Бер бит шигырем суга төште минем,
Йөргән чакта диңгез яры буйлап.
Зәңгәр язуларны юып алгач,
Зәңгәрләнде диңгез гүя ныграк.
Түзәлмәдем, дәштем диңгезгә мин,
Хәсрәтләнеп, телгәләнеп бәгърем:
«Нигә соң ул бөек тирәнлеккә,
Нигә соң ул? Бир, кире бир шигырем!»
Чайкалды да әкияттәге сыман
Төсен бозды зәңгәр киңлек менә.
«Мин музыка язам, – диде диңгез, –
Юләр малай, синең сүзләреңә».
Бер анадан туып, бергә үстек,
Бер сыныкны бүлеп ашадык.
Бер чишмәгә ятып сулар эчтек,
Бергә дөнья гизә башладык.
Җиңелен сайлап күтәрмәдек йөкнең –
Үпкәләмәс туган ил безгә.
Иген иктек җирдә, көтү көттек,
Зур кораблар йөрттек диңгездә.
Кеше бәхетеннән көнләшмәдек,
Табынмадык малга, акчага.
Кайгы килсә, тешне кысып түздек,
Эндәшмәдек, йөрәк янса да.
Сагынырлар әле безне таулар –
Таулардай хөр, горур яшәдек.
Баш очында безнең каен шаулар,
Чирәм чыгар язын, яшәреп.
I
Мачталар тын гына тирбәлә,
Офыкта күк томан – Җир мәллә?..
Су өсте яп-якты – көзгедәй.
Яшәреп каршылый безне җәй.
Онытылган зилзилә, давыллар,
Онытылган талчыгу, арулар.
Күп көннәр диңгездә үткәреп,
Рәхәт соң, и, кайтып барулар.
Каршыда туган ил ярлары.
– Күк томан шул микән, карале?
Җил… Күзләр яшь белән каплана,
– Шул! – диләр, һәммәсе шатлана.
…Шаулы порт. Музыка. Чәчәкле
Болын күк яр буе… И, халык!
Хуш исле җәй җиле туй иткән
Җиһанга туймыйбыз сокланып…
Кемнәрнең кемнәре килгәнен
Өлгерми калдык без карап та,
Күбәләк шикелле җилфердәп
Килеп тә мендең син корабка.
Берсүзсез әтиең куенына
Атылдың, Марина, туп кебек.
«Сагынган!» – диделәр дулкыннар,
Кояшлы ярларга бәрелеп.
Су буйлап таралды кайтаваз:
«Сагындым, сагындым, сагындым!»
Һоп итеп чөйгәндә әтиең,
Син аңа дулкындай сарылдың…
Чәчәкләр бәйләме шикелле
Балкыдың әтиең кулында.
Ә кайда, Марина, әниең,
Нигә соң күренми ул монда?..
…Марина, Марина сеңелем,
Нигәдер сагышлы күңелем.
Урамда кыш инде, Марина,
Һәр агач, һәр куак кар инде,
Ак диңгез шикелле һәр тараф,
Тик җансыз бу диңгез, битараф.
Дулкыннар сарылмый дулкынга,
Киң сулар агышы юк монда…
Бу диңгез турында сөйләмим,
Сөйләмим мин сиңа, ярыймы?!
Чын диңгез буенда күргәндәй
Булам мин сине гел, Марина.
Бәллүр яр өстендә торасың,
Ефәк җил туздыра толымың.
Керфекләр урманы яшерәлми –
Күзләрең мөлдерәмә тулы моң…
Ә монысын, юк, сиңа сөйләмим,
Кырларга сөйлим мин, Марина.
Ә монысын, юк, сиңа сөйләмим,
Карларга сөйлим мин, Марина.
II
…Ике нур берләшсә күзләрдә,
Гашыйклар тынгылык белмиләр.
Сайрыйлар сандугач булып та,
Күгәрчен булып та гөрлиләр.
Ике нур берләшсә күзләрдә,
Йөрәкләр һичсүзсез берләшә.
Янгын да күкләргә аша ич,
Ике ут кушылып дөрләсә.
Аннан соң алар гел бергәләп
Кинода, кафеда, кичәдә.
Аерылмас шикелле алар һич,
Иң хәтәр җилләрең иссә дә.
Аларның йөз шатлык, мең шатлык,
Аларга мәңге җәй, мәңге яз.
Яшьлекнең хыялый күгендә
Көн балкый, төн балкый ай-кояш.
Ә аннан табигать саргая…
…Чү, нигә елый бу кыз бала?
Ни юмарт, кодрәтле табигать
Гөлләрдән ник назын кызгана?
Ни кайнар, ни көчле мәхәббәт,
Сине дә, ахрысы, җиңә көз?
…Әй икәү, туктагыз, көз үтәр…
Сабыйны бәхетсез итмәгез.
Көз килә, яңгырлы, җилле көз,
Болытлар, болытлар агыла.
Тәрәзә төбендә кыз бала –
Кемнедер юксына, сагына.
Нигә соң аңа бу чит әти? –
Исән ич аның үз әтисе.
Кайтыр бер, кайтыр ла. Бүлмәгә
Җәелер суүсем, ләм исе…
Әнә ич кайтты да… Ах, ләкин
Тагын шул кырыс ир ишектә,
Ярата шикелле. Тик аңа
Күнегеп булмый шул ничек тә.
Бик сәер. Имеш, үз әтисе
Белмәгән иркәләү, назлаулар.
Аның бар хыялы, бар уе
Булган тик диңгез һәм ерак яр.
Әнисе шулай ди: «Ул куркак,
Курыккан җирдәге хезмәттән.
Качкан ул тыныч, мул тормыштан,
Качкан ул ләззәттән, рәхәттән…»
Зур көзге, бизәкле келәмнәр…
Әтисе чит күргән шуларны.
Ак рамга баш куеп уйлый кыз,
Хәтере томанлы, томанлы.
Әтисе муенына сарылып
Гизә ул менә яр буйларын.
Ә диңгез уфтана, чайкала –
Кемгәдер сөйли күк аһ-зарын.
Җил улый, шашынып. Ә күктә
Болытлар кигәннәр ут кием…
Күк шартлап ярылды урталай,
«Куркам мин, куркам, дим, әтием!»
Күзләре очрашты… Юк ла, юк,
Әтисе тамчы да курыкмый ич…
Ул күзләр һаман да хәтердә,
Онытылмый, онытылмый алар һич.
Шул күзләр ярата белмиме,
Нидәндер куркамы шул күзләр?..
Кыз күрә: инде кич. Тик бүген
Соңлады нишләптер йолдызлар.
Читать дальше