«Гафил мидең, җан балам, бер чарладым,
килмәдең?
Мән шикәстә гарибнең халин бер дәм
сурмадың».
«Төшкән икән газыйм халык, гарикъ
булупдыр кимәси,
Йыглашдылар: «Хөбби!» – дип, олугъ-кечек
барысы.
Шул пәрәстә кимәнең тартып алдым
рәхтени,
Кенарәгә чыкардым халкы берлән рәхтени».
Инанмады Сөләйман ир Хөббинең айганын, –
Игнен ачып күрсәтде аргымчының батканын:
«Сабыр кыйлсаң, җан бабам, җәмгы кәрван
кәлүрләр [57] Кулъязмада: Инанмадың, җан бабам, җәмгы кәрван кәлүрләр.
,
Маллариның унундин берин безгә бир үрләр».
Шул пәрәстә кәрван халкы, йитеп кәлдиләр,
Нәзер кыйлган малларын Сөләйманга
бир диләр [58] Кулъязмада моннан соңгы ике бәетнең урыннары алышынган, текст буталып бирелгән.
.
Кабул кыйлмай Сөләйман, угылларын
туйлады,
Ауга чыкган Хөббигә өлеш-бәхеш онутды [59] Бу юл китап нөсхәсендә юк, кулъязмадан алып бирелә. Кулъязмада шушыннан соңгы бер бит текст югалган; моннан соңгы унбер бәетле текст бары китап нөсхәсе буенча гына китерелә.
.
Шул пәрәстә ир Хөбби бер мәгънәви уйлады.
Кассабларга боерып, ун сыгырны суйдырды,
Олугъ-кечек барчаны нан вә гүшткә
туйдырды.
Суйган сыгырның халык җаеп куйды
тиресен [60] Китапта бу юл: «Суйган халык сыгырның җәеп куйды тиресен» дип, буташтырып бирелгән.
,
Солтан Хөбби купдылар, туһдә кыйлды
барысын:
«Бер эш кыйлың, җан бабам, халаеклар
күрсүнләр:
Ошбу суйган сыгырлар, торуп йөри
бирсүнләр.
Ходаемның әмридин худ без өлкән имәсбез,
Ул кодрәтле Хәкимгә безләр тикән имәсбез.
Боерсаңыз, җан бабам, без гарипләр кыйлале,
Борынгыдак пустларын йәнә җанын бирәле».
«Бисмиллаһ» дип һәр пустка бер күренә
өрдиләр, –
Әүвәлгедәк сыгырлар торуп йөри бирдиләр.
Солтан Хөбби вәлинең айакларин үпдиләр,
Рөхсәт алуп, сыгырлар утлагали китдиләр.
Шул пәрәстә Сөләйман башын кави куйдилар,
«Гариф булуп икемез, ил йыгмазмыз», –
диделәр.
«Бу эшне безгә кыйлдыңыз, китәр йулны
сорале,
Сез торуңыз, җан бабам, без гарипләр
китәле».
«Тәкъсир!» – диде ир Хөбби, кубып йөри
бирдиләр,
Ана, угыл икеси бер хөҗрәгә кердиләр.
Ганбәр ана хөҗрәнең ишеген бәктүп алупдыр,
Ганбәр ана Хөббине хөҗрәдә дип барупдыр [61] Бу юл кулъязма нөсхәдә юк. Ә китап нөсхәсендә хата киткән, ахры: мондагы соңгы сүз «белүптер» булырга тиеш иде. Моннан соңгы ике бәетле текст кулъязма нөсхә буенча китерелә, ул юллар китап нөсхәсендә юк.
.
Солтан Хөбби өйендин йатып кәлде
кичкырун,
Куймаганга бәхшишен бәгъре булды
җылы хун.
Гаиб булуб ир Хөбби, либаслари калупдур,
Солтан Хөбби шулвакыт, терек йөргән –
гаибдүр.
Собхы садыйк булганда, Ганбәр ана купдилар,
Күрәйен дип угылны, ул хөҗрәгә кердиләр,
Угылун тапмай анасы, алуп чыкды либасин,
Фөрйад кыйлуп йыглайдур Ходаена сәнасин [62] Моннан соңгы ике юл кулъязма нөсхәдә юк.
.
Зари кыйлуп йыглайдур:
«Кайда гаиб булдың?» дип,
«Мән гарибне, җан балам,
имди маиб кыйлдың» дип.
«Җан баламдан айрылдым,
нидер мәнем гөнаһым?
Гариб булуп айрылдым, хәбәр биргел,
Ходаем [63] Кулъязмада бу юл түбәндәгечә: Гариб булып айердуң, үзиң булгыл пәнаһым. ( Пәнаһым – яклаучым.) Моннан соңгы ике бәет китап нөсхәсендә юк, кулъязма буенча китерелә.
!
Солтан Хөбби, җан балам,
терек гаиб булып сән,
Мән шикәстә гарибне имди маиб кыйлып сән.
Терек гаиб булуп сән, имди кемдин сораем?
Айрылып җан баламдин, сабыр биргел,
Ходаем!»
Аваз кәлди гаибдин: «Солтан Хөбби терекдер;
Хозыр берлән Ильяска бергә йөргән
шәрикдер!»
Һич әйүлийа тапмады бу дөньяның мәдарын,
Гаибдин сүз ишетде, күңеле тапды карарын [64] Кулъязмада: Гаиб улуң ишетте, күңеле тапды карарын.
.
