Фаил Шәфигуллин
Яшьлегем тугае. Шигырьләр
Кадерле укучым! Сиңа тәкъдим ителгән бу китапта язучы Фаил Шәфигуллинның бөтен шигъри мирасы туплап бирелде.
Ф. Шәфигуллин – әдәбиятка шагыйрь буларак килгән кеше. Х. Туфан әйткәнчә: «Әйтми калмаслык шигъри хисләре бар хәлдә…» Әмма тора-бара әдәбиятның проза агымы, бигрәк тә сатира-юмор өлкәсе җиңә төшеп, ул шигъри телле лирик новеллалар, халыкчан рух, тормыш чынлыгы белән сугарылган, татар теленең нечкәлекләрен, нәфислеген тоеп язган күп санлы юмористик хикәяләр, повестьлар язды. Ләкин шигырь язуыннан да туктамады. Тик ул аларны китап итеп чыгарырга өлгермәде.
Әлеге китапның беренче бүлегенә авторның «Яңа ел бусагасында» (1967), «Гашыйк» (1969), «Дулкынга дулкын» (1977) җыентыкларына кергән шигырьләре, поэмалары, «Яшьлегем тугае» дип исемләнгән икенче бүлектә исә үзе исән вакытта (вафатыннан соң да) газета-журналларда басылганнары, Татарстан язучыларының «Тынгысыз каләм» исемле шаян дивар гәҗите өчен язылган пародия, охшату, багышлау- лар, Әпкәли әкәмәтләре, шулай ук архивында сакланган шигъри фельетон, монтаж, баллада, тәрҗемә әсәрләре кертелде.
Ф. Шәфигуллин иҗади эшкә бик таләпчән кеше иде. Исән булса, икенче бүлеккә тупланган шигырьләрен, җырларын, баллада-поэмаларын ул кат-кат эшләр, эшкәртер, кайберләрен төшереп тә калдырыр иде. Әмма без, Фаил каләменнән тамган һәрнәрсәне кадерле күреп, халкына тәгаенләнгән әдәби мирас буларак, югалтмыйча укучыга җиткерүне кирәк дип таптык.
Эльмира Шәрифуллина, шагыйрә, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
«Яңа ел бусагасында» китабыннан
(1956 –1967)
Кыштыр-кыштыр… менә кызык… булдыра бит:
Ак кәгазьдә кәкре-бөкре юллар кала…
Зурлар өйдә юк чагында юри генә,
Уйнап кына кулына каләм алган бала.
Вакыт уза метеор кебек, яшен кебек,
Еллар ай күк, айлар көн күк тоела аңа.
Көне-төне йөзә уйлар диңгезендә
Уйнап кына кулына каләм алган бала.
Яшь кәләшкә күңелсездер: кайчагында
Театрга, киноларга ялгыз бара…
Дала, таулар, рудникларда нидер эзли
Уйнап кына кулына каләм алган бала.
Кешеләр өчен кызганмый ул саулыгын да,
Кирәк булса, йөрәген дә утка сала…
Ак кәгазьдәй ап-ак чәчле шагыйрь инде
Уйнап кына кулына каләм алган бала.
Уйлама син: йөрәгеңнең уты
Учак кебек янар-янар да
Салкын җилдә кинәт тетрәп сүнәр,
Көл дә калмас диеп аңардан.
Ул ялкында, иркәм, син назлаган
Язлар исе, чәчәк төсе бар.
Ул ялкынның, җирдә сине эзләп,
Ташкын сулар кичәр көче бар!
Юлдан олау узды…
Шул олаудан
Бер уч печән алып иснәдем.
Исерттеме әллә бер уч печән?
Нишләдем мин,
Тукта,
Нишләдем?
Ак чәчәктәй балкып тагын килдең,
Ак алъяпкыч сиңа килешә.
Болын гүя дәртле Сабан туе –
Тальян чыңлый, кызлар көлешә.
Печән төсле яшькелт күзләреңдә
Әйтеп булмый торган матурлык.
Шул көнне без иң беренче тапкыр
Иңне иңгә куеп утырдык.
Тәүге канат,
Ах, шул канатларда
Баскан җирне тоймый йөрүләр…
Кулларыңнан алып сөяргә дә
Ник кыймадым икән мин юләр?!
Юлдан олау узды…
Шул олаудан
Бер уч печән алып иснәдем.
Менә хәзер,
Әле яңа гына
Бөреләнде гүя хисләрем.
Ай, сабыр ит,
Ай, туктале,
Тукта, качма.
Өлгерерсең йокларга син,
Таң аткач та.
Кызык булсын, икәү генә
Калыйк әле;
Яңа елга кемнәр керер,
Карыйк әле.
Ай ишетте. Ай туктады.
Ай елмайды.
Юк, сәбәпсезгә елмайтып
Булмый аны.
Димәк, монда нәрсәдер бар…
О, чыннан да,
Җитәкләшеп килә икәү –
Кемнәр анда?
Мәхәббәт һәм дуслык, сезме?
Әйдүк, әйдүк.
Узыгыз сез Яңа елның
Түренә үк.
Ай, карале, ул кем тагын?
Тукта, тукта…
Каршы исеп маташалар
Җилләр юкка.
Тынычлык ул Яңа елга
Керми калмас.
Тиз бул, әйдә, бар, бар, аңа,
Ай, ишек ач.
Болар кемнәр дүртәү бергә?
Берсе – хезмәт,
Берсе – шатлык, берсе – бәхет,
Берсе – хөрмәт.
Аларга да ишек ач, Ай,
Нур-кулың суз.
Гимн җырлап, Яңа елга
Керсен дүрт дус.
Якынлаша төн уртасы,
Аем, сау бул.
Кара аны: мин югында
Син уяу бул.
Сугыш, җәнҗал һәм җинаять
Килсә монда:
«Сезгә, диген, юллар ябык
Яңа елда».
Йөрмәсәләр әгәр шулар
Дөнья бозып, –
Күкләр зәңгәр, йөзләр көләч,
Яшәү кызык.
Читать дальше