Исеп узды шомлы афәт җиле –
Самолётлар дүрт, биш… алты, җиде…
Уйнап кына, ахры, берсе шунда
Ут яудырып китте тып-тын суга.
Көтәр инде, көтәр аналары –
Кан эчендә тюлень балалары…
Яктырды су, һава… тик офыкта
Күренеп калды дүрт-биш кара нокта.
Салкын диңгез, никтер, усалланган –
Тотып-тотып селки корабны…
Ерак гасырларны каплап торган
Томаннарны давыл таратты…
Мең чакрымлы юлдан, карлар ерып,
Еллар буе обоз сөйрәлгән…
Япь-яшь командорның туган иле
Калган ерак, ерак илләрдә.
Арып-талып, туңып, чирләп, ачыгып,
Кыенлыклар күреп мең төрле,
Килеп җиткән обоз диңгезгәчә,
Буйдан-буйга кичеп Себерне.
Балкып киткән көтмәгәндә генә,
Офыкларга җәелеп, чал диңгез.
Үзе серле, үзе иксез-чиксез,
Үзе мәгърур, үзе исемсез.
Ир йөрәге татлы хис кичергән,
Кыяларда күргәч бөркетләр.
Ир йөрәген ерак ярлар тарткан,
Ачылмаган җирләр җилкеткән.
Иле көткән аны.
Ул кайтмаган…
Бунтарь җаны кушкан шул аңа,
Яшьлек хыялларын дулкын итеп,
Мәңге диңгез булып шауларга.
МИКЛУХО-МАКЛАЙ
(Папуаслар җыры)
«Яхшы ният белән килгән идең,
Маклай,
Чын күңелдән бүләк биргән идең,
Маклай,
Кулың биргән идең син безгә.
Исемең телдән-телгә йөртәбез без,
Синдәй яхшы дуслар көтәбез без,
Карый-карый зәңгәр диңгезгә.
Кара тәнлеләр дә үз илләрен
Ак тәнлеләр кебек сөяләр.
Ак тәнлеләр безгә кайчагында
Кара үлем төяп киләләр…»
Таныш түгел диңгез ярына
Таныш түгел дулкын кагыла.
Таныш түгел илдә
Таныш түгел телдә
Таныш түгел бер җыр агыла…
Палубада җил айкала,
Кораб суда чайкала.
Бераз гына коры урын,
Тын почмак булса кана.
Манма су бөтен киемнәр,
Аяклар салкын суда:
Җылыта, давыл кичкәндә,
Тик җирне сагыну гына.
«Давыл аны ярга чыгарып аткан…»
Давыл аны ярга чыгарып аткан,
Ләмгә баткан, сынган мачтасы.
Нигә әле, ул корабны күргәч,
Туган нигез искә төште соң?..
Әти үлгәч (җанны телеп узган
Хәсрәтле моң әле дә өзелми),
Бер мачтасы сынган кораб кебек
Боек калган иде безнең өй.
Кораб боз кием киенеп,
Тимер күкрәген киереп,
Илтифатсыз бара бирә –
Боз диңгезен яра бирә,
Үзе һаман, сузып-сузып, гудок бирә:
«Сагынгансың, әйдә, Семён, кайтыйк өйгә!»
Яр буенда ялгыз кабер,
Мәңге саклый аны хәтер…
Шауламый су,
Җил түгел бу –
Курку белмәс ир сүзләре:
«Минем өем – Россиянең диңгезләре…»
Пароходлар, сузып-сузып, гудок бирә,
Монда, никтер, күзгә һаман яшьләр килә.
Ялгыз йөрүе дә кызык
Кайчагында дөньяда.
Кул тимәгән, кер тимәгән, –
Дөнья гүя өр-яңа.
Яңа атау ачучыдай,
Дулкынланып, ашкынып
Атлыйсың диңгез ярыннан,
Офык серле, кич дымык.
Бер ягыңда – чиксез дәрья,
Бер ягыңда – таш-таулар.
Бардыр әле бу җиһанда
Ачылмаган атаулар.
Гүя кемдер дәшә… һәр кич
Ашкынып юлга чыгам.
Мин ачасы бер пакь атау
Йә саф йөрәк бар сыман.
Кемнәрнеңдер яшерен куллары
Күккә сыза ялкын юллары.
Томшыгыдай алтын кошларның
Ялтырап китә мачта очлары.
Акчарлаклар ярга очты,
Дулкын шавы янау катыш.
Үксеп куйды корыч мачта,
Әйтерсең бер зәгыйфь камыш.
Җилкән интегә җилсез,
Баеп бара бакыр ай.
Изрәп йоклый чал диңгез,
Яудан кайткан батырдай.
Кемдер суза озын моңлы көй,
Дулкыннарның агышы тын, салмак.
Көмеш нокта булып җемелди
Бик еракта ялгыз акчарлак.
Шыпырт кына сөйләшәләр дулкыннар,
Көне буе дулап йөргән җил тынган.
Күренми ни акчарлаклар, ни балык,
Кичке диңгез нидер көтә, шомланып.
Тоныклану белән нурлар балкышы,
Мәгъруранә канат җилпи төн кошы.
Күкне каплап оча офыкка таба,
Ефәк болытларга кинәт ут каба.
Уй-гамь иңә, моң иңә көләч көнгә,
Ычкына да алтын җепләрдән менә,
Өзелгәндәй өлгереп алсу алма,
Бата кояш, күмелә дулкыннарга.
Читать дальше