Мәгълүм булды бу эшләр, Хуҗа Әхмәдкә
йитешде [65] Кулъязмада: Мәгълүм булуп бу сүзләр, Хуҗа Әхмәдкә йитешде. Моннан соңгы бер юл текст китап нөсхәсендә юк.
,
Гаиб булган Хөббине галәм халкы ишетде.
«Сөләйман хәким килсүн», – дип, Хуҗа Әхмәд
чарлады,
Гашыйк Йосыф килгән суң,
кулларыни баглады [66] Кулъязмада: Килгәндин суң Сөләйманның кулларыни баглады.
.
Сөләйманның буйунындин бер сыгырга
такдылар,
Оруп-сугуп Хәкимне, Хуҗа Әхмәдкә
илтдиләр [67] Кулъязмада: Оруп-сүгүп хәкимләр Хуҗа Әхмәдкә йыкдилар. Моннан соңгы бер юл текст кулъязма нөсхәдә юк.
.
Хуҗа Әхмәднең алтунда гаебени белдиләр.
«Тәкъсир!» – дибән Сөләйман,
Хуҗа Әхмәдкә бакмады,
Сөләйманның эшләри Хуҗа Әхмәдкә
йакмады [68] Моннан соңгы ике юл китап нөсхәсендә юк, текст кулъязма нөсхә буенча китерелә.
.
Бер елгача тәкъсирен Сөләйманның
тутмады,
Чәһар тәкбир әйтәйен, һәргиз җавап әйтмәде.
Бер елгача Сөләйман көн дә утун ташыды,
Кичә булса, күп халык аның мәлямәтен ишедде.
Бер елдин суң Хуҗа Әхмәд гөнаһыдин үтдиләр,
Буйунларын чишүбән чәһар тәкбир әйтдиләр:
«Гөнаһындин бән үтдем, белгел, Ходай үтмәде,
Остухануң өстендин һәргиз чәркең китмәде.
Җануң тәндин чыкган суң, тәнүң гүрдә
йаткырур,
Олугъ Гомур дәрйасын [69] Олугь Гомуд дәрйасын – Аму-Дәрья булырга тиеш.
кырык елгача
агузур.
Кырык елдин суң, Сөләйман,
остухануң пакь булур,
Әгъзаларуң черүбән, ахирәтдә хакъ булур.
Айрылмасдур [70] Кулъязмада: айрулмасун.
, Сөләйман, җануң берлән
имануң,
Тәгаен кыйлды [71] Кулъязмада: тәгълим кыйлды – өйрәтте, укытты, белем бирде.
Хуҗа Әхмәд, һич калмады
гөнаһуң».
«Тәкъсир!» – дибән Сөләйман:
«Сезгә нәчүк карайен?
Айрылуп мән баламдин, имди кайа барайен?
Ишетепмез: катукның йогы калур, түкүлсә [72] Китапта «Сөләйманның кайтканы йукы калур түкүлсә» дип ялгыш язылган.
.
Мөэмин колның күңлени тегеп булмас,
сүтүлсә».
«Күрүп торуп Хак эшин, нәчүк катыйль
кыйлдың сән?
Сиксән ирнең салебени үзең батыйль
кыйлдың сән?
Солтан Хөбби вәлидер, тугар ирде сиксән ир,
Йитмеш түртдә булуп сән, имди булдың
кара йир.
Үткүр булды Сөләйман батыеның кылычы,
Кырып-чөеп салуп сән, сәңа тикде ни үче?
Гашыйк колның күңлүндә нәләр барын
белмәссән [73] Кулъязмада:…ниләр барын белмәсләр.
,
Солтан Хөбби ишүтсә, булур, ирмеш,
мәдәдкяр» [74] Моннан соңгы «Хатимә» («Бетем») өлеше әсәрнең ике нөсхәсендә ике төрле. Монда китап нөсхәсендәге бетем өлеше китерелә.
.
Бу дастанны укуган һәм укубдыр, битендер,
Укуганны ишүткән морадига йитүпдер.
Ризыкыни биргүчи ул торур пәрвәрдигяр,
Гариф мән дип, күп шәех дөнья йигып
йатубдыр.
Әнбийа һәм әүлийа бу дөньядан үтүбдер,
Бу дастанны Кол Шәриф шәйлә битеп
укубдыр [75] Кулъязма нөсхәдәге бетем өлеше түбәндәгечә: Бу дастанны укыган һәм укылдыр, йайепдыр, Укыган соң күзләре һәммә яшькә тулыпдыр. Башта ризык биргүче бу кодрәтле кадирдур. Мөшкил түшсә, йад кыйлың, Солтан Хөбби хазирдур. Гарип мән, дип, дөнйаның малын йыгып байыпдур, Бу дастанны Кол Шәриф илгә-халыкга йайыпдур. Тәрҗемәсе: Бу дастанны укыган һәм укыр, халыкка таратыр, Укыганнан соң һәммәсенең күзләре яшь белән тулыр. Башыбызга ризык бирүче бу кодрәтле Алладыр. Авырлык килсә искә төшерегез: Солтан Хөбби хәзер торыр. Мин зәгыйфь, дип, дөньяның малын җыеп баючылар да бар; Бу дастанны Кол Шәриф илгә-халыкка таратучыдыр.
.
Интервал:
Закладка:
Похожие книги на «Шигырьләр / Стихи»
Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Шигырьләр / Стихи» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.
Обсуждение, отзывы о книге «Шигырьләр / Стихи» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